|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2012 Шоу-бизнес
Айдар Галимов белән “бер мизгел” (ФОТО)Башкортстан татары, ике республиканың да халык артисты, чын ир-кеше, яхшы әти, гаилә терәге, спортчы, десантник, югары белемле юрист, үлеп авылын ярата, өздереп баянда уйный… кем соң бу, дисезме? Әлбәттә, Айдар Галимов! Уфада яшәсә дә, ул һәрвакыт татар эстрадасының иң якты йолдызы булып балкыды. Ике ел көттереп, ниһаять, бу җырчы “Бер мизгел” программасы белән Казанга да килә. Бездә аны яраталар, зыялылыгы, тәкәббер булмавы өчен, гел елмаеп, ихлас күңелдән бирелеп эшли белүе өчен! Ә инде сәхнәгә бары тик ул гына булдыра алганча чыгып басуына тамашачы үзе дә елмая башлый. Шундый матур итеп җырлавы бер, ә менә бер генә минут та тик тормавы, килешле генә хәрәкәтләр белән биючеләренә ияреп, җырларын спектакльгә әверелдерүе – үзе бер тамаша. Менә бу юлы да Казан тамашачысын зур бәйрәм көтә. Җырчының үзенчәлекле моңлы тавышы, җанлы музыка, “Айдар” театр-студиясе башкарауында биюләр, яңа декорацияләр беркемне дә битараф калдырмаячак. Программа, әлбәттә, яңа җырлардан төзелгән, ләкин Айдар Галимов иҗатын сөючеләр таныш композицияләрне дә ишетәчәк. Гадәттәгечә, концертта фонограммасыз тере тавыш кына булачак.
--- |
Иң күп укылган
|