поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.03.2008 Җәмгыять

ТАЙЛАНДЛАРГА БАРУЛАРЫМ ТИК ЕЛАН ӨЧЕН ГЕНӘ

Таныш-белешләремнең: "Хәзер самолетта очу куркыныч, алар, мәтәлеп кенә торалар", – дип өркетүенә карамастан, кыш уртасында җылы якларга – Тайландка барып кайтырга ниятләдем. Путевка сатып алгач әлеге ил белән танышу өчен көн саен Интернетта актарындым. Тайланд турындагы мәгълүматларны укый торгач, аның халкы ,тарихы шактый кызыксыну уятты. Король хакимлек иткәч мин бу илне әкияти бер дөнья дип күз алдыма китердем. Хыялга бирелеп, Тайландка китәсе көннәрне санап, көчкә көтеп алдым.

          Сукыр тычкан юлга чыкса, бил тиңентен кар явар, диләрме әле? Минем белән дә шулай килеп чыкты. Тайландка очасы дигән көнне иртәнге 5тә тәрәзәгә күз салсам, йә, Алла, тышта ишеп-ишеп кар ява. Менә, мин әйтәм, очтык  диңгез буйларына!.. Әле рейсыбыз кичке сәгать 9да гына булса да, күңелгә шом керде. Сәгать саен аэропортка чылтыратып хәл белешеп тордым. Анда да төгәл җавап бирүче булмады.   Путевкада сәламәтлекне страховкалау каралса да, һава торышына бәйле якларны страховкалау юк. Ягъни, әгәр  сиңа кирәкле самолет 10 көн буе очмый торса да,  ялың аэропортны саклап үтсә дә, акчаң Аллаһы әкбәр – кире кайтарылмый. Шөкер, безнең рейс бер сәгатькә генә тоткарланды.  Бу – минем беренче тапкыр очуым иде. Самолетта ничек курыкканымны белсәгез: бәргәләнәм, самолет хәзер шартлар, менә хәзер, шушы мизгелдә каядыр барып бәрелербез кебек. Елап беттем. Уен эшме – 10 сәгать буе очасы. "Мин төшәм, оча алмыйм, куркам!" – дип ялынып-иңрәп тә карадым. Бу хәлгә җитәрмен дип уйламаган идем, әйтерсең үз теләгемә каршы сөйрәп кертеп утыртканнар! Янымдагы пассажирлар мине тынычландыра, юата башлады. Бер флакон карвалол эчеп бетердем. Стюардессалар бригадиры яныма килеп ун минутлар чамасы минем белән телен әрәм итеп сөйләшеп торды.  Бераз тынычлангач, ярар, без хәзер күктә инде, бернишләп тә булмый дип, иллюминатордан күкне күзәтеп бардым. Һавага күтәрелүгә гырлап йоклап киткән кешеләргә кызыгып карап, исән-сау барып җитүебезне теләп утырганда, ниһаять, командирыбыз: "Бер сәгатьтән Бангкокка килеп җитәбез, киемнәрегезне алыштыра торыгыз", – диде. Шатланганымны белсәгез!

          Ярый, Ходай кушып, күктән төштек, җиргә бастык. Мунча ишеген ачып кергәндәй, биткә эссе һава килеп бәрелде. Инглиз телен ипи-тозлык кына белсәм дә, аэропортта кәгазьләр тутырганда туган кыенлыкларны җиңеп чыктым тагын. Иң беренче игътибарымны җәлеп итеп, гаҗәпләндергән нәрсә – тай халкының (татарча сәеррәк яңгырый инде) һәр кешегә елмаеп, үз итеп каравы булды.

          Барыбызны да безнең рейсны көтеп торган автобусларга урнаштырдылар. Салкын кыш көнендә җылылыкны тансыклап килсәк тә, артык кызуга тиз генә ияләшеп  булмый икән, 35 градус эсселектән кондиционерлы автобусларга кереп качтык. Поттся утравына ике сәгать барганда гаҗәпләнүдән ачылган авызлар ябылып тормады: