|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2012 Дин
Диннәр кул алышкан җирдә (Мәскәүнең Отрадное рухи-мәдәни үзәгенә 15 ел)Моннан унбиш ел элек, Мәскәү үзенең 850 еллыгын зурлап билгеләп үткән көннәрдә, башкаланың Отрадное дигән микрорайонында өч традицион динне бер урынга туплап уртак олы максат белән бәйләгән рухи-мәдәни үзәк ачылды. Ә бу вакыйгага кадәр биш ел элек Лихоборка елгасы ярларындагы ике гектарлык мәйданда тик җил сызгырып уйный иде. Бу урында уникаль рухи-мәдәни комплекс булдыру идеясе күренекле якташыбыз, эшмәкәр Рәшит әфәнде Баязитовның башында илне үзгәртеп кору, демократия җилләре исә башлау белән тугандыр. Көнбатыш сәясәтенең нинди үзгәрешләр үзе белән алып киләчәген аңлап, күрәсең, ул динебезне торгызуга басым ясады. Эш башында, тәвәккәлләнеп, туган авылы Камкада уникаль архитектуралы мәчет салдырып куйды һәм аңа “Абделҗаббар мәчете” дип әтисенең исемен бирде. Шул ук вакытта Түбән Новгород мәчетен торгызуга зурлап ярдәм итте. Дингә сусаган башкалада татарлар өчен яңа гыйбадәт йорты булдыру нияте белән “Ярдәм” мөселманнар берләшмәсе оештырды. Озак та үтмичә, Лихоборка елгасының сул ярында Мәскәүнең олы дин әһелләре, мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре “Ярдәм” мәчете нигезенә беренче таш куйдылар.
Мәскәү уртасында мәчет салдыра башлау хакимият органнарын аптырашта калдырды – рөхсәт итәргәме, әллә төзелешне тыяргамы. Шулай уйланып торган арада Рәшит Баязитов мәйданның бер читенә часовня салып куйды. Әлегә кадәр төзелешкә сәерсенеп, эчке канәгатьсезлек белән караган христианнарның күңеле җылына башлады. Ә инде елга ярында чиркәү салып биргәч, халык та, хакимият вәкилләре дә аңладылар: академик Рәшит Җаббар улы Баязитов җитди егет, тирәнгә карый, еракны күрә. Демократия котырынган заманда тик дин генә кешене кеше булып калырга, бүтәннәр белән туганнарча татулыкта, хезмәттәшлектә яшәргә өйрәтә. Без күп динле, күп милләтле уртак бер зур йортта яшибез. Сулаган һавабыз, эчкән суыбыз, язмышыбыз, максатларыбыз уртак. Безгә кадәр дөнья юлын үткән күп буыннар шулай дуслыкта, хезмәттәшлектә яшәгәннәр. Советлар дәүләте таркалып аның хәрабәләрендә калкып чыккан илләргә милли тотрыксызлык янап торганда, Отрадноеда күпләрне берләштергән хезмәттәшлек мәйданы туды. Лихоборка елгасының уң ярында яһүдиләргә синагога салдырып бүләк иткәч, нәрсәгә татарга бу чиркәү – синагогалар, бу тарихта булмаган, акылга сыймаган хәл дип, Рәшитне тәнкыйтьләүчеләр дә табылды. Ләкин вакыт – иң акыллы хөкемдар, Рәшит әфәнденең хаклылыгын ул бүген тагын бер кабат исбатлады. Баязитов биргән сабакны галимнәр, руханилар, сәясәтчеләр фәнни яктан уйлаштырып күптән инде уңай бәя бирделәр. Бүген традицион диннәр мәдәниятен, диннәр тарихын бөтен Россия мәк-тәпләрендә балалар фән буларак өйрәнәләр. Толерантлык, хезмәттәшлек, бер-береңне аңлау, сабырлык һәм түземлек күрсәтү – җәмгыятебезнең тотрыклылыгы нигезе, дәүләтебезнең тынычлыгын тәэмин итүче иң мөһим бер фактор. Әле күптән түгел генә, Чуваш республикасының Россиягә кушылуына багышланган юбилей чарасында, ил җитәкчесе Владимир Путин диннәр, милләтләр арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне саклауга тагын бер кабат басым ясады. Моңа Кавказдагы вакыйгалар, Казанда булган теракт та этәргәндер – дөньялар тыныч түгел...
