поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.09.2012 Мәдәният

Сабан тургае да ялан-кырлар белән хушлаша...

Кулымда күптәнге танышым, Большая Черниговка районының Таллы дип аталган башкорт авылында яшәүче, “Бердәмлек” татар газетасының дусты, фикердәше 82 яшьлек Габделәхәт ага ЛАТЫЙПОВның саллы гына, 300дән артык битле “Рази булып тормышыма” дигән беренче шигырьләр китабы. Бөтен гомере буе туган авылында тракторчы, комбайнчы булып эшләп, Совет дәүләтенең иң югары бүләгенә – Ленин орденына лаек булган Габделәхәт ага, картая башлагач та, активлыгын югалтмаган, газета-журналларга мәкаләләр язып торган, шигырьләр иҗат иткән. “Бердәмлек” газетабыз дөнья күргән беренче көннән ул безнең белән дә хезмәттәшлек итә башлады. Аның өлкә татар газетасында басылган күләмле, публицистик язмаларын, шигырьләрен укучыларыбыз бик яратып укыдылар, әле хәзер дә укыйлар.

Мин аңа очраган саен: “Габделәхәт абый, синең шигырьләреңне аерым китап итеп бастырып чыгарсаң, яхшы булыр иде”, - дия торган идем. Һәм менә, ниһаять, Ходайның амин дигәненә туры килеп, бу теләк тормышка ашкан.

Шагыйрьнең шигырьләре, поэмалары унөч бүлеккә бүлеп бирелгәннәр. Шуларның берничәсен генә атап үтү дә, китапның нинди зур эчтәлекле булуын күрсәтеп тора: “Тел - зур байлык, дин - горурлык”, “Монда гына мин үз бала, ул юк җирдә - мин ятим”, “Уйларым, хыялларым, тормышым мизгелләре”, “Яңгырасын дуслык авазы”, “Дөнья мәшәкатьләре” һәм башкалар.

Габделәхәт ага үзенең чын башкорт баласы булуы белән горурланып яши.

Атам - башкорт, әнкәм -

 башкорт,

Мин - чын башкорт баласы.

Башкортлыгымның билгесе -

Күзләремнең карасы.

Рази булып язмышыма,

Әйтәмен мең-мең рәхмәт:

Бирдең гади мин - бәндәңә,

Җыр-моң, илһам һәм бәхет... - дип яза ул үзе турында.

Туган телләребез турында аңардан да яхшырак, аңлаешлырак итеп әйтеп буламы икән?

Үз телен белмәгән башкорт,

Татарча белмәгән татар,

Туган халкы арасында –

Телсез, мәхлүк, мәсхәрә!

Туган телен сөймәгәннең

Иманы юк, халкы юк.

Андыйларның, башкортмын,

 дип

Әйтергә дә хакы юк.

Ул үзенең күп шигырьләрендә туган Таллы авылына, ямьле Ыргыз буйларына, Таллык елгасына мәдхия җырлый.

Синдәй мөлкәт, җирем кемгә

тигән,

Сиңа карап күпләр тилмергән.

Зур мирас син, миңа

                                      бабайлардан

Чит-ятларга сине мин

                                      бирмәм.

Үзенең уйлары, хыяллары турында язганда, Габделәхәт ага шигырь иҗат итү белән авыруы хакында да әйтеп уза.

Мин яратам Пушкинны,

Гафурины, Мостайны.

Яратам Некрасовны,

Салаватны, Тукайны.

Беркемнән дә яшермимен,

Әйтеп бирәм иң чынны:

Мине ныклап сихерләде

Тик шуларның тылсымы.

Укып барам “Агыйдел”не,

“Бердәмлек”не, “Азан”ны.

Шулар өйрәтте язарга,

Мине - чеп-чи наданны.

Кайчакларда хәлем бетеп,

Туктап калса җырларым,

Миңа илһам, куәт бирә

Чылтырап аккан “Ыргыз”ым.

Шагыйрь үзенең иҗади хыялларында якташ язучылар, шагыйрьләр - Һәдияләргә, Рәшит, Гобәйләргә тартылуын әйтә, соңгы елларда башкорт, татар телләренең кысылуына, яшь буынның үз телендә ныгытып җырлый да, сөйләшә дә белмәвенә борчыла.

Кемдер җырлап, сагынып

                          искә ала

Рәшит дигән шагыйрь

                          агасын.

Ыргыз тыңлый, елый,

                          дулкынлана

Ярсулатып талгын агышын.

Ул үзенең һәр шигырендә туган як табигатенә гашыйк икәнлеген әйтеп калырга ашыга кебек. Аның өчен ямьле язлар да, җылы җәйләр дә, яңгырлы көзләр дә якын. “Мин карларны хәтта яратам”, - дип белдерә Габделәхәт ага.

Китеп барам яңа сукмак ярып.

Карлар белән корып әңгәмә:

“Мин китәрмен бер мәл

 бу дөньядан,

Сез калырсыз җирдә мәңгегә”.

“Син, чал гасыр, үкен, гафу үтен”, - дип аталган бүлектә шагыйрь сугыш елларына әйләнеп кайтып, бу әфәткә карата шигырьләрендә үзенең карашын белдерә.

- Безнең бәләкәй генә, илле биш йортлы авылыбыздан Бөек Ватан сугышына утыз өч ир-егет киткән иде. Шуларның унөче генә исән-имин әйләнеп кайтты. Кызганыч, кайтканнары да озак яши алмадылар. Хәзерге вакытта шул сугышчыларның берсе дә исән түгел инде, - дип яза автор үзенең “Авылым батырлары” поэмасына аңлатма сүзендә һәм сугыш кырларында ятып калган һәм соңрак яралардан, авырулардан вафат булган авылдашларының һәркайсының батырлыгына матур тасвирлаулар табып дан җырлый. Сугыш елларында кырларда, терлек фермаларында эшләп, Җиңүне якынайткан хатын-кызлар турында да язылган шигъри юллары бар Габделәхәт аганың.

