поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.09.2012 Җәмгыять

Айдар Хәлим: Бүген әйтелергә тиешле сүз (Язучы мөнбәре)

Бисмиллаһ иррахман иррахим. Киңәшебез берексен, амин. Әйдәгез, зарланмыйк. Үз борчу-газапларыбызда башкаларны гаепләмик. Әйдәгез, булган байлыкны куллана һәм шөкер итә белик.

Нәрсә ул шөкер? Ул Аллаһтан төшкән бәрәкәткә разый булу. Шөкер, татарның бөек Тукайлары данлаган бөек туган теле, мәдәнияте-мәгърифәте бар. Һәм алар исән. Татарның бүген, шөкер, галәм татарлары укый торган “Татарстан яшьләре” дигән гәзите һәм анда милләт аксакалларының сабыр фикерен көткән мөнбәре бар. Һәм, иң мөһиме, татарның, шөкер, бу мөнбәргә күтәрелеп, кирәкле урында кирәкле сәгатьтә милләт көткән кирәкле сүзне әйтә ала торган, әйтергә бурычлы булган язучы-шагыйрьләре, публицист, җәмәгать эшлеклеләре бар. Нинди куаныч, алардан мин белгән язучы-шагыйрьләре генә дә дүрт йөзгә якын! Бу санны образлы итеп эшче көчләр белән чагыштырсак, бу берүзе чалгы тотып чүп басуын чабарга төшкән дүрт йөз чалгычыны тәшкил итәрлек фикер ияләре бар дигән сүз.

 

Менә мин, шуларның берсе булган шагыйрь, моннан җиде ел элек Аллаһ ярдәме белән Мәккәнең үзенә хаҗ кылу бәхетенә ирешкән мөселман, яше җитмештән узган аксакал, кирәкле урында кирәкле сәгатьтә кирәкле фикерне әйтү өчен “Татарстан яшьләре” биргән мөнбәргә күтәрелдем.

 

Нинди ул кирәкле фикер? Без нинди иске мирастан арынып, нинди яңа мирас-максатларга юл тотарга тиешбез?

 

Беренчесе. Быелның җәендә Казанда килеп чыккан коточкыч вакыйгалардан соң барлык дөньякүләм татар җәмгыяте, кемнең кайда – Арча-Әгерҗедәме, әллә Австралиядәме яшәвенә карамастан, үз-үзенә сорау бирергә тиеш булды: кем без, татарлар? Җир йөзендә дәүләт ярдәменнән тыш, үз исәбенә бөек цивилизацияләрнең берсен тудырган, Җир шарын Муса Җәлилләре белән бергә миллион ярым корбан биреп фашизмнан коткарып калган татар милләте вәкилләреме, әллә караңгылыкның таш мәгарәләренә тәгәрәп төшеп, берсен-берсен хурлап, бер-берсенә кул күтәреп, хәтта (тәүбә-тәүбә!) юк итә башлап, сукбайга әверелгән имансыз кавемме? Юк, без – татарлар кешелекнең югары культуралы катламында яшибез! Әмма мин берүк вакытта безнең өчен гайре табигый бу җинаяти вакыйгалар татар җәмгыятенә аның соңгы сиксән ел тарихындагы денсезлегенең иң әхлаксыз – мәҗүси чорына керү куркынычын расламый микән дигән сорауны куярга җөрьәт итәм. Без шушы сорауга дөрес, гадел җавапны тапканнан соң гына айный һәм, әгәр кирәк икән, чирләрдән дәвалана башлаячакбыз.

 

