поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.09.2012 Шоу-бизнес

Раяз Фасыйхов: «Мин – бренд»

Раяз Фасыйхов иҗатына битарафлар юк диярлек. Берәүләр аны үлеп ярата, кемдер гайбәтен чәйни тора, кемдер киңәшен бирергә ашыга. Бер сүз белән – сәхнәдән дә, халык теленнән дә төшеп торганы юк Раязның. Җәй башында яңа альбом чыгарган җырчы егет хәзер көзге сезонга әзерләнеп йөри. Быел ул «Көлке терапия»гә, аннан УНИКС концертлар залына тамашачысын җыйганнан соң чит шәһәрләргә юл тотачак.

– Раяз, әңгәмәне яңа альбомыңдагы йөрәк тамгасы төшкән җыр турында сораштырудан башлыйсы килә. «Миңа сине онытырга кирәк», дисең. Берәрсен оныта алмый газапланмыйсыңдыр бит?

– Мин ул җырны өч-дүрт ел яздыра алмый газапландым. Җырны башкарыр өчен андагы хисне кичереп карарга кирәк. Көен дә беләм, сүзләрен дә ятладым, ә җырга җан өрә алмадым. «Миңа сине онытырга кирәк...» Әгәр дә яшьлегемдә оныта алмый калган кызым булса, мин аны искә төшереп тиз генә яздырып ташлаган булыр идем. Ә миңа андый хис хас түгел. Ир кеше гашыйк булса, тизрәк яулап алырга тырыша бит. Миңа да бу җыр шулай тоелды – бирешми тек бирешми, ә җиңәсе килә! Бик үзгә җыр булды. Шуның белән яраттырды да.

– Биш елдан артык сәхнә иҗатыңда ниләр ярата башладың – нинди яңалыклар ачтың, ниләр эшләргә өлгермәдең?

– Шоу-бизнес төшенчәсенең базар мөнәсәбәтләрен аңлый башладым. Яңа юнәлешләр, яңа жанрларга курыкмыйча алынам. Мин үземне халыкчан юнәлештә генә, озын, моңлы җырларда гына күрә идем. «Тукта, вакыт, бер минутка» кебек җырлар миңа хас түгел дип кабул ителде. Ә үзеңне бер кысага гына кертеп карарга ярамый икән, кем әйтмешли, меню бай булырга тиеш. Концертыңда өч сәгать буе улап чыгасың икән, икенчесендә тамашачың килмәскә дә мөмкин. Эшләргә өлгерми калган ягым – вокалдыр. Укыган дәвердә күбрәк шөгыльләнергә кирәк булган икән, дип уйлыйм. Профессиональ яктан камиллек җитеп бетмәгәнне аңласам, остазым Венера Ганиевага барып сабаклар алам. Клиплар төшерүгә игътибар бирмәгәнмен. Минем бер клибым гына бар. Ә болай иҗади яктан түземлелеккә өйрәндем, концертлар эшли алам, тамашачыны тоям.

– Күпме эшләргә кирәк, шуның кадәр түзә аласың, димәк?

– Сезон ахырына күп эшләүдән һөнәри авыру башын күтәрә инде. Сәхнәгә чыгар алдыннан курку барлыкка килә, каушый башлыйсың. Ул вакытта ял кирәк. Минем өчен ял авылда гына була ала. Үземнең балачак эзләремне яңартып, көтүгә чыгу, чирәм арасындагы кыштырдаган бөҗәк тавышын ишетә башлаганчыга кадәр колагыңны ял иттерү... Аннан тагын яшәп китәсең.

– Шоу-бизнесны белеп бетердем, дидең. Татарда шоу-бизнес бармыни ул?

