поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.09.2012 Җәмгыять

“Кара теләнчеләр” кая югалды?

Казанны “люли” милләтендәге (аларны икенче төрле Урта Азия чегәннәре дип тә атыйлар) кешеләре басып алып, транспортта, урамнарда, юл чатларында хәер сорашулары турында берничә тапкыр язган идек. Инде менә шактый вакыт алар башкалада күренми башлады. Баксаң, шәһәрдә аларга бәйле күңелсез вакыйгалар хокук сакчыларын аларга каршы катгый чаралар күрергә мәҗбүр иткән икән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Игорь Силко сүзлә­ренә караганда, узган ел декабрь аенда хәер сорашкан кызчыкның машина астына кереп гомере өзелгәннән соң, махсус рейдлар башланган. “2011 елның дека­бреннән 2012 елның маена кадәр Татарстаннан 47 бала һәм 17 өлкән яшьтәге кеше җибә­релде. Алар өчен Россия Федерациясенә биш елга юл ябык. Федераль миграция үзәге белән берлектә эшләдек. 8 баланы әти-әниләре үзлә­ре туган якларына алып китте. Соранып йөрүче күп кенә балаларны әти-әниләрен ачыклар өчен приютларга илттек. Алар барысы да Казанга эшкә урнашырга килгән. Әмма беркайда да теркәлмәгәннәр. Димәк, законсыз рә­вештә яшиләр. Алар да туган якларына кире кайтарылды. Рос­сиядә хәер сорашуны тыя торган закон юк. Тәртип бозса гына, аларны җавапка тартырга була”, – ди ул.

Җәмәгать транспортында йөртү­челәр, кондукторлар “кара малайлар” юкка чыкканына сөенеп туя алмый. “Безнекеләр жәлләгән булып акча сузалар, ә алар артыннан тел күрсәтеп, көлеп калалар. Ул балалар кыйм­мәтле шоколадлар алып ашый, яхшы велосипедта гына йөри. Автобустан куып төшергән саен, каргап, пычрак сүз әйтеп калалар иде. Ниһаять, котылдык”, – ди кондуктор Наилә ханым.

Дөрес, “кара теләнчеләр” юкка чыгу белән Казан урамнарында хәер сорашу бетте, дигән сүз түгел әле. Кул сузып ярдәм сораучы мохтаҗлар бик күп (араларында чынлыкта синнән һәм миннән баераклары да бар) һәм бу ямьсез күренешнең бетә­чәгенә ышанып булмый әлегә. 


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 190-191 | 28.09.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»