Бүгенгедәй җаваплы көннәрдә мин һәр мөселманга, һәр татар кешесенә Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка хас сабырлык, эш куәте һәм иман телим. Сез карагыз, безнең гөлбакчадай Татарстаныбызда, Казаныбызда бер татар-мөселман икенче татар-мөселманына кулын күтәрә?! Күрелгән хәлме бу? Татар кулы кылганмы бу явызлыкларны? Мин үзем, мәсәлән, тукайлы-ризафәхретдинле татарда мондый явызлыкны кылар кеше юк дип уйлыйм. Шулай да без ачыкларга тиеш: моның тамырлары кайда? Бәлки без тамырларны ачмыйча, бу вакыйганы имамнарыбызның җавапсызлыгына, ниндидер чит кулларга, мифик оешмаларга сылтап, булган җаваплылыкны үзебездән төшерергә һәм искечә яшәвебезне дәвам итәргә тиешбездер? Юк, без бүгеннән башлап искечә уйлап – яңача, яңача уйлап искечә яши алмаячакбыз! Юк, без Казанның йортларын, урамнарын яңартып кына рухны яңарта алмаячакбыз! Универсиадага кадәр без рухи университет үтәргә тиешбез. Булган университетларны ябу исәбенә түгел. Милләтнең ничә гасыр буе череп яткан Кабан күлен без югалган хан казнасын табу уңаеннан түгел, ә рухи казнабызны барлау, милләткә кайтару өчен уч төпләребез белән дә, экскаваторлар ярдәмендә дә тазартырга бурычлыбыз.

 

Юк, без иманлы! Без кешелек культурасына Кол Гали, Утыз Имәни, Тукай, Дәрдмәнд, Исхакый, Җәлил, Исәнбәт, Еники, Илһам Шакиров, Миркасыйм Усманов, Рудольф Нуриев, Туфан Миңнуллин кебек әдәбият-сәнгать титаннарын, Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхретдин, Җарулла Бигиев, Рәшид Ибраһимов кебек дин-иман фәненең Коръәни Кәрим яссылыгын дөньякүләм ачкан бөек теология-тарих корифейларын биргән халык! Тик нәрсә булды безнең белән? Безме бу, түгелме?! Без кемнән нәрсә яшерәбез? Шулай яшерә-яшерә юкка чыкмабызмы? Әле без кичә генә 70 ел буе кичкән совет имансызлыгыннан борын төртеп, кайда күпме мәчетләр төзелүе, манараларны кемнең күпме биеклеккә күтәрүе белән масая, мактана, мән-иман урынына, сан буенча ярыша идек түгелме? Әйе, ярыша идек. Бүгенге вакыйгадан соң, ниһаять, аңладык, аңламаганнар булса, аңласын иде: мәчет үзе генә намаз укымый. Мәчет үзе генә иманны күтәреп алып килми, иманны безгә иманлы имам, шул имам сыенырга урын тапкан Аллаһ куены – мәчет миһрабы гына алып килә. Ә бар идеме, була ала идеме соңгы чорда бездә иманлы имамнар? Биш меңләп татар авылының хәнәфи мәзһәбендәге биш мең мәчетенең биш мең манарасы киселеп, биш мең укымышлы имамы-мәзине, биш мең мәдрәсәнең тирән гыйлемле биш мең мөгаллиме атылып, сөргенгә сөрелеп, биш мең мәдрәсәбез җимертелеп мәсхәрә ителгән халыкның, бисмилланы да сәке асларында сиксән ел буе качып пышылдаганнан соң, нибары моннан егерме ел элек кенә дин ирегенә ия булган хокуксыз, матди һәм рухи таланган халыкның хәнәфият мәзһәбендәге чын рухи юлбашчылары була идеме? Була алмый иде! Әмма алар – акыллылар, алдынгылар, сирәк булса да, бар иде! Шушы искиткеч газаплы шартларда да шундый имамнарны тудыра алган татар милләтенә, аның бары тик туксанынчы елларда гына оеша һәм мәзһәбебезне гамәлгә куя алган Татарстан Диния нәзарәтенә рәхмәттән башка нәрсә дисең? Әйе, алар – чын имамнар, бар, әмма аз иде, бөек гуманист, чыгышы белән татар булган Чернышевский сүзләре белән әйткәндә, чын имам булган татар зыялылары чәйдәге теин матдәсе хәлендә кечкенә иде, сирәк иде. Шуңа күрә дә бары тик никах уку, исем кушу, җеназа озату, башларына чәчәкле түбәтәй чәпәп, ике гает намазына йөрү кебек йола гамәлләрен үтәүгә генә калган динебездә укымышлы, белемле имамнар ифрат та җитешми иде. Алар милләтебез-динебез тәнендәге яра-ертыкларны ямарга ашыга, әмма өлгерә алмыйлар иде.