Бүген Отрадное рухи-мәдәни комплексы үз тормышы, үз җае белән яши. Христианнар дини бәй-рәмнәрен үз чиркәүләрен-дә билгеләп үткәрәләр, балаларга исем кушалар, дини йолаларын үтиләр. Елганың аргы ягында яһүдиләр үзләренчә гыйбадәт кыла. “Ярдәм” мәчете – шушы рухи-мәдәни комплексның иң кадерле урыны безнең халык өчен.
Гыйбадәт йортыбыз янында “Инан” азәрбайҗан мәчете калкып чыкты – бүген анда якташыбыз Шабанов Фәйзрахман хәзрәт имам вазифаларын башкара. “Ярдәм” мәчетен имам-хатиб Зиннур хәзрәт Хәсәнов җитәкли. Балалар, өлкән яшьтәге милләттәшләребез өчен дини укулар оештырылган. Ритуаль хезмәт күрсәтү Отрадноеда иң югары дәрәҗәдә. “Ярдәм” мәчете имамнары Мәскәүнең бөтен районнарында диярлек якташ мөселманнарга хезмәт күрсәтәләр. Биредә яңа туган балага исем кушу, никах, ифтар мәҗлесләре күркәм үтә. Рухи-мәдәни үзәк кибетләрендә татар халык ашлары, хәләл ризык, милли-дини атрибутика, мөселман өс киемнәре, китаплар сатыла. Рухи үзәкнең концерт залында узган зур киңәш-мәләр, мөселманнар съездлары, фәнни конференцияләр, концерт-фестиваль-ләр күпләрнең хәтерендә.
Отрадное рухи үзәге башкаланың үзенчәлекле һәм кадерле урыны булып тора. Ураза, Корбан гаетләре көнне нижгар якташларыбыз нәкъ “Ярдәм” мәчетендә намаз укырга тырыша. Биредә татарга ихтирам-хөрмәт белән карыйлар. Башкаланың Җәмигъ мәчетен үзгәртеп кору сәбәпле күпчелек мөселманнар Отрадноеда күңеленә җылы таба, “Ярдәм” мәчетенә сыена.
Рәшит әфәнде Баязитовның олы хезмәтенә Мәскәү һәм ил хакимияте югары бәя бирә. Ул Россия Федерациясенең хөрмәтле төзүчесе, Россия фәннәр академиясе әгъзасы, динебез, халкыбыз тарихына, мәдәниятебезне саклауга багышланган китаплар авторы, Түбән Новгород өлкәсенең хөрмәтле меценаты. Ул оештырган һәм җитәкләгән “Хилял”, “Сабантуй”, “Веротерпимость и гражданское согласие” иҗтимагый оешмалары татар мәдәниятен, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап үстерүгә зур өлеш кертте. Һәм бүген дә Рәшит Җаббар улы Мәскәүдә динебезне үстерү, татарлар өчен яңа мәчетләр булдыру турында кайгыртып яши. Һәм моның өчен барлык нижгар якташларыбыз, Мәскәү татарлары аңа олы рәхмәтле.
Узган атнада Рәшит Җаббар улы Баязитов чираттагы туган көнен билгеләп үтте. Бу көн рухи-мәдәни үзәкнең 15 еллыгы белән янәшә туры килде. Илебезнең төрле җирләрендәге дини һәм иҗтимагый оешмалардан, күренекле шәхесләрдән, хакимият вәкилләреннән тәбрик хатлары күп булды. Аларга кушылып без дә Рәшит әфәнде Баязитовка нык сәламәтлек, хәерле хезмәтендә уңышлар, ак бәхетләр телибез.
Мөфти Махмут хәзрәт ВӘЛИТОВ |
Иң күп укылган
|