поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.09.2012 Мәдәният

Сәйдәш, Еники һәм... зәңгәр костюм кыйссасы

...Ул көнне мин соңгарак калдым. Асия апаның йөзендәге канәгатьсезлеге ишекне ачкан мәлендә үк сүзләренә күчте: “Балаңны, дөньяңны онытып йөрерсең икән!.. Әйттем бит мин сезнең икегезгә дә: «Вакытында алырлык булсагыз гына балагызны карыймын», — дидем. Ирең командировкага киткәч, бөтенләй азындың. Әнә, сәгатьне күр!..”

Хуҗа ханымның «әмере»нә буйсынгандай, стена сәгатенең оясыннан сикереп чыккан кәккүк тә «күк-кү, күк-кү» диеп сигез тапкыр кычкырды.

 

Аягымны кочаклаган улымны кулыма күтәреп, мин һаман ишек төбендә таптанам, ашыга-ашыга акланырга тырышам.

 

— Ачуланмагыз инде, Асия апа! Алты җиткәнен сизмәгәнмен бит...

 

Телевидениенең музыкаль тапшыруына Заһид абый Хәбибуллин килгән ие. Тапшыру тәмамлану белән без аны эш бүлмәбезгә чакырдык.

 

Скрипкасында «Тәфтиләү», «Гөлҗамал», «Әллүки»ләрне уйнап, ул безне тәмам әсир итте. Дөньямны бөтенләй онытканмын шул...

 

— И-и, Заһидның скрипкасына шулай һушың киткән, ә Салих Сәйдәшне тыңласаң нишләр идең микән син?!

 

Ошбу мәшһүр ике исемме, Асия апаның катырак сөйләшүеме — эштән кайтып ял итәргә яткан Исмәгыйль абыйны да йокы бүлмәсеннән чыгарды. Җан тартмаса кан тарта дигәндәй (Исмәгыйль абыйның һәм каенанамның бабалары бертуган), ул хатынына коры гына:

 

— Нишләп кешене ишек төбендә тотасың?! Бар, чәеңне куй! Алай бик мактанасың килсә, Сәйдәш белән танышлыгыңны да табын янында сөйләрсең, — диде. Ә үзе, гаепкә алма инде дигәндәй кыенсынып, мине чишендерә башлады.

 

...Алдымдагы чәемнең суынуына да игътибар итмичә, каршымдагы ханымны тыңлый-тыңлый, мин янә дөньямны онытам.

 

— Гомерем буена мин бер генә урында — Бауман урамындагы кием кибетендә генә эшләдем. Ирләр киеме бүлегенең мөдире идем. Мөдир дигәч тә, үзем үк товар кабул итәм, үзем үк сатам да инде.

 

«Сез мине бала караучы гына итеп күргәч тә» дигәндәй, сөйләвеннән туктап-туктап, Асия апа кинаяле карашын бер Исмәгыйль абыйга, бер минем тарафка ыргыткалап ала.

 

— Мин эшләгән елларда кибетне әле «Универмаг» дип, әле «Кием магазины» дип атап йөрттеләр. Хәер, исемдәмени хикмәт. Хикмәт аның Казаныбызның нәкъ йөрәгенә урнашкан булуында. Каршыбызда гына маңгай-түбәсенә «Дом печати» диеп язылган мәһабәт Матбугат йорты. Аның аскы катында китап кибете, ә өске катларында гәзит-журналлар, китап нәшрияты редакцияләре, Язучылар союзы, Язучылар клубы. Менә шушы илаһи йортка йөрүче шәһәребез интеллигенциясе безнең кибетебезне дә бик тә-бик тә үз итә иде шул. Гәзит-журнал редакцияләренә килүчеләр дә безгә кагыла, Союзга, Язучылар янына йөрүчеләр дә сугылып чыга. Кыскасы, кибетебездән бер дә кеше өзелеп тормый. Үзенә кирәк товарны да шәһәрнең бөтен «каймагы» бездән генә ала. «Фирма магазины»на инде, хәзергечә әйтсәк. Сугыштан соңгы ул илленче еллар — кибетләрнең ярлы чагы, кибетләрнең генәме соң, ил үзе дә яңа тернәкләнеп аякланып килә бит. Аның каравы, кешеләрнең рухы бай, өметләре якты, күңелләре дә киләчәккә ышаныч белән мөлдерәмә. И-и, ул елларда кемнәр генә килми иде безнең кибетебезгә!.. Нидер алу өчен түгел, болай гына, карау, күрү, берочтан хәлебезне дә белү өчен генә керүчеләр дә бар иде. Әйе, әйе, андыйлар да байтак иде. Мирсәй Әмир, Нәкый Исәнбәт, Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Хөсни, Салих Сәйдәшләр белән мин якыннан әнә шул кибеттә эшләгән елларымда таныштым.