 

Без бик наданга калган идек. Без бик караңгыга калган идек. Иманыбызны яңарту өчен без укырга тиеш идек. Әмма укырга үзебезнең хәнәфи мәзһәбендәге мәчет-мәдрәсәләребез дә, укымышлы имамнарыбыз, укытучы мөдәрисләребез дә, дин гыйлеме буенча галимнәребез дә калмаган иде. Ләкин без – кайчандыр укымышлы татар балалары, Коръәнебез кушканча белем эстәргә теләп бәргәләндек: бер өлешебез Казанда рух тапмый, Бохарада нур тапмый – Төркиягә, икенче өлешебез белем эстәргә дип Согуд Гарәбстанына, өченче өлешебез Малайзия ярларына юл тотты. Алар белән безгә бераз белем дә, бераз чит-ят сөрем дә кайтты. Кайда булсаң – шунда җилләнерсең ди халык мәкале. Без дә җилләндек, хәтта, яшерен-батырын түгел, бераз җенләндек тә бугай: ераклардан укып кайткан яшьләребез һәм аларга ияргән кайбер мөритләр, үзләрен бик укымышлы санап, җомга намазлары вакытларында һәммәбез кебек тиешле сөннәтләрен укымыйча, сәҗдәгә китмичә, намазларының фарызын гына укып, җәмгыятебездә гасаби шик-шөбһә, фетнә куркынычын кузгата башладылар. Гомумән алганда, бердәм мөселман булган җәмәгатьтә мондый балалык бәлки әллә ни куркыныч белән дә янамагандыр. Ләкин ул икенче яктан куркыныч иде: мөселман диненең халыкара күтәрелүен, бигрәк тә Русиядә борынгыдан ислам үзәге булган Казандагы, Татарстандагы дини яңарышны күзәтеп барган, исламны террорчылыкта, уйдырма фундаментализмда гаепләп, саф динне ничек кенә булса да пычрату өчен энергия-миллионнар тоткан кара көчләргә шушы гына кирәк иде. Һәм бу, иманым камил, шушы көчләр тырыштырган фетнә-провокация булып чыкты да. Алар, йә исламны, йә безнең туган телебезне, әдәбиятыбызны, гореф-гадәтләребезне белмәгән, хәтта инкарь иткән көчләр үзәк һәм урындагы газета-журналлар битләре, радио-телевидение аша безне ниндидер ваһһабчылыкта, хизби-таһрирчылыкта, салафитлыкта һәм башка төр сектантчылыкта гаепләп, җәмгыятебездә шау куптардылар һәм безне шушы көнгә җиткерделәр.

 

Безгә бер-беребезне ваклаудан, бүлгәләнүдән сакларга кирәк. Без – татар-мөселман балалары, кыска вакыт эчендә татар сабырлыгы, татар тырышлыгы, зиһене аша элеккеге мәхәллә ысулындагы дини мәгърифәтчелегебезгә кире кайтырга тиешбез. Әгәр без милләтебезне гомумкешелек цивилизациясе челтәрендә саклыйсыбыз килә икән, без моңа ирешергә тиешбез. Һәм без моңа ирешә алабыз. Моңа ирешү юлында кемнәрдер уйлавынча, Федераль үзәк тә, бернинди Путин да каршы түгел. Президентның Болгар тыюлыгында булып, мөселман гыйльмиятенә уңай бәя бирүе шуны раслый.

 

Әйе, туганнар, ирешә алабыз! Бөек Ватан сугышыннан соң татар авылын гына түгел, үз нефте белән бөтен СССРны күтәргән, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга гигантларын төзегән, әлифба нурын, Сәйдәшләр моңын бөтен кешелеккә илткән татар милләте без. Һәм без ХХ гасыр башында җимерелгән, юкка чыгарылган Оренбургның “Хөсәения”, Казанның “Мөхәммәдия”, “Госмания”, Уфаның “Галия”, “Хакимия”, Эстәрлебаш, Иж-Бубый кебек мәдрәсәләрен яңадан аякка бастырырга һәм үзебезне иманлы мөселман иткән хәнәфи мәзһәбебезне гамәлгә куярга тиешбез. Һәр татар гаиләсе кечкенә мәхәллә-мәдрәсәгә әверелергә, һәр авыл, олымы ул, әллә ун-унбиш йортлыкмы, кечкенә булса да мәктәп-мәдрәсәләр ачуга ирешергә бурычлы. Без иманга татарда мәңге күрелмәгән, аның рухына ят булган террор, бер-беребезгә кул күтәрү юлы белән түгел (тәүбә-тәүбә!), белем-җиһат аша ирешергә бурычлыбыз. Безнең моның өчен барлык шартларыбыз, хәтта мондый мәдрәсәләрне төзерлек татар бай-олигархларыбыз да бар. Аларга иман гына кирәк. Татар җәмгыяте моннан егерме ел элек минем авыздан чыккан “Татарның акчасы булганының – иманы, иманы булганының акчасы юк” дигән тәгъбиремне хәтерлидер. Мин аны бүген дә кабатларга мәҗбүрмен: иманлы татар байлары, агалар-апалар, энекәшләр-сеңелкәшләр, милләтебезне мәхәлләләребездә укытып, элеккечә үзебезгә хас булганча, Европаның һәм Азиянең, Американың һәм Африканың бөек казанышларын берләштергән югары культуралы, тирән белемле, иманлы татар-мөселман итеп саклап калыйк!

