поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.09.2012 Спорт

Ильяс Галимов узган көрәш сезонында бер миллионга якын акча эшләгән

Көрәшчеләр арасында сораштыру уздырганда әнә шундый нәтиҗә ясадык. Ильяс Галимов узган көрәш сезонында бер миллионга якын акча эшләгән.

Кеше кесәсенә күз салу яхшы гамәлләрдән саналмый, әлбәттә. Әмма бөтен спорт төрләрендә дә акча саналган вакытта, нигә татарча көрәш кенә читтә калырга тиеш ди. Милли төребездә көрәшеп күпме акча эшләп булганын ачыкларга тырышып, без узган елның иң яхшы көрәшчеләренә мөрәҗәгать иттек. Сораштыру вакытында теге яки бу батырның тормышыннан кызыклы фактлар да билгеле булды.

Сораштыру нәтиҗәсендә бүгенге көндә иң бай көрәшчеләреннән берсе булып Ильяс Галимов танылды. Әлмәт батыры узган сезонның барлык рәсми ярышларында да җиңү яулады. Үзе катнашкан Сабантуйларында да Ильяс һәр очракта диярлек абсолют батыр булып танылды.

Ике “җиделе”, бер “Калина”

Ильясның көрәш “бюджет”ына күз салыйк. Республиканың иң дәрәҗәле рәсми ярышларында (Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына узучы турнир, Татарстан чемпионаты, М.Җәлил истәлегенә үтүче бәйге) беренче урынны яулаган көрәшче хәзерге вакытта уртача утыз мең күләмендә акчалата бүләк ала (салымнарны санамыйча). Россия чемпионатында чемпион калучылар узган ел кырык мең сум алган. Түбән Камада Данил Галиев истәлегенә оештырылган бәйгедә – 20 мең, ә Азнакайдагы Әсләм Шакиров истәлегенә уздырылган бәйгедә 15 мең сум акчалата бүләк алганнар. Күрәбез, әлеге ярышларда гына да Галимов гаилә казнасын уртача 160 мең сумга арттырган.

Сабантуйлары Ильяс Галимов өчен чын мәгънәсендә урак чоры булды. Аерым алганда, Әлмәт батыры ике “ВАЗ-2107” машинасына ия булган (уртача бәясе – 200 мең сум), бер “Калина” откан (уртача 300 мең дип алыйк). Димәк, тагын 700 меңнәр тирәсе. Ильяс үзе машиналарны сатып, ипотека өчен түләдем, ди. Моннан тыш, Әлмәт хакимияте аңа, көрәштә күрсәткән нәтиҗәләрен истә тотып, җир участогы биргән. Быел җәй көрәшче өйнең фундаментын салып куйган. Димәк, тиздән йорт җиткерәчәк.

Сабантуйларда Галимов тагын ике суыткыч, кырык меңләп акчалата бүләк алган һәм биш тәкәгә ия булган (батырларга тәкәләрнең 6-7 мең сум торганнары бирелә). Шулай итеп, Ильяс Галимов узган көрәш сезонында бер миллион сумга якын акча эшләгән булып чыга. Кызганыч, җәрәхәт алу сәбәпле Әлмәт көрәшчесе “Батырлар бәйгесе”ндә финалга чыга алмады. Ә анда беренче урынны алучыга – 50 мең сум каралган иде.

Хаҗга әнисе бара

Тагын бер факт. Әсләм Шакиров истәлегенә үткән турнирда оештыручылар хаҗга юллама да уйнатканнар. Әлеге дәрәҗәле һәм изге приз Ильяс Галимовка эләкте. “Юлламаны әнигә бирдем, тиздән китәләр инде”, - ди көрәшче. Аның сүзләренә караганда, Ильяс намаз укырга өйрәнгән, җомга намазларына йөри (Әлмәт көрәшчеләренең җомга намазларына бөтен команда белән йөргәннәрен беләм. Руслан Нургалиев, Айвар Билалов, Фәнил Минһаҗевлар ярышлар вакытында да намазларын калдырмый).