 

Бермәлне шулай, язга табарак инде бу, зур гына партия яңа товар алдык. Ирләр костюмы гына да дүрт-бишләп булгандыр, мөгаен. Аларны элеп-урнаштырып кына бетерүебез булды, гадәттәгечә, көләч йөзе белән ихлас сәламнәрен өләшә-өләшә, Салих абый килеп керде. Керү белән күзе әлеге костюмнарга төште. Костюмнарга диюем дөрес үк булмас, күзенең җылысы шундук аларның берсендә — зәңгәр төслесендә тукталды.

 

— Әллә ошаттыгыз инде, Салих абый, — дидем дә, әлеге костюмны элгече-ние белән кулыма алып, әйләндерә-әйләндерә күрсәттем. Һәм шундук: «Күзегез-йөзегезгә дә килешеп тора, киеп тә карамыйсызмы соң?» — дип өстәдем.

 

— Карыйк әле, бәгырь, таман да булса... Күз күрер аннары.

 

Шулай сөйләнә-сөйләнә пальтосын салып, костюмның пиджагын гына киде дә, көзге каршына килде Салих абый. Мин дә көзгегә карадым һәм хәйраннар калдым. И ул көзгедәге йөз!.. Мин күреп күнеккән, иллесен узган йөз-кыяфәтнең эзе дә юк. Көзгедән шундый да бәхетле егерме биш яшьләрдәге егет томырылып карап тора инде менә — соклануымнан «һай!» дип әйтүемне сизми дә калдым.

 

— Минем костюм бит бу. Тәгаен — минеке! Син ничек уйлыйсың, бәгырь?

 

Мин исә:

 

— Тач сезнеке инде, Салих абый, тач сезнеке! Бу кадәр дә килешер икән үзегезгә: йөзегезгә дә, гәүдәгезгә дә!.. Салып та тормагыз сез аны, кигән килеш кенә кайтыгыз — өегездәгеләр дә шаккатсыннар, — дип такылдадым.

 

Әле генә бәхеттән балкыган йөзгә күләгә ятуын күреп, аптыраплар калдым.

 

— Без, булмаса, Асия бәгырь, болай килешик: син минем костюмны бер өч-дүрт көн генә сатмыйчарак тот инде. Бер урында миңа гонорар акчасы тиешле. Аны бирүләре белән килеп алырмын.

 

Мин шундук аны тынычландырырга ашыктым.

 

— Бер дә борчылмагыз, Салих абый, беркемгә дә сатмыйбыз. Сезнеке инде бу костюм, сезнеке!

 

— Вәгъдәме, бәгырь? — диде ул моңсу гына елмаеп, һәм миңа кулын сузды.

 

...Куллар кысышып, ансат кына вәгъдә бирсәм дә, костюмны саклау бер дә җиңел булмады. Ул замандагы сәүдә законы буенча саклау хокукыбыз — ике сәгать кенә. Складта гына тотар идең, ревизия килсә, башыңны бетерәчәк. Һәм мин, Салих абый китү белән, костюм кесәсенә 10-12 сәгатькә хәтле сатылмый дигән «законлы» язу кададым.

