поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.09.2012 Җәмгыять

Беркөн тик торганда кызым: әни, син бәхетлеме, дип сорап, һушымны алды

Еш кына кеше үзенең бәхетле булуын белми дә кала. Беркөн тик торганда кызым: "Әни, син бәхетлеме?" – дип сорап, һушымны алды.

Шулай булмыйни, бу сорауны бит теленә ни килсә, шуны әйтә торган дүрт-биш яшьлек сабый түгел, кулдашыма да, сер­дәшемә дә әйләнеп килүче, буй җиткән кызым бирде. Өстәвенә, һәр сүзен "үлчәп", "санап" әйтә торган бала. Димәк, шушы со­рау­га җирлек бар! Минем тын калып, дәшми торуымны күреп, кызым соравына бераз төгәллек (бәлки җиңеллек?) кертте: "Син үзеңне бәхетле дип саныйсыңмы?" Турыдан бәреп биргән соравына җавапсыз калырга ярамаганын да, уйламый-нитми генә "бик бәхетле" дип коры җавап бирергә ярамаганын да аңлыйм, тик телемне әйләндереп сүз әйткәнче, баш мие кү­ңелдәге сорауларны "әйлән­дерә" иде инде. "Ник бу бала миңа шушындый сорау бирде? Үзе­нең күңел халәтеннән шундый сорау туганмы, әллә минем каршылыклы кичерешләр шулай кычкырып торамы (кызганычка, ул тирә­ләрдә шактый кәефсезләнеп йөргән идем шул)? Тормышымда һәр адымның каршылык-сикәлтә аша булуы, шатлык-куанычларның кечкенәсе өчен дә кайчакта көрә­шергә кирәклегеннән хәбәрдар булганга үзенчә ниндидер нәтиҗәләр ясаганмы, әллә сәбәп бөтенләй башкадамы?"

 

Билгеле, йөземә ваемсызлык чыгарып, һәрхәлдә чыгарырга тырышып, "Нишләп әле шундый сорау бирергә булдың?" – дип соравына сорау белән җавап бирдем. Җавап, билгеле, "болай гына". Тик бернәрсәнең дә болай гына булмавын да беләм. Шуңа күрә бу сөйләшүгә бераздан кире кайттым. "Мин бәхетле" дип җавап бирмәсәм дә, бәхет турында күп сөйләштек. Бәхетнең вак-вак кыйпылчыклардан торуы һәм әнә шул һәрбер кыйпылчыкның үзвакытында кешене бәхетле итә алуы турында сөйләштек. Сүз арасында, тормыш булгач, адәм баласына авырлыкларның күп очравы, андый чакта үзеңне дөньядагы иң бәхетсез кеше дип санасаң да, бу авырлыкларның барыбер үтүен һәм сине бәхетле итәрдәй бер сәбәп барыбер табыласын да аңлатырга тырыштым.

 

Ә шулай да бу сөйләшү мине кайта-кайта уйланырга мәҗбүр итте. Уйлап карасаң, бәхет ул шундый уенчак нәрсә икән бит: әле генә бар ул һәм шул арада юк та. һәм еш кына без үзебезнең бәхетле булуыбызны белми дә калабыз. Нәрсәдер челпәрәмә килгәч, нидер шартлап өзелгәч кенә, әле генә бәхетле булганыбыз искә төшә. Тик менә шул "әле генә" кулдан ычкынган бәхетне кире кайтаруы гына кайчакта шулкадәр авыр... Тагын шунысы да бар: "мин бәхетле" дип әйтергә бөтен шарты булса да, күбебез еш кына бу сүзләрне кычкырып әйтми. Канәгать була белмәү нәтиҗәсеме бу, әллә хыялыбыздагы тагын да олырак бәхет көтү, өмет итү хикмәтеме. Әллә, гомумән, бу турыда уйларга вакытыбыз булмау сәбәпчеме (без бит бар нәрсәне вакыт юклыкка сылтарга күнеккән). Бәхет турында сүз чыкса, бигрәк тә туйларда, юбилейларда теләк теләгәндә иң зур бәхет – сәламәтлек дип кабатларга яратабыз без. Тик үзебез сау-сәламәт чакта моның шулай булуын чын-чыннан аңлыйбызмы икән? Сәламәтлеген югалтып, кире гадәти тормышка кайт­каннардан кала юктыр, мөгаен.

 

Бәхет өчен күп кирәкми, бәхет өчен аз да җитә дип җырлыйлар. Моны аңлар өчен һич югы янәшәңдәге берәүнең "Бәхетлеме син?" дип соравы, безне ярсу тормыш ритмыннан бүлеп, уйланырга мәҗбүр итүе кирәк икән.


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 181-182 | 14.09.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»