поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.10.2012 Матбугат

Каравы-ы-ыл! Талыйлар!

Кеше күрмәгәндә генә. Бик күпләр өчен тормыш девизына әйләнгән әлеге җөмлә нәрсәгә генә этәрми – гайбәт чәйнәргә дә, таларга да, урлашырга да. Кайвакыт кешенең эш-гамәлләренә хәйран калып куясың. Ялгышуларсыз да булмыйдыр, әмма кеше әйберенә бер кул суздыңмы...

Газетаны күрә алган юк

 

Күптән түгел генә баянчы Наил Сәгъдиев белән әңгәмә корып утырам. Наилнең «Шәһри Казан»ны алдыра башлавына да шактый вакыт инде. Әңгәмә ахырында гына газета турында уй-фикерләрен белергә теләгән идем, Наил шаккатырып куйды. «Алдыруын алдырабыз, газетаны күргән генә юк. Иртән-иртүк почтальон килүгә төшеп җитә алмасаң, газетаны алалар», – диде ул. Почта тартмасы да төзек икән үзе, әмма татар матбугатын яраткан күрше заты аны барыбер тартып алу җаен таба, ди. Менә бит мин әйтәм, бүген-иртәгә тотылу ихтималы да кешене туктатмый, кеше-кара күргәнче яңа санны бушлай уку теләге нинди көчле! Гыйбрәт бит инде үзе – газетага язылу хакы күпме дә, берәрсенә тотылсаң, ояты ни тора. Нинди мантыйк икән бу кешедә, дип икәүләп көлешеп тә алдык әле. Мин әйтәм, син аңа: «Фатир номерын, исем-фамилияңне калдыр, үзем яздырам. Кача-поса интеккәнче, өеңә килеп торыр, тыныч күңел белән төшеп алырсың», – диеп хат кисәге сырла.

 

Менә монысы җимеше була...

 

Редакциядә эшләүче хезмәттәшебез Башкортстан якларында булып, күчтәнәчкә аларда чыккан татар телле газета-журналлар кыстырып кайткач, без редакциябез белән шок хәлендә калдык. «Язмыш» дип аталган, кулга тотышка шактый саллы газета сюрприз ясады бит безгә.

Әлеге газетаның баш мөхәррире Мөхәммәт Хәсәнов беренче битенә укучыларга юллама да язган. Хәзерге заманда укымыйлар дип зарланырга ярамый, яза белеп язганда укучыны укытып була, кебек мәгънә салынган юллар бар анда. Газетаны актара башлагач исә аларның укучыларны укыту алымы белән дә танышырга туры килде. Газетаның биштән дүрте «Шәһри Казан» газетасы язмаларыннан тора. Анда инде «Шәһри Казан»нан алынган язма, дигән билгеләр куеп азапланмаганнар, хәтта кайбер язмаларда автор да күрсәтелмәгән. Укучыны укыта белгән шушы бер санда гына минем шактый саллы өч язмам урын алган. Аларның фәкать берсендә – хикәядә генә автор күрсәтелгән. Ә ике полосалык «Исән-сау бул, Разил!» дигәнендә автор да юк, редакция дә юк. Шәп бит, ә?! Тема эзләп торасы, штат тотасы, журналистка акча түлисе, Казанга барып интервью аласы юк, ә укучыны укытып була. Тиражлары да бар үзләренең! Татарстан – Башкортстан арасы да җир белән күк арасы түгел ләса – белерләр, күрерләр дигән шөлләү дә, оялу да юк. Мин аларның сайтларына аларны оялтырга тырышып, рәсми җавап таләп иткән мөрәҗәгать тә яздым – ул, бахыр, һавада гына эленеп калды. Менә мин әйтәм яшибез! Монда синең журналист этикаң да, автор хокуклары турындагы законнарың да нипачум. Ничек телибез, шулай яшибез, янәсе.

 

Хуҗасыз малга – ия

 

Яңа фатирыбызга күчәр алдыннан күршеләребез тагын бер урлашу тарихын сөйләп көлдергән иде. Болар бик яхшы тимер ишеккә заказ биргәннәр. Ишекне китергәч, фатирның агач ишеге янына ук терәп куялар да фатир эчендәге эшләрен дәвам итәләр. Көн азагында агач ишекне салдырып, яңа тимер ишекне куярга башка кешеләр килергә тиеш була. Бер-ике сәгатьтән чыксалар, ишектән җилләр искән. Болар нишләргә белми инде, ишекнең чеклары, ачкычлары кулларында, ә ишек юк. Ерак китмәгәннәрдер әле, дип өстәге катларга менеп китәләр. Һәм ни күрсеннәр, өч кат өстәге фатирда аларның ишеге. Йозагын алыштырмакчы булып, ике каракучкыл егет мәш килә икән. Кулда чек, ишекнең штрих-кодлары булу гына ярдәм итә – кире теге ишекне салдырып алып төшеп китәләр. Ишегегез кыек тора иде, диюләре булгандырмы – бер гаепсез кебек кыланалар икән үзләре. «Безнең талашырга да тел әйләнмәде хәтта, – диде күрше. – Шундый кызык илдә яшибез бит инде без».

 

Кызык илдә кызганыч кешеләр

 

Илебез кызык инде безнең, кешеләре генә гаҗәп. Кешенекен тартып алып, талап кына үз дөньяңны сипләп булса икән ул. Чит кеше малы белән ерак китәрсеңме икән? Ул бит бер яктан керсә дә, икенчесеннән чыгачак. Аз булса булсын, бәрәкәте булсын, ди минем әбекәем дә. Әнә шул үз дөньясының бәрәкәтен качыра да кайберәүләр...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»