 

Төш җиткәнче үк башка костюмнарыбыз сатылып та бетте. Инде кергәне берсе зәңгәр костюм тирәсендә бөтерелә башлады. Мин исә ике сәгатьтән ике сәгатькә теге язуны яңасына алыштыра торам.

 

...Һәр көнне, гадәттәгечә, нәкъ сәгать 10да Салих абый килеп керә дә:

 

— Йә, бәгырь, ничек, көтәме мине костюмым, — диеп, көзге каршына юнәлә.

 

Киеп караган минутларында илаһи бер бәхеттә коенып, кибетебезне ак шатлык белән тутырып, чыгып та китә — каршыдагы китаплы йортка, язучылар янына ашыга.

 

Әмма җәйгә таба Салих абыйның килүләре сирәкләнде — атнасына йә ун көнгә бер күренү белән чикләнә башлады.

 

Җәй айларында бездә практика үтү өчен сәүдә техникумыннан бер кыз җибәрделәр. Бер иртәдә директорыбыз шул кыз белән яныма килде дә, син кайтканчы бу бүлектә эшли торыр диеп, үзе белән мине дә базага, товар сайлап алырга чакырды. Ә кайтуыбызга ... Кайтуыбызга практикант кызыбыз, кояштай балкып, шатлыгын уртаклашты:

 

— Биш ай буе алучысыз яткан зәңгәр костюмны сатып җибәрдем. «Яңа товар кайткан саен хәбәр итсәгез, даими покупателегез булырмын» диеп, ул абый әле менә телефон номерын да бирде!..

 

Кызыбызның бу хәбәре мине өнсез калдырды. Хәер, ул чактагы хәл-халәтемне сөйләп тормасам да була. Үзем гаепле бит, үзем юньсез: «Ике сәгать дәвамында сатылмый» дигән теге кәгазьне костюм кесәсенә кадап китәргә онытканмын, хәерсез...

 

Ходаның рәхмәте, ярый әле сатып алучы телефонын калдырган. Һәм мин аны әлеге телефон буенча бик ансат эзләп таптым. Ә инде: «Салих абый Сәйдәшевкә вәгъдә ителгән иде ул!» — диюем булды, костюм шундук минем кочагыма күчте. Алай гына да түгел, мехкомбинатта эшләүче, Шамил исемле япь-яшь кенә бу инженер егет: «Миннән Салих абыйга бүләк булсын, ә?» дия-дия, костюм өчен түләгән акчасын да алмый маташты. «Рәхмәт изге ниятеңә! Тик... Салих абый мондый бүләкне кабул итмәячәк. Мондый бүләк бүләк булмаячак, аны кимсетәчәк, рәнҗетәчәк кенә. Ә инде чыннан да аңа ярдәм итәсең, йә бүләк бирәсең килә икән, тап чарасын: коллективыгызның берәр мероприятиесенә, йә берәр кичәгә чакырыгыз үзен...» диеп, бәйнә-бәйнә аңлатуым исә күңеленә хуш килде булса кирәк, ул мине рәхмәтләр әйтеп озатып калды.

 

Бу вакыйгадан соң тынычланырга да өлгермәдем, кибетнең ярты еллык эшен тикшерергә өч кешедән торган ревизия килеп төште. Бер дүрт көн тикшергәннән соң, мине ревизиянең җитәкчесе янына, директорыбыз бүлмәсенә чакырдылар.

 

— Виктор Иванович булам мин, ә син — Асия Абдулловна Усманова икәнсең, дөресме? — дип каршылады ревизор агай үземне, һәм алдында яткан бер катыргы папкага ымлады: — «Дело»ңны карап утыра идем әле.

