|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2012 Шоу-бизнес
Данир Сабиров: «Гел мактап торсалар, мин арыйм»Ниһаять, татар эстрадасында юморың чын остасы пәйда булды. Концерты Данир Сабиров алып барса, нинди җырчылар катнашуына карамастан, тамашачы рәхәтләнеп шоу карап утырачак. Инде үз концертларын да оештыра ул – җырлый, бии, пародияләр ясый. Гаиләсенә дә игътибарлы: хатыны Миләүшә белән сөйкемле кызчык үстерәләр. Бүген Данир Сабиров – сәхифәбезнең кунагы. Нинди киңәшләре белән уртаклашыр икән ул? «Бөтен кешедә талант бар. Бары үз юлыңны табарга кирәк. Яши дә яши шул кеше, Әйләнеп карамыйча, Кайвакыт гомерләр уза, Үз юлын табалмыйча! Талантсыз кеше булмый, ялкау кеше була. Мин үзем дә ялкаурак, ләкин башкалар мине ялкау дип санамый». «Үземне начар әти дип тә санамыйм, яхшы әти дип әйтүе дә кыен. Яхшы әти булыр өчен бала белән озаграк уйнарга кирәк, ә минем буш вакытым күп түгел. Кызымны яратам, теләгән әйберен алып бирәм, тик шуны да истә тотам: баланы артык иркәләргә ярамый. Кызым – минем иң тугъры фанаткам! Беркемнең дә җырын якын итми, беркемнең җырына биеми – бары тик минекенә генә. Көеннән үк танып ала минем җырларны». «Эшне монысы – хатын-кызныкы, монысы – ир-атныкы, дип бүлмим инде бүлүен,.. ләкин хатын-кыз эшен хатын эшли инде. Миләүшә – минем администратор. Тегендә шалтыратмыйсың, моны эшләмисең дип, аны кайвакыт тиргим дә, ә бит бөтен өй эшен дә ул алып бара. Ничек өлгерә диген?!» «Эшнең җае туры килгән вакытны сизә белергә кирәк. Сизеп, шул җай килүне куллана белсәң – уңышка ирешәчәксең. Уңышыңны күреп бәяләсәләр – киләчәктә яңа үрләр яуларга бик булыша. Бәяләү – мактау дигән сүз түгел. Берәүгә мактау үз-үзенә ышанырга булыша, икенче берәү исә, масаеп китеп, «түбәсен югалтырга» мөмкин. Мин, мәсәлән, гел мактап торсалар – арыйм». «Танылган шәхесләрнең биографияләре, мәхәббәт тарихлары турында укырга яратам. Аларның ничек итеп карьера төзүләре, иҗат итүләре үрнәк булырга мөмкин». «Үзем белән горурланмыйм, һәрчак тәнкыйть белән карыйм. Минем өчен иң зур шатлык – эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрү. халык чыгышымны яратып кабул итә икән – мин канәгать». «Гади булырга, һәркем белән кул биреп сөйләшергә тырышам. Ләкин кайчак, гадилегеңне күреп, баштан йөри башлыйлар. Кешеләр белән аралашканда бер үк вакытта гади дә, горур да булу кирәк. ләкин бу урталыкны саклау шактый кыен, бигрәк тә шоу-бизнес өлкәсендә. Безнең өлкәдә дус булу да кыен. Шоу-бизнеста «конкурентлы дуслар» гына була». «Минем әти – үзбәк. Күптән түгел әти ягыннан туганнар кунакка килде. Алты яшьтән бирле күрешмәгән бабамны күрдем. Үзбәкчә пылау пешердек. «йомырта-Бәрәк» дигән үзбәк ризыгы да миңа бик ошады». Йомырта-Бәрәк (йомырка пилмәне) әзерләү: 2 йомыркага үсемлек мае һәм тоз салып эчлек ясап куярга. аннан 1 йомыркага 1 стакан тозлы су кушып, камыр басарга. Юкарак кына итеп камыр җәергә дә, диаметры10-15 см булган түгәрәкләр кисәргә. Камыр түгәрәкләреннән куыш пилмәннәр ясарга. Эчлек салыр өчен пилмәннең бер кырыен ябыштырмыйча калдырырга кирәк. Эчлекне агызып, пилмәнне ясап бетергәч, кайнап торган суга салырга. 10-15 минутта ризык әзер булачак. аны табынга кайнар килеш, әйрән яки катык белән бирәләр.
Рания ЮНЫСОВА |
Иң күп укылган
|