|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2012 Җәмгыять
Чүплекләр бетә, юллар кайчан төзәлер?Татарстанда яшәүчеләр “Халык контроле” порталына өметләнә. Порталның 5 ай эшләве дәвамында бирегә 3 мең гариза кабул ителгән. Гаризаларның өчтән бере буенча чара күрелгән инде. Халыкны иң нык борчыган мәсьәлә булып юллар проблемасы кала. Кичә Татарстан Министрлар Кабинетында узган очрашуда шул хакта сөйләделәр. Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина сүзләренә караганда, порталга мөрәҗәгать итүчеләр шикаять юллап кына калмый, ә проблемаларның хәл ителү-ителмәвен дә күзәтеп бара. “Әгәр җаваплы оешма чыгарган карар белән килешмәсәләр яки шикаятьне кире борсалар, әлеге мәсьәлә буенча кабат гариза урнаштыручылар да бар”, – диде ул. Министр урынбасары “Халык контроле”нең оешмалар эшчәнлегендәге җитешсезлекләрне ачыкларга ярдәм итүен, кайбер закон бозучы түрәләргә карата административ җәза күрелү очраклары барлыгын да әйтте.
Порталга юлланган шикаятьләр арасында беренче урынны һаман да юллар проблемасы алып тора икән. Кабул ителгән барлык гаризаларның 864е Россиядәге төп ике проблеманың берсе турында. Икенче урында – әйләнә-тирәне уңайлы итү. Бу бүлеккә 652 гариза кабул ителгән. Өченче урында юл хәрәкәтен оештыру мәсьәләсе тора. Сайтка бу мәсьәләне күтәргән 389 хәбәр урнаштырылган. Халыкның үзәгенә үткән юллар мәсьәләсен алай тиз генә хәл итеп булмый, ахры. Чөнки әлеге мәсьәләгә кагылышлы хәбәрләрнең 185е буенча гына чара күрелгән, бу барлык хәбәрләрнең биштән берен тәшкил итә. Хәл ителгән мәсьәләләр арасында беренче урында әйләнә-тирәне уңайлы итү тора. Бу бүлеккә кабул ителгән гаризаларның өчтән бере – 238е буенча чара күрелгән. Шулай ук тиешсез урында пәйда булган чүплекләрне бетерү эше дә шактый оператив бара. Чүплекләр турында 229 хәбәр алынган, 176сы инде юкка да чыгарылган.
“Каш ясыйм дип күз чыгарган” очраклар да бар. Мәсәлән, Бөгелмәдән: “Паровозга куелган һәйкәлне асылынып төшкән чыбыклар боза”, – дигән хәбәр урнаштырганнар. Озакка сузмыйча “Горсвет” оешмасы әлеге чыбыкны юк иткән, әмма һәйкәл яктыртылмый бшлаган. Бу турыда да порталга язганнар. “Горсвет”ка кабат килеп эшне җиренә җиткерергә туры килгән. Гаҗәпкә калдыра торган җаваплар да очрый. Мәсәлән, Биектау районында яшәүче берәү: “Авылларда балалар бакчасы тәрбиячеләрен маллар өчен көлтә әзерләргә чыгаралар. Шуның аркасында бу айда балалар бакчасы инде икенче тапкыр эшләмәячәк”, – дип хәбәр иткән. Аңа Биектау районы башкарма комитетыннан: “Район оешмалары ел саен районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре өчен азык һәм дару үләннәре әзерләүдә катнаша. Бу терлекчелек тармагының җитештерүчәнлеген арттырырга, бозауларның баш санын сакларга ярдәм итә. Ял көннәрендә коллектив белән җыелып мондый чараларга бару коллективны бердәмрәк итә, балалар бакчасы һәм башка оешмалар эшчәнлегенә йогынты ясамый”, – диелгән. Гариза җибәрүченең “ял көне түгел, атна уртасында чыгалар бит”, диюенә исә җавап бирелмәгән. Әлеге мөрәҗәгать хәзер “кире кагылган”нар исемлегендә тора. Гомумән алганда, порталга килгән шикаятьләрнең 505е кире кагылган. Әнисә Гайнуллина сүзләренчә, бу бүлектәге хәбәрләрне “Халык контроле” комиссиясе тикшерә. Кире кагу урынсыз дип табылса, хәбәрне оешмага кабат юллыйлар.
Хәзер портал эшен оештыручыларны шикаятьләргә җавап бирүнең вакыты бозылу борчый. “Бүгенгә “каралуда” дигән исемлектә 1227 гариза тора. Шуларның 602се инде 30 көннән артык вакыт бу исемлектә. Ә гаризалар 10 көн дәвамында каралырга тиеш”, – ди министр урынбасары.
Очрашуда Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы турында да сүз булды. Аның аша барлыгы 131 төр хезмәт күрсәтелә. Әлеге система түрәләр янына барып йөрмичә, эшне тиз хәл итәргә мөмкинлек бирә. Әнисә Гайнуллина әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда, аннан файдаланучылар ике тапкырга арткан. Быел портал аша төрле хезмәтләргә 416,5 млн сум акча түләнгән. Әлеге система республика халкын чират тору, дәүләт оешмалары, түрәләр ишек төбен таптаудан коткара. Биредә укучы баланың көндәлеген карап барырга, счет-фактура, автомобиль штрафларын карарга һәм түләргә, социаль ипотека өчен түләүне күзәтеп барырга, чит ил паспорты алу һәм кичәге көннән башлап Россия паспорты эшләтү өчен дә гариза тапшырырга мөмкин. Әлеге хезмәтләрдән файдалану өчен бары uslugi.tatar.ru сайтында теркәлү кирәк.
Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|