 

Менә монда югары профессионал белемле һәм дә мактаулы сатучы булуың турында белешмәләр бар. Сәүдә кагыйдәләре белән нык таныш икәнсең. Димәк, син саботажлык юлына да аңлы рәвештә баскансың. Кем өчен яшереп яткыздың ул киемне? — диде дә, кинәт кенә урыныннан кубып, шифоньерда эленеп торган зәңгәр костюмның түш кесәсенә бармакларын батырды. Һәм бармаклары арасына кысылган кәгазь кисәген — теге, «ике сәгать дәвамында сатылмый» дигән «законлы» язуны — минем тарафка очырды.

 

«Корткычлык», «саботажлык» кебек сүзләр белән газета битләре чуарланудан туктамаган еллар бит әле бу; минем чын-чынлап котым алынды, тез буыннарым йомшарды. Егылып китүдән куркып, мин тизрәк урындыкка утырдым.

 

— Яшермәдем. Менә ич, язуы да бар. Ике сәгатькә калдыруны сораганнар иде, килеп алмадылар бит. Бүтән кызыксынучы булмады, — дия алдым, ниһаять, мине үтәдән-үтә күрүче күзләренә карамаска тырышып.

 

— Алдашма! Мондый сыйфатлы костюм биш ай дәвамында сатылмыймы?! Сатылмаган очракта, квартал тәмамлангач, ник бәясен төшермәдегез? Башка товарларның хакы киметелгән ләбаса. Дөресен сөйләсәң генә мин актта саботажлык кылуыңны «үз вазифасына салкын карау» кебегрәк төшенчәгә алыштырып, штраф түләү белән генә дә чикләнү мөмкинлеген тудыра алам. Төшендеңме: дөресен сөйләгән очракта гына! Юкса...

 

Шушы мәлдә миңа әллә ни булды. Сикереп тордым да, күз яшьләремә буыла-буыла:

 

— Сезнең Петр Чайковскиегыз булган кебек, безнең дә Салих Сәйдәшевебез бар! — дип кычкырдым.

 

— О-о, Салих Сәйдәшнекемени бу костюм?!

 

Ревизор агайдан бу сүзләрне ишетү мине айнытып җибәрде. Айнытып кынамы соң?! Миңа җан керде. Мин тормышка янәдән кайттым. Ниндәен җылы итеп әйтте бит ошбу урыс агае безнең Сәйдәшебез турында. Ниндәен җылы итеп, ярабби!..

 

Үкси башлавымны тыярга маташкан арада, «тынычлан» дигәндәй, беләгемә йомшак кына кагылып, Виктор Иванович үз урынына үтте. Мин ишеккә юнәлдем.

 

...Ревизиянең киткәненә ярты айлап үткәч, без дә тынычланып эшли башлагач кына Салих абыебыз пәйда булды. Гаҗизанә хәлдә бер миңа, бер зәңгәр костюмга караган килеш кибет бусагасында ук тукталып калуына пошынып, мин аңа каршы атладым.

 

— Беләсеңме, бәгырь, бу юлы инде мин костюмымны күрергә өметләнмәгән дә идем. Күрче, көткән бит, бахыр. Табибымны тыңлап, калага бераз вакыт кайтмыйчарак тордым. Менә бит: гонорарым да, костюмым да көтә икән бит...

 

Без киемнәр янына үттек.

 

Костюмын киеп көзгедәге сурәтенә бер елмаеп алгач та Салих абый миңа борылды:

 

— Һай, Асия бәгырь, мине бәхетле иттең бит, җаный! Ә хәзер... төрик инде без аны.

 

Мин костюмны төреп үзенә тоттырдым. Салих абыйның саубуллашырга сузылган кулы кинәт кенә өскә күтәрелде:

 

— Нинди кайтаваз бу?

 

— Түрдән ишетелгән тавышны әйтәсезме? Кибеткә рояль кайтканые. Шуны урнаштырып маташалар бугай. Кыллары чыңлап киткәндер.