“Алайса спиртлы эчемлекләр белән мавыкмыйсың?” дип сорыйм Әлмәт көрәшчесеннән. “Аракылар белән минем мавыкканым булмады да. Беләсеңме кайчан эчеп карадым мин аны? 11 класста һәм техникумга укырга кергән елны. Тәмәкесе белән дә шул вакытта “иркәләнеп” алган идем. Яхшыга алып бармаганын аңладым, аннан килеп, андый нәрсәләр булганда, көрәшеп булмаячагына да тиз төшендем. Кызганыч, бик күп талантлы көрәшчеләрне әнә шул спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке бетерә дә инде”, - ди Ильяс, әлеге юлларны яшьләргә гыйбрәт өчен язуымны теләп.

Ильяс Галимов белән сөйләшкәндә, ул миңа тагын бер серне ачты. 2011 елның җәй айларында көрәшче белән әңгәмә корып утырганда, ул 2011-2012 еллар көрәш сезоны соңгысы булыр, мөгаен, дип белдергән иде. Карарын үзгәрткән көрәшче. “Хакимияткә Мәҗит Хәҗип улы Салихов килгәч, Әлмәттә көрәшкә игътибар тагын да көчәйде. Бу, әлбәттә, үзе дә көрәшче булган башлыкның эш нәтиҗәсе. Ул да, тренерлар да минем көрәшүемне тели әле”, - ди Ильяс бу хакта. Әйе, Галимовта хәзер өстәмә җаваплылык та бар. Ул бит әле башлыкның татарча көрәш буенча киңәшчесе дә икән. Димәк, ул хәзер көрәшеп кенә калмыйча, һичшиксез, команда (һәм балалар, һәм яшьләр, һәм олылар командалары) күрсәткән нәтиҗәләр өчен дә җаваплы кеше.

Җиңүләр җиңел генә килми

...Әлбәттә, спорт дөньясындагы акчалар әйләнеше күпләрнең ачуын чыгара. Бигрәк тә хоккей, футбол, баскетбол кебек уен төрләрендә. Ләкин көрәштәге акчалар, алар белән чагыштырганда, диңгездәге тамчы кебек кенә. Шул ук вакытта, шунысын әйтергә кирәк, татарча көрәш ярышларындагы приз фонды, башка көрәш төрләре белән чагыштырганда, күпкә зуррак. Шәхсән үземнең дә ирекле көрәш, грек-рим көрәше вәкилләре белән бу хакта сөйләшкәнем бар. Алар безнең көрәшкә сокланып та, яхшы мәгънәсендә көнләшеп тә карыйлар. “Мондый игътибар өчен республиканың Татарча көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтовка барлык көрәшчеләр исеменнән зур рәхмәт җиткерәсе килә”, - ди Ильяс Галимов та, минем белән килешеп.

Көрәшчеләр акчаны бигрәк җиңел эшли икән дип уйларга ашыкмагыз. Ниндидер нәтиҗәләргә ирешү өчен, җиңүләр яулап халык арасында танылу өчен күпме тир түгәргә кирәклеген күпләр күз алдына да китермидер. Аннан килеп, спортның күп очракта сәламәтлеккә зыян салуын да онытырга ярамый. Әнә, Ильяс Галимов та яраларын (турыдан-туры мәгънәсендә) төзәтеп, яңа гына “Бәкер” шифаханәсеннән кайткан. Димәк, җиңүләр ул әле керем генә түгел, бәлки, чыгымнар да икән. “Җиңелчә генә йөгерә башладым инде. Яңа сезонга күп калмады бит. Күпме генә чемпион булсам да, тагын да җиңәсе килә бит”, - ди 36 яшьлек көрәшче...

 

2


Радик САБИРОВ
Интертат.ру
№ | 11.09.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»