|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2012 Җәмгыять
Венера Дәүләтова тугыз сабыйны котырган төлкедән коткарган29 август көнне Азнакай районының Зур Сукаеш авылы “Тамчы” балалар бакчасының ишегалдында кичке сәгать бишенче яртылар тирәсендә көтмәгәндә төлке пәйда була. Сабыйлар аны шундук күреп ала. Алар куркудан тәрбияче ярдәмчесе Венера Дәүләтованың аягына килеп ябыша. Менә шул халәттә Венера ханым төлке белән көрәшә. – Балалар белән бакчада өстәл артында шигырь укып утыра идек. Шулчак ботыма юеш әйбер тиеп алды. Эт дип уйлаган идем, төлке булып чыкты, – дип сөйли бакчада 30 ел эшләүче Венера Рузалимовна. – Күңелемдә – курку, ә башымда бары тик – сабыйларны коткару уе. Башка бернәрсә турында да уйламыйм. Кулда таяк та юк. Аның һөҗүменә каршы кул, аяк, белән торам. Кулым белән муеныннан борып атам, үземчә буылып үлмәсме, дим. Бертуктаусыз уң аягым белән тибәм. Аягымнан берничә мәртәбә тешләп алды. Бары тик дүртенче мәртәбә теше сөягемә эләккәч кенә авыртуның көчле икәнлеге сизелде. Анда аяк кайгысымыни? Балаларны саклый алмасам, башым төрмәдә черерме икән инде, дип хафаланам. Әгәр берни эшләмәсәм, төлке барыбызның да битен умырачак, тар-мар итәчәк иде бит. җитмәсә, котырган булып чыкты ул. Ысылдап өскә сикерергә генә тора, – дип искә төшерә ул. Төлке белән көрәшкәндә ул балаларның кайберләрен бакчадагы өстәл өстенә менгезгән, зурраклары анда үзләре үрмәләгән. Ә менә 2-3 яшьлекләре апаларының аягын ычкындырмаган. Ун минут эчендә Венера апаның кичергән уйлары, көрәшү алымнары бу. Менә шул вакытта этләре килеп чыкмаса, югыйсә бу вакыйга канлы күз яшьләре белән тәмамланырга мөмкин булган. Этне күрүгә төлке аның артыннан чаба башлый. Менә шул берничә минут эчендә олы йөрәкле Венера ханым тугыз сабыйны бина эченә кертеп өлгерә. Кыскасы, төлке әйләнеп килгәндә, алар инде бу мәхшәрдән котылган була. Төлке турында бакча мөдиренең ире Марат Гәрәевкә хәбәр иткән. Ул аны атып үтергән. Бу хәлләрдән соң балалар урамга чыгарга курка икән. Венера Дәүләтованы бу вакыйга бик тетрәндергән. 85 кило авырлыктагы хатын берничә атна эчендә 8-9 килога ябыккан. Аягы белән хастаханәгә бармаган да булыр иде, төлкенең котырган икәнлеге ачыклангач, барырга мәҗбүр булган. Исән- сау калсам, Коръән ашы укытыр идем, дигән нәзерен әйткән. Инде менә бу атнада ашын үткәрергә җыена. Төлкеләр авылда күренгәли икән әле. Бу хәлдән соң басуда операторны да тешләгән. Дөрес, ул төлкене үзе үтергән. Азнакай районы мәгариф бүлеге башлыгы Дамир Гыйләҗев сүзләренә караганда, төлкеләрне ату чаралары күрелә. Куркыныч алдында югалып калмаган батыр Венера ханым әлеге каһарманлыгы өчен рәхмәт сүзләрен күп ишеткән. Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин хәл белергә өенә барган хәтта. Мал-туар асрап яшәгән ханымга ул сыер саву аппараты, тонналап ашлык, печән бүләк итүне урынлы дип тапкан. Мәгариф бүлеге акчалата ярдәм иткән. Венера ханым аңа да, мәгариф бүлеге башлыгы Дамир Гыйләҗевка да рәхмәт хисләрен белдерә.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|