|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2012 Дин
Аксубай һәм Баулы районнары имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырылды20 сентябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Аксубай һәм Баулы районнары дин әһелләренә имам-хатыйблык вазыйфасын раслаучы шәһадәтнамәләр бирелде. Шәһадәтнамәләрне мөфти вазыйфаларын башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов тапшырды. Шәһадәтнамәләр тапшыру тантанасында әлеге районнарның мөхтәсибләре һәм авыллардан килгән 30 дан артык имам катнашты. Габдулла хәзрәт имам-хатыйблык вазыйфасын аңлатып болай диде: “Җәмгыятебезне төрле чирләрдән кем дәвалый ала? Фәкать динебез генә. Матди чирләр урынына дин рухый азык тәкъдим итә. Әгәр дә кеше күңелендә Аллаһы Тәгаләгә карата хакыйкый дөрес мәхәббәт булса, ул пычрак гамәлләрдән тыела. Ә рухи азыкны халык каян ала соң? Имамнардан. Безнең дәрәҗәбез югары һәм шул ук вакытта бик җаваплы, авыр. Хәдистә хәерле бәндә дип, Коръәнне өйрәнеп, башкаларга өйрәтүче атала. Динебезне өйрәнеп, башкаларга өйрәтү –безнең турыдан - туры вазыйфабыз. Пәйгамбәребез (сгв) бер киңәш бирә: “Аллаһы Тәгаләнең юлына хикмәт һәм матур вәгазь белән күндер”. Һәркайсыбыз, авылларда Диния нәзарәтенең бер вәкиле. Үзара бердәм булып, динебез кыйммәтләрен халыкка җиткереп эшлик”.
--- |
Иң күп укылган
|