|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2012 Җәмгыять
Бәшәров, Бабкина һәм Шәймиев Чиләбегә "Татар кызы"н сайларга бараТанылган актер Марат Бәшәров Чиләбедә узачак «Татар кызы - 2012» бәйгесенең йомгаклау тантанасын алып барачак. Әле алай гына да түгел, алар Надежда Бабкина белән тамашачыларны татар телендәге җырлары белән дә сөендерәчәкләр. «Татар кызы - 2012» бәйгесенең сайлап алу өлешләре, ниһаять, тәмам. 5 октябрь көнне Чиләбе шәһәренең «Трактор» боз сараенда инде ярты ел буена дәвам иткән әлеге бәйгенең йомгаклау этабы уздырылачак. Бәйгедә Көньяк Урал, Курган һәм Свердлау өлкәләреннән барлыгы 300дән артык татар кызлары катнашкан. Аларның бары тик унысына гына финалга чыгу бәхете насыйп булган. Алда аларны тагын да мөһимрәк һәм дулкынландыргычрак бәйгеләр көтә. Кызларның бары тик берсенә генә иң чибәр һәм сәләтле татар кызы исеме биреләчәк, дип хәбәр итә Чиләбе өлкәсе татар конгрессы.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|