поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.09.2012 Җәмгыять

КАЛА тулы САЛА кызлары

Капка төбендә уйлап утырдым әле... Өйләнмәгән егетләр күп икән бит авылда. Ә кызлар, киресенчә, шәһәргә агыла. Авыллар әкрен генә үлеп бара. Анда эш булмагач, яшьләр, ирексездән, шәһәргә китә. Ләкин монда беркемне дә колач җәеп каршы алмыйлар. Һәр яшь кеше алдына биредә торырга урын һәм прописка табу кыенлыгы килеп баса. Моннан һәр кеше үзенчә чыгарга тырыша. Кемдер үзенең барлы-юклы акчасына кеше өстендә фатирда тора, икенче берәүләр тулай торак эзли.

Ләкин тулай торакка урнашу да җиңел түгел. Аның кысан бүлмәсе өчен бер оешмадан икенчесенә бик күп йөгерәсе әле. Аннары, ел саен шушы оешмага барып, вакытлыча бирелгән пропискаңны озынайтуларын үтенәсең...

Әле бит шушы кадерле тулай торакның нинди бүлмәсенә, нинди күршеләр янына эләгәсең. Арада эчкечеләр, җиңел тормыш белән яшәүчеләр дә табыла. Баш өстеңдә түбәң, кайтып авар караватың булгач, түзәсең инде.

Мин элек яшәгән тулай торакны гына алыйк. Юк, ул җыештырылмаган, тараканнар чабышкан пычрак бер бина түгел. Киресенчә, үзенең чисталыгы белән аерылып тора. Анда хәтта гөлләргә кадәр үстерәләр. Шундагы кызларның бер көненә күз салыйк. Иртән бөтенесе дә эшкә ашыга. Кухняда газ плитәсе берәү генә. Кем алдан өлгерә, шул тәмләп чәй эчә. Көндез күп кеше эштә. Кичен исә аш бүлмәсендә тагы ыгы-зыгы куба, кызлар эштән кайта башлый. Һәркемнең җылы ризык пешереп ашыйсы килә. Кайберәүләр, башкаларның ашлары пешеп чыкканны көтеп, ач ятарга мәҗбүр. Кичләр һәркемнең үзенчә үтә. Кемдер егете белән очраша, кемгәдер кунаклар килә һәм алар төне буе бәйрәм итәләр. Ә күрше бүлмәдәгеләр музыка тавышына йоклый алмыйча ята.

Менә шулай бүлмәләрдә күпме яшь кызлар, кияүгә чыга алмыйча, егетләр өйләнмичә яшиләр. Уйласаң, котың оча!

Безнең тулай торакта мин яшәгән чорда 150-170ләп кыз бар иде. Араларында югары белемле табиблар, укытучылар, тәрбиячеләр... Ник алар кияүдә түгел? Беренчедән, кызлар инде дискотекаларга йөрмиләр. Кызыл почмаклар эшләми. Яшьләргә танышу урыны юк. Икенчедән, кайбер кызлар, әти-әниләреннән аерылып, иреккә чыккач, төрле бозык юлларга кереп китәләр. Аларны кисәтүче, өйрәтүче кеше юк бит. Алар егетләргә күңел ачу өчен генә кирәк. Ә авылдан килгән егетләрнең күбесе фатирлы кызлар күзли. Авыл егетләре: «Кызлар авылдан китә», – дип зарланалар. Нишлик соң анда? Бүген район үзәкләрендә дә яшь белгечләргә эш табуы кыен лабаса! Менә шуңа кала тулы бәхетсез сала кызлары...


Таңсылу РАМАЗАНОВА, Арча
Шәһри Казан
№ --- | 21.09.2012
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»