поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.09.2012 Җәмгыять

Табиблар, кеше үтерергә кушмагыз!

...Бар да ничектер үзеннән-үзе җайланып китте. 30 яшемдә булсам да, җанымның икенче яртысын очраттым. Эштә уңышлар елмая башлады – карьера баскычыннан күтәрелдем. Иремнең дә эшләре гөрләп барды. Үз фатирыбыз, машинабыз булды. Күңел көткән бердәнбер бәхетебез – балабыз гына юк иде.

Шатлык илә... борчу

Шулай да без күңел төшенкелегенә бирелмәдек. Икебез дә Аллаһка ялвардык, сорадык. Күпмедер вакыттан соң үземнең көмәнгә узуымны белдем. Монысы чыннан да зур бәхет иде! Баламны ирем белән бергә "кү­тәрдек" дисәм дә арттыру булмас. Ул һәрчак янәшәмдә иде.

Авырга узуымның 12нче атнасында беренче УЗИны үттем. Әлеге көн безнең бөтен тормышның астын өскә китерде. Бәхетебез урталай ярылды. Табибның әйткән сүзләре аяз көнне яшен суккандай булды: "Балагызда генетик авырту. Төгәл диагнозны әйтә алмыйбыз, шулай да йөклелекне өзсәгез, яхшырак булыр".

Бу минутта ниләр кичергәнемне сүзләр белән генә әйтеп аңлата торган түгел. Ирем белән озак вакыт сабыебызның авыру булганына ышана алмадык. Нәрсә эшләргә, аңа ничек ярдәм итәргә белмәдек. Ул вакытта табиблар да юньләп бер сүз дә әйтмәде. Бердәнбер фаразлары – бала корсакта килеш үләчәк яки зәгыйфь булып туачак. Тамак төбемә төен төшеп утырса да, мин, үземне кулга алып, "ак халатлы фәрештәләр"нең баланы төшертергә киңәш итүләрен берни булмагандай тыңлап утырдым да, төгәл диагнозны белү өчен тәкъдим ителгән медицина ысулларыннан баш тартып, гариза яздым.

Өйгә кайткач үземне-үзем белештермәдем. Иремнең мине идәндә ауный-ауный акырып елаган хәлемдә күтәреп алып диванга салганын гына хәтерлим. Ниндидер бер мизгелдә күңел пәрдәм ачылгандай булды. Мин Ходайдан ярдәм сорый башладым. Аллаһы Тәгаләне исем­нән чыгарган бер генә минутым да булмады. Балабызга исәнлек, сәламәтлек, бәхет сорадык. Сабыемның беренче тибүләрен тоя башлагач мин үземне күкнең җиденче катындагыдай хис иттем. Менә бит ул минем йөрәк парәм! Аның да яшисе килә! Шушы мизгелләрдән башлап мин табибларның начар фаразларын ишетмәмешкә салышып йөрдем, түземсезлек белән баламның якты дөньяга килгәнен көтеп яшәдем.

Шуннан ни?

Ниһаять, күңел көткән сәгать сукты. Улым туды. Кычкырып җибәргән тавышы ишетелүгә үк табиблар миңа кечтеки генә "йомгагым"ны күрсәтте. Нәниемнең миңа төбәлгән зур кара күзләрен күрүгә үк барын да аңладым. Бу бәхетне мин гомер буе көткәнемне, аны үлеп яратуымны һәм Ходай Тәгаләнең безнең ялваруларыбызны ишеткәнен аңладым.

Улыма булган мәхәббәт хисе йөрәгемә генә сыймый иде. Шулкадәр борчу, күз яше һәм билгесезлектән интеккән җаным, ниһаять, тынычлык тапты. Табибларның минем белән шулай кырыс булуларын гына оныта алмыйм. Ни өчен соң минем балам, туганчы ук, үзенең Кеше буласын дәлилләргә тиеш иде? Ни өчен аны туганчы ук үтерергә киңәш иттеләр? Ни өчен йөклелек чоры буена тынычлыгымны ала килделәр? "Балагыз акылга зәгыйфь булып туачак", – дип дәлилләргә тырыштылар? Ни өчен төгәл диагноз куя белмәделәр?

Минем баламда Даун синдромы. Шуннан нәрсә? Бер хромосомасы гына артык бит – бу аны башка балалардан аерып торучы бердәнбер билге. Кемнең баласында күпме хромосома барлыгы турында уйланганы бар? Аны берәү дә санап утырмый. Безнең өчен дә бу мөһим түгел. Иң мөһиме, аның җаны булсын, бәхетле һәм сәламәт булсын, якыннарын сөендереп яшәсен.

Минем улым – иң матур һәм иң акыллы бала. Минем дә, иремнең дә аның бик бәхетле кеше булып үсәчәгенә шигебез юк. Хәзер безнең тиктормас нәниебезгә бер яшь. Аны бөтенебез дә ярата. Әбиләре дә, бабалары да, апалары да, абыйлары да. Ә иң кызыгы – үзебез әйтмәсәк, табибларның күпчелеге балабызның үзгә булуын сизмиләр дә!

Табибларга әйтер сүзем

Сезгә, мөхтәрәм табиблар, мөрәҗәгать итәсем килә дә. Кешегә ярлык тагарга сезнең ни хакыгыз бар? Кайсыгызның артык хромосомалы кешене туганнан алып картайганчыга кадәр күзәткәне бар? Аның беренче елмаюына шатланганыгыз бармы? Беренче адымына? Беренче сүзенә?

Ни өчен әле сез, институтларда белем алып, инде тапталып беткән тикшеренүләргә, сүзләр тезмәсеннән генә торган диагнозга ышанасыз һәм шул ышануларыгызны, безгә, булачак әниләргә, тагасыз? Андый балалар турында берни дә белмисез икән, нигә дип аны үтерергә кушасыз?

Табиблар! Үз өстегезгә Ходай ролен алмагыз! Мин үзем дә табиб һәм медицина күрсәткечләре буенча ышаныч барлы-юклы гына булса да, үз пациентларыма һәрвакыт оптимизм хисе сеңдерергә тырышам. Бәлки медицина вузларында белем бирүче мөгаллимнәргә стереотиплардан качарга һәм студентларга дөрес белем бирергә вакыт җиткәндер?

Рәхмәт, улым!

Кадерле улыбыз! Син безнең җаныбызның бер кисәге, синнән дә якынрак һәм кадерлерәк беркемебез юк! Сине икеләнүләр, күз яшьләре һәм курку хисе белән күтәргәнем өчен гафу ит. Әти-әниең итеп нәкъ менә безне сайлавың өчен рәхмәт сиңа. Без сине бик яратабыз һәм сине безгә бүләк иткәне өчен Ходайга рәх­мәтлебез. Сине акылга зәгыйфь дип әйтергә кемнең теле әйләнде икән? Сиңа нибары 1 яшь кенә, ә инде 12 тешең бар. Сиңа нибары 1 яшь кенә, ә үзең көлә-көлә бездән йөгереп китәсең дә, кулыңны чәбәклисең, үз телеңдә нидер җырлыйсың. Яшьтәшләрең әйтергә тиешле бөтен сүз­ләрне әйтәсең, китап "укыйсың", бармаклар белән рәсем ясыйсың, үз дигәнеңә ирешү өчен матур итеп елыйсың. Хәзинәм минем! Безне көн дә шулай сөендереп торсаң иде. Юлыңда һәрвакыт яхшы, киң күңелле кешеләр генә очрасын. Ышан, андыйлар күп!.. 


ЛӘЙЛӘ
Ватаным Татарстан
№ 186-187 | 21.09.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»