|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2012 Җәмгыять
Бәйләнчек ирләрне нишләтергә?Яшьләрне ир-атларның урамда хатын-кызга бәйләнү проблемасы борчый башлаган. Алар хәтта моңа багышланган аерым сайт та (www.rosnahal.ru) ачып җибәргән. Анда әйтелгәнчә, танышырга теләгән егетләр еш кына артыгын кыланып ташлый. “Матур гына сөйләшә башлаган ир-атлар аннары хатын-кызларны мыскыл итә, ачуы чыкса, кыйнап атарга да күп сорамый”, – диелгән әлеге сайтның баш битендә. Чагыштыру өчен активистлар чит ил мисалын китерә. Әйтик, 1 сентябрьдән Бельгиядә урамда хатын-кызга карата мыскыллау сүзләре әйткән кешене штрафка тарта башлаганнар. Җәза күләме 250 евроны (якынча 10 мең сум) тәшкил итә. Бельгия законнары белән “канатланган” яшьләр Җинаять кодексының “Хулиганлык” маддәсенә үзгәрешләр кертеп, хатын-кызны үпкәләткән затларга 30-50 мең сумга кадәр штраф чәпәргә йә аларны 1 елга кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем итүне тәкъдим итә. Хатын-кызга бәйләнгән кешене сез ничек җәзалар идегез?
Наилә ҖИҺАНШИНА, Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе:
– Миңа калса, мондый җәзалар уйлап табу яхшыга китермәячәк. Әлеге суммалар турында ишеткән егетләр урамда кызларга борылып та карамаячак. Кызларга аннары ир-атлар артыннан үзләренә йөгереп йөрергә туры килмәгәе. Урамда бер-берсенең күзенә карап, үз парын тапкан кешеләр аз түгел бит. Дөрес, мәсьәләнең икенче ягы да бар. Кызлар үзен ничек тота бит. Әгәр ул кыска итәк, ачык күлмәк кигән икән, кулына тәмәке дә тоткан булса, аңа егетләр түгел, карт бабайлар да оятсыз тәкъдим ясаячак. Чөнки аның бар кыяфәте шуңа котырта. Мондый проблема өстендә эшләү йөзеннән без Берлектә туташлар өчен махсус курслар да оештырырга ниятлибез. Ничек танышырга? Ничек аралашырга? Чыннан да, бу – бик четерекле мәсьәлә.
Ильяс ГАЗИЗОВ, “Татар радиосы” ди-джее:
– Минемчә, урамда танышуның бернинди начарлыгы юк. Шуңа әлеге яшьләрнең максатын аңлап җиткермим. Кыз үзен артык иркен тотамы, танышырга теләп, егет беренче киләме – монда җинаять юк. Кыз танышырга, таныш булмаган кеше белән аралашырга теләми икән, ул егетне борып җибәрә. Аның белән әйткәләшеп торырга кирәкми. Тегесе инде ачыграк, күңеле күтәренкерәк туташны эзләп китә. Монда җавапка тартырлык нигез күрмим.
Наилә ФӘТХЕТДИНОВА, “Универсиада-2013” департаменты белгече:
– О, нинди зур штрафлар! Андый бәйләнчекләрне мин 2 тәүлеккә утыртып куяр идем. Миңа калса, шул вакыт эчендә ул акылга утырырга тиеш. Икенче юлы урамда кыз белән танышырга теләсә дә, артыгын кыланмаячак. Мин үзем дә урамда танышам анысы. Дөресрәге, егетләр танышырга тәкъдим итә. Моңа тыныч карыйм. Ләкин очрашу 5-10 минутлык аралашу булып кына калачак, андый кеше белән җитди мөнәсәбәтләр кормас идем.
Алмаз ХӘСӘНШИН, көрәшче:
– Бик дөрес тәкъдим. Ләкин мондый җәзалар, чыннан да, артыгын кыланып ташлаган егетләргә карата кулланылырга тиеш. Бездә бит, гадәттә, үпкәләгән кыз дусларына әйтә дә, тегеләре үпкәләтүчене табып, арт сабагын укыта. Нәтиҗәдә кыз да зыян күрә, танышырга теләгән егет тә, ә аны кыйнаучылар исә барысында да гаепле булып кала. Барысын да закон ярдәмендә хәл итәргә кирәк. Бүген егеткә 50 мең сумлык штраф салсалар, иртәгә ул кызлар яныннан үтеп барганда, уйга калачак.
|
Иң күп укылган
|