 

Төргәкне шундук кочагыма төртеп, Салих абый түргә узды. Ә бераздан мин аның директорыбыз белән бергә бик тә ашыгып чыгып баруын шәйләдем. Артымда кемдер: «Рояльләр көйләүчене апкилергә киттеләр», дип куйды.

 

Таныш булмаган агайны да ияртеп, алар төш авышкач кына кайтып керделәр. Һәм шундук рояль янында мәш килә башладылар.

 

Кибетебезнең түре әйтерсең лә тылсым көченә ия урынга әйләнде – юк сәбәпне бар итеп мин һаман-һаман шул турыдан урап килергә җай эзлим. Салих абый бит анда, Салих абый!..

 

Инде менә эш көнебез тәмамланыр вакыт якынлашты: сәгать теле җидене күрсәтә. Ачкычлар бәйләме боҗрасын бармагымда әйләндерә-әйләндерә, мин янә түргә узып, директорыбызга кибетне бикләргә кирәклеген искәрттем. Кулъяулыгына кулын сөртеп торучы Салих абый безгә таба борылды һәм:

 

— Өйләрегезгә ашыкмыйсызмы? Сезнең игелегегез әҗерен кайтару мөмкинлеге туып тора бит әле менә, — дип, рояльгә ымлады.

 

Мөмкин хәлме бу?! Ышанырга да, ышанмаска да белми без сүзсез калдык.

 

...И ул Салих абыйның уйнаулары! «Ай, былбылым», «Җаным жәл түгел сиңа» кебек күңелләрне җилкендереп алучы җиңелрәкләреннән башлап, «Һаваларда йолдыз», «Сәгать чылбыры», «Кызыл төлке», «Ишкәкче карт» кебек халкыбызның озын-озын көйләрен уйнады ул. Шуннан соң гына үзе язган, үзе тудырган музыкага күчте.

 

Ай ул рояльдән аккан җаннарны айкаучы музыка! Иделебез дулкыннары шавын да, урманнарыбыз аһәңен дә, чишмәләребез челтерәвен дә, ата-бабаларыбыз калдырган олы дөньяның ләззәтле газап-сагышын да сыйдырган моң!..

 

Талгын искән җилдәй назлап иркәләүче ул моңны сүз белән сөйләп буламы соң, йә Хода?!

 

...Без урамга чыкканда сәгать 9 тулып киткән, эңгер-меңгер иңгән иде инде. Ә Бауман урамы кибетебез тирәли халык диңгезенә күмелгән. Салих абыйны шундук алкышлый башладылар. «Рәхмәт, туган!», «Браво, Сәйдәш!», «Афәрин!» кебек сүзләр яңгырады.

 

Халык диңгезе эчендә ул кичне хезмәттәшләрем белән бергә Салих абыйны өенә хәтле озата бардык. Саубуллашканда гына зәңгәр костюмлы төргәкне мин аның үз кулына тоттырдым.

 

...Көннәр үтә торды. Көннәр генә түгел, атналар, айлар да үтеп китте. Ни кызганыч, Салих абый белән хушлашырга бара алмадым. Ул көнне кибет өчен мин җаваплы идем. Аны соңгы юлга озатып кайткан директорыбыз исә, күз яшьләрен тыярга тырышып, әледән-әле: «Сәйдәш зәңгәр костюмнан иде», — дип кабатлады.

 

...1969 елның җепшек җилле көзенең бу кичендә Асия апалардан ничек чыгып китүемне, коммунал фатирыбызга кайчан кайтып керүемне хәтерләмим. Бөек Сәйдәшнең костюм алырлык та акчасы булмауны аңлап, аклап буламыни, ярабби. Үкси-үкси елаудан да күкрәгемә кыскан өч яшьлек улым булу гына тыйгандыр, мөгаен.

 

Ә икенче көнне Әмирхан Еники хозурында идем инде мин.