 

Икенчесе. Соңгы сиксән-туксан елда татар милләте, дине тыелган булуга да карамастан, үзенең әхлакый йөзен саклап килә алган иде. Ул моңа бары тик туган телендә һәм параллель рәвештә урыс телендә укып, иман белән сугарылган татар әдәбиятында, Тукайлар әдәбиятында һәм урысның Пушкин әдәбиятында тупланган бөек әхлак ресурслары ярдәмендә ирешкән иде. Мин үзем, мәсәлән, беренчедән унынчыга кадәр саф татар телендә укыдым һәм балачактан ук ике телдә җиңел укыдым һәм яздым. Китапларымны да ике телдә язам. Бу үрнәк түгел мени? Нигә безгә Аллаһ биргән телгә булыр-булмас реформа ясарга? Әйе, хактыр, татар әдәбиятыннан алынган әдәп, тәртип-иман, динебез тыелган булса да, милләтебезне җимерми алып килгән иде. Соңгы елларда татар телендә белем алуга федераль стандартлар үзгәргәнгә, әдәби тәрбия, милли мәктәпкә караш сәясиләштерелгәнгә, әдәбият тәрбия, әдәпкә өйрәтү факторы булудан туктады. Бу моңарчы күрелмәгән артка китеш булды.

 

Әдәпнең милләте юк. Бигрәк тә күпмилләтле Русия шартларында. Әдәп ул урыста да әдәп, татарда да әдәп. Татарның да, урысның да динле-иманлы булуы безгә зарури бәрәкәт. Мин – илле биш ел гомеремне әдәп-әдәбиятка багышлаган әдип, бу заруриятнең нечкәлекләрен белгән каләм иясе, йөрәк талпынуым белән Русия һәм Татарстан җитәкчелегенә, барлык күпмилләтле халкыбызга мөрәҗәгать итәм: милли мәктәпне, туган телләрне, дин-иманны бер-берсенә каршы түгел, ә бөек Русия киләчәгенә хезмәткә куярга кирәк. Урыс теленең берләштерү көчен бүтән телләрне кысрыклау исәбенә алып бару, беренче чиратта, урыс халкының үзенә зыян китерәчәк. “Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия!” дигән иде Тукаебыз. Без шулай түбәнәйдек мени?! Урыс әдәбиятын, татар әдәбиятын, һәр милләт әдәбиятын, мәдәниятен укытуны кискен көчәйтергә һәм камилләштерергә кирәк. Милләтчелек чире, шул исәптән, бөекдержавачылык чире Русияне артка, таркалуга илтәчәк. Әдәбиятларны, шул исәптән, быел керә башлаячак дин дәресләрен факультатив укытуга гына калдырып, без дин-иманыбызның абруен вакламабызмы, әхлакый бурычларыбызны тагын да йомшартмабызмы дип борчылам. Аллаһ биргән дин тарихын соңгы дәрестә, махсус әзерлексез укытучылар, шул исәптән кичәге тарих һәм әдәбият укытучылары тарафыннан гына кыта башласак, без уңышка ирешмәячәкбез.

 

Алга карап яшәргә, алга карап иманга килергә кирәк! Яшәсен бердәм халыкларның бердәм һәм бәхетле булырга тиешле иле – Русия!


Айдар хаҗи ХӘЛИМ
Татарстан яшьләре
№ 32-33 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»