поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.09.2012 Мәдәният

Татар китабына 400 ел

Быел татар телендә беренче китап бастырылып чыгуга 400 ел, ә Россия күләмендәге беренче татар басмасы 290 ел элек дөнья күргән. Менә шушы даталарга багышлап, сишәмбе көнне Сафаҗай авыл китапханәсендә татар китабы бәйрәме оештырылган иде.

Анда район китапханәләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, җәмәгатьчелек катнашты. Кичәне ачып, китапханәчеләр Зифа Сәбитова белән Равилә Адиятуллина беренче татар китабының, бүтән татар басмаларының тарихы, аларны чыгаручыларның, авторларның исемнәре белән таныштырдылар. Татар телендә беренче китап дүрт гасыр элек Әстерханда, Петр I нең поход типографиясендә бастырылган булган. Үз чиратында Екатерина II нче дә берничә тапкыр казна исәбеннән Коръәнне чыгарган, император законнары да татар телендә бастырылган. Алар тагы да татар басмаларына бәйле күп кенә кызыклы фактлар белән таныштырдылар.

Татар шигъриятендә, әдәбиятында исемнәре дөньяга танылган бөек шагыйрьләр, язучылар бик күп, аларның иҗаты турында да сөйләделәр, ә Габдулла Тукай белән Муса Җәлил иҗатына аерым тукталып үттеләр. Җирле мәктәп укучылары аларның шигырьләрен сөйләделәр, алтынчы класс укучылары Тукайның “Су анасы” шигырен бигрәк кызыклы, ачык итеп сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ә Яңа Мочали мәктәбе укучылары Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен бик сәнгатьле сәхнәләштергәннәр.

 Халык мәдәнияте һәр милләтнең нигезе булып тора һәм милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап үстерү өлкәсендә китапханә мәктәп белән тыгыз элемтәдә эшли, балаларда үз милләтләре, мәдәниятләре белән кызыксыну уяту, ихтирам тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Алтынчы класс кызлары “Күбәләк” биюен башкардылар. Мәктәптә Венера Аббясова җитәкчелегендә бию түгәрәге эшли, андагы “Умырзая” төркеменә кергән 10 класс кызлары бик матур итеп, профессиональ дәрәҗәдә “Су юлы” биюен башкардылар (фотода). Аларның милли костюмнары да искиткеч матур. Петрякслы Шамил Каюмовның көчле тавыш белән “Кара урман”ны башкаруы күңелләрдә тирән тәэсир калдырды.

 Наилә Айдуллина (Яңа Мочали) “Җидегән чишмә” җырын матур итеп җырлады. Җирле шагыйрьләр Назимә Мәликова һәм газета укучыларына яхшы таныш булган “Туган як”ның Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе лауреаты Вафа Камалетдинов үз-ләренең шигырьләрен укыдылар. Тулаем алганда, кичә зур оешканлык, яхшы әзерлек белән узды, моны Пильна районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Сысорева да үзенең чыгышында билгәлеп үтте. Әдәби кичә чәй өстәле артында җылы аралашу белән тәмамланды.

Фотода: "Умырзая" төркеме кызлары Эльвира Калимуллина, Румия Исхакова, Гөлназ Сулиманова, Ләйсән Эксанова, Равилә Лукманова һәм Найлә Исхакова.

Автор фотосы. 


Найлә АМАНУЛЛОВА
Туган як
№ 39 | 28.09.2012
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»