– Бездә шоу бар, бизнес юк. Җырчылар күбәйде. Бөтенесе дә сыйфат ягын кайгырта, дип әйтеп кенә булмый. Илһам Шакиров әйтмешли, бар җырчылар, бар җырлаучылар. Базар мөнәсәбәтләрендә шундый хәл килеп туа, күпләгән җырчы арасында кемдер үзенә кирәктә очсызрагын эзли башлый. Ә сыйфат бервакытта да очсыз булмый. Җырчылар белән дә шул ук. Бездә артистлар 1 меңнән 100 мең сумга кадәр тора. Кайвакытта каядыр чакырырга дип шалтыраталар, бәяне атагач, о, нәрсә инде бу, нинди бәя бу, Татарстанның халык артисты фәлән фәләнов та 3-5 мең сум гына сорый, диләр. Мин шаккатам – ул бит үз-үзеңә карата хөрмәт булмау дигән сүз. Ул безгә караганда да өч-дүрт мәртәбә кыйбатрак алырга тиеш. Элек бит артистлар филармониягә генә эшләгән. Кеше хезмәт хакына яшәргә өйрәнгән яисә ул пенсиядә, шуның янына 3-4 мең сумга каядыр барып җырлап китүне нормаль дип саный. Казанның шул ук заказ бирүчеләре Мәскәү артистларын чакырганда акчаны кызганмый үзе. Ә Татарстанның халык артистларына акча жәлли. Аларның күбесенең матди хәле мактанырлык түгел бит. Әлфия Афзалова белән Илһам Шакировка игътибар бар. Ә калганнары? Без, яшь кенә булсак та, аларга караганда күпкә әйбәтрәк яшибез. Килеп җырлап кит әле, без сиңа бәрәңге, ит бирәбез, дигәнгә эшләмибез. Киләбез, җырлыйбыз, тиешле сумманы алабыз.

– Татарстанның халык артистын син күпме суммага чакырыр идең?

– Ким дигәндә, 50 мең сумга. Аннан түбән суммага халык артистын чакырганнарның ояты үзләренә булсын. Шулай ук танылган, бренд җырчылар да очсыз бәягә хезмәт күрсәтми.

– Бренд җырчыларга кемнәр керә?

– Без инде ул бренд җырчылар. Мин, Илнар-Ленар Сәйфиевләр, Гүзәл Уразова, Зәйнәб-Зөфәр, Салават, Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркә, Илдар Әхмәтов һәм башкалар. Танылган, бренд җырчының аның инде үзенең репертуары, тамашачысы бар, сольный программалар белән имтихан тоткан, аның җырларын яттан беләләр. Яшь кешегә аңа ирешү җиңел түгел. Минем очракта ул тулы бер компаниянең хезмәте. Әгәр мин контракт төземәгән булсам, мине, бәлки, бүген белмәсләр дә иде. Бәлки, ә, теге Балтач малае бит бу, дип танырлар иде. Ә минем бер проблемам юк – киләм, җырлыйм, тиешле акчамны алам.

– Гаиләдә нинди дә син, сәхнәдә нинди?

– Елга ай-ай ярым вакыт тулаем гаиләгә генә багышлана. Ул июль ае һәм ураза ае. Ул айны җырламаска тырышам. Гаилә бәйрәмнәрендә дә мин өйдә. Гаиләсез яши алмас идем. Чегән тормышы минеке түгел. Гаиләдәге Раяз белән сәхнәдәгесе икесе ике кеше. Иҗаттагы Раяз – күңелле, җилбәзәк, җавапсызрак, кураж яратучы кеше. Ә гаиләдә мин – ир, әти, җаваплы кеше, йөгән кигән ир-ат, гадәти җир кешесе. Сәхнәдә очып йөрим, анда гади Раяз чыга алмый! Ул сәхнәдә Раяз Фасыйхов, бренд, үз тамашачысы булган, аларны яраткан, концертлар куючы, шуннан җан ризыгы алучы җырчы.

– Миңа синең бала җанлы булуың ошый...

– Мин бик тә бала җанлы кеше. Аеруча беренче кызыма булган хисләр җете. Беренче мәхәббәт, беренче хисләр, беренче бала – алар бар да үзенчәлекле бит инде. Әмма мин иркәләп кенә утырмыйм, бик каты һәм бик кырыс әти. Кырыс булсам да, баламның тәрбияле һәм үскәч рәхмәтле булачагын беләм.

– Ничек инде әти дә булсын, иркәләмәсен дә ди?