 

— Әмирхан ага, сез ничек уйлыйсыз: Салих Сәйдәш бәхетле идеме? — дидем мин аңа, Асия ападан ишеткәннәремне бәйнә-бәйнә сөйләгәч тә. Һәм мәшһүр композитор турында телевидение аша чыгыш ясавын үтендем.

 

Ул гадәтенчә ашыкмый гына:

 

— Хәтәр йөк белән килгәнсез икән, — дип куйды. Ә бераздан: — Мин каләм белән генә эш итәм, ораторлык сәләтем юк шул алай, — дип өстәде.

 

— Моны сез, фәкать сез генә булдыра аласыз, Әмирхан ага. Сез бит «Әйтелмәгән васыять»не язган кеше! Антон Чехов кебек үк нечкә хисле язучы!..

 

— Мин үземне кемгәдер тиңләүләрен, кем беләндер чагыштыруларын теләмәс идем, — диде ул, хәтере калгандай, читкәрәк карап. — Булдыру мәсьәләсендә дә сезнең белән килешмәс идем. Сәйдәш — тирәнтен өйрәнүне сорый торган шәхес. Кичерәсез, аның турында төпле фикер әйтергә мин әзер түгел.

 

— Сез хаклы, Әмирхан ага, чагыштыру кирәкми. Кая инде ул татар язучысына Чехов, Толстой, Достоевский, Шолоховлар дәрәҗәсенә күтәрелү! Куркак бит ул татар язучысы — куркак!.. Музыкабыз даһие Сәйдәш турында гадел сүз әйтергә сез дә курыктыгыз менә. Ә мин... Мин сезнең янга бик тә ышанып килгән идем, — дидем дә, моңарчы тыелып торган күз яшьләремә буылып, китәргә ашыктым.

 

...Дистә елдан (ягъни 1979 елның көзе инде бу), Салих Сәйдәшнең тууына 80 ел якынлашкан бер мәлдә, мин теге сөйләшүне Әмирхан аганың янә исенә төшердем. Һәм үзем сәнгать, мәдәният, әхлакый тәрбия, рухи мирас бүлекләре редакторы булган «Азат хатын» журналы өчен «Салих Сәйдәш бәхетле идеме?» дигән сорауга җавап язуын үтендем.

 

Бу юлы ул язарга ризалыгын белдерде. Алай гына да түгел, рәхмәт әйтә башлавымны да бүлдерде.

 

— Ул рәхмәтне мин әйтергә тиешмен. Әгәр теге чакта сез мине куркаклыкта гаепләмәсәгез, Сәйдәш турында сүз әйтүне мин белгечләр эше итебрәк караган булыр идем. Ә сез мине бу шәхес турында кат-кат уйланырга, ныклап эзләнергә мәҗбүр иттегез. Нәтиҗәдә 1975 елда «Гөләндәм туташ хатирәсе» дигән, күпмедер дәрәҗәдә Сәйдәшнең егет чорын чагылдырган әсәрем дә туды. Инде менә сезнең гозерне үтәрлек тәҗрибә дә тупланды шикелле... Илтифатыгызга рәхмәт, — диде ул, бик тә үз итеп, бик тә җылы итеп.

 

Ә 1980 елның август башларында исә язманы минем кулыма тапшырды.

 

— Бу әйберне мин төгәл ун ай яздым. Кайбер көннәрне кәгазьгә бер җөмлә төште. Ә кайсыбер җөмләләрне язу өчен атналар кирәк булды.

 

Җитәкчеләрегез кул тыкмас, шәт. Минем нокта-өтерләрем дә, мотлак, уйламыйча гына куелмый, — дип, ошбу язманың үзе өчен бик кадерле булуын да искәртте.

 

...Әмирхан Еникинең мине сөендергән «Бәхет мәсьәләсе» исемле ошбу очеркы «Азат хатын» журналында 1980 елның ноябрь санында басылды.


Рәйсә ЮСУПОВА
Казан утлары
№ 9 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»