Гомумән, тормышның нинди генә өлкәсен алсаң да, шагыйрьнең һәр мәсьәләгә карата әйтер сүзе, фикере бар. Ул һәрнәрсәгә өстән-өстән генә түгел, тирән фәлсәфә белән карарга өйрәнгән.

Менә китапның “Яңгырасын дуслык авазы” бүлегендә урнаштырылган шигырьләрне генә алыйк. Монда безнең “Бердәмлек” татар , “Азан” мөселман, “Ыргыз” башкорт газеталарына багышланганнары да бар.

“Бердәмлек” - илһам чишмәсе,

“Ыргыз” - аның тармагы.

Бар аларның бергәләшеп

Атлап үтәр юллары - дип яза шагыйрь.

Татулыкта – бердәмлек,

Таркаулыкта – бөлгенлек.

Иң зур бәла – бөлгенлек,

Булмаган җирдә бердәмлек

Аның гомере өч көнлек.

Дуслык, берлек – гомерлек,

Мәңге яшәр өстенлек.

Барсы да хак, ихластан әйтелгән сүзләр бит болар.

Ә менә бу юллар:

Татар белән башкорт –

                          ике туган,

Мәңге тату, мәңге мөселман.

Безнең бабайларның

                          татулыгы

Патшаларның котын

                          очырган.

Шәп әйтелгәннәр бит.

“Якын кешеләрем, авылдашларым, яраткан шагыйрьләрем” бүлегендә башкортның һәм татарның күп кенә - Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Һәдия Дәүләтшина, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Гакыйль Сәгыйров кебек бөек һәм күренекле язучыларына, шагыйрьләренә, гади генә авыл кешеләренә - игенчеләргә, терлекчеләргә, үзешчән сәнгать осталарына - сабанчы Рим Сәлах улына, машина йөртүче һәм гармун остасы Фатыйма Кәбир кызына һәм әле тагын күпләргә багышлап язылган шигырьләрдән ниндидер илаһилык бөркелеп тора. Шунда үзең дә сизмәстән бу кешеләрнең зур шәхесләр булуын аңлый башлыйсың.

Араларында миңа, “Бердәмлек”нең баш мөхәрриренә, атап язылганы да бар бит әле. Минем хезмәтемә шундый югары, әлегә кадәр кайбер татарлар да бирмәгән бәяне бирүе өчен, Габделәхәт агага рәхмәттән башка нәрсә әйтәсең инде?!

Рәфгать дустым әхлакый

Гарипләр ише түгел:

Аңа бирелгән зур сәләт,

Дәрт-дәрманга бай күңел, – дип яза шагыйрь. Шушындый юлларны укыгач, моңа ышанып, теләсәң-теләмәсәң дә үзеңне чынлап та зур сәләткә ия, дәрт-дәрманың ташып торган бай күңелле кеше итеп тоя башлыйсың.

Кайберәүләр арасында үзен мактаганга, шагыйрьне дә шулай күккә күтәреп мактамыймы икән, дип уйлаучылар да табылыр, мөгаен. Тик күңелем саф, аңа, аның иҗатына карата һәр әйткән сүзем, бәяләмәм ихластан. Габделәхәт ага Латыйповның бу җыентыкта басылган шигырьләре, минемчә, Башкортостанның иң югары Салават Юлаев исемендәге Дәүләт бүләгенә лаеклылар. Әнә Татарстанда Төмәндә яшәүче олы яшьтәге укытучы Рәшит ага Зәнкәевнең әдәби әсәре өчен Габдулла Тукай премиясен биргәннәр иде бит. Ә инде һич югында, Салават Юлаев бүләгеннән тыш, Башкортостанда башка дәрәҗәле исемнәр дә бардыр. Якташыбызның әдәби хезмәтенә тиешле бәя бирү турында Самара өлкәсенең башкорт җәмәгатьчелеге җитәкчеләре уйлансыннар иде. Аның бу тәүге шигырьләр җыентыгы да пенсия акчасына бары 200 данә итеп кенә басылган бит.

Шигырь сырлаучылар бездә күп, ә менә чын шагыйрьләр, кызганыч ки, бик сирәк хәзер. Әнә безнең Самара татарлары арасында да соңгы елларда дистәләгән шигырь китаплары чыгаручылар булгалады. Тик Габделәхәт ага Латыйпов кебек саф килеш табылган алтын кисәгедәй, табигатьтән үсеп чыккан талантлы чын шагыйрьләр юк әлегә. Аның тирән фәлсәфәгә ия шигырьләрен халыкка җиткерәсе, яшьләргә укытасы, ишеттерәсе, аларны туган үскән якларына, табигать кочагына яңадан кайтарасы иде.

Кала үсә, мыжгый

                          кырмыскадай,

Авыл бетә, атсыз арбадай.

Халкым бетә, ятим калам

                          диеп,

Ыргыз елый, Таллык зарлана.

Арысландай көчле, киң

                          күкрәкле,

Типсә тимер өзәр егетләр

Зур калада урам себерүне

Артык күрә иген игүдән.

Минем иген иккән басуларда

Җил-давыллар гына

                          шаулаша.

Моңдаш дустым – сабан

                          тургае да

Ялан-кырлар белән хушлаша.

Шушы юлларны укыйсың да, күңелгә ничектер моңсу булып китә. Эх, җанландырасы иде бу ялан-кырларны. 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ 39 | 22.09.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»