– О-о, без ял итә беләбез анысы. Венера белән картингка йөрибез, уенчыклар алып бирәм, уеннарга, кафеларга йөртәм. Казанда вакытта балалар белән булырга тырышам. Әйбәт тәртип өчен үсендерү бар. Тәрбия исә мин булмаганда Люция кулында, мин өйдә чакта – миндә. Әмма беребез тәрбияләгәндә икенчебез кысылмый. Дүрт яшен тутырырга җыенган Венера өчен дә, бер яшьлек Рамазаныбыз өчен дә гадел булырга тырышабыз. Мин беренче бала туганда бик курыккан идем. Беренче бала тугач, икеләтә күбрәк эшли, таба башладым, улым тугач, дүртләтә күбрәк эшлим. Әле дә хәтерлим, мин гастрольдә вакытта Люция миңа телефоннан «Безнең балабыз була», – дип язып җибәргән иде. Ә бу вакытта Раяз гастрольдә – кураж, бәйрәм, егетләр белән карта сугып барабыз. Мин смсны укыдым да коелып та төштем – беттем, картайдым, бабай булдым, дип уйлаган идем. Моның хакында беренче тапкыр сиңа ачылам... Әле өйләнгәч тә ничава иде, бала булгач, минем тормыш шушының белән бетте кебек тоелды нишләптер. Аннан баланың кыз булачагын белгәч тә кәеф төште. Ә бала туып, кулыма алгач, өйгә кайтып йокысыз төннәр башлангач, өйдә яңа кеше, синең кешең барлыгын тойгач... Ул шундый зур бәхет, аны хәтта әйтеп аңлатып бетереп тә булмый. Бала биргән бәхетне бер нәрсә дә алыштыра алмый. Мин шуңа да 24-25 тутырган егетләргә, гаиләдән, баладан куркырга кирәкми, дип әйтәсем килә.

– Улың, үз өең бар, агач утырттың инде...

– Аерым өй минем хыял түгел иде. Минем хыял гомергә фатирда яшәү булды. Авылдан чыккан малай булганга күрә, мин аерым өйнең мәшәкатьләрен белә идем. Үз өеңдә ял күрмисең – монысын эшләргә, тегесен төзәтергә кирәк. Әмма гаилә өчен аерым йорттан да рәхәте юк икән. Беренчедән, парковка, икенчедән, коммуналь хезмәтләргә нәрсә өчен түләгәнеңне беләсең, үз ишегалдың дигәндәй... Люция миңа: «Әйдә өй алабыз, бер эш эшләмәссең, сүз бирәм», – дигән иде. Ул бакчада казынырга, чәчәк үстерергә ярата, мәш килеп ята. Ә мин бакча эшен яратмыйм, яратмаган эшне беркайчан да эшләмәячәкмен.

– Хыяллар киңлегендә ниләр бар? Әле Раяз өченче, дүртенче тапкыр да әти булыр, шәт?

– Ике бала җитеп торыр әле, дип торам үзе. Әмма дөнья хәлен кем белә? Моннан алты-җиде ел элек Раяз гомумән өйләнергә дә җыенмый иде... Люцияне жәллим – Рамазан бакчага киткәч, эшкә чыгу мөмкинлеге бирәсем килә. Яши дә алмадым инде, диярлек булмасын. Болай да мин аны өйләнешү белән изоляцияләп куйдым диярлек. Ул бит югары пилотаж кешеләр янәшәсендә эшләүче бизнес-вумен иде! Тормышта мин аңа кирәкле шартлар тудырырга тырышам, әлбәттә. Кайбер ирләр бит хатыннарын беркая да җибәрергә теләми. Ә минем андый таләп куйганым юк, иптәшләре белән очрашуга да бара, дуслары белән дә аралаша. Аның өчен үз-үзеңә ышанычлы булырга гына кирәк.

– Үзеңә ниләр телисең?

– Иҗатта тотрыклылык. Артистларга карата мөгамәлә үзгәрсен иде, өч тиенгә сатылып, дәрәҗәләрен төшермәсеннәр, сыйфат ягын карасыннар иде. Җырлаучылар күп, кемдер калка, кемдер юкка чыга дигәндәй. Әлегә болганчык вакыт. Хезмәттәшләргә шуны әйтәсем килә – яңарып, үзебезнең менталитетны саклап, үзебезнең брендыбызны эшли алабыз. Үземнең исә халыкка кирәкле җырчы булуымны телим.

– Үз-үзеңнән канәгатьме син, Раяз?

– Әлегә канәгать түгел. Иҗатта да, гаиләдә дә, тормышта да...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ --- | 20.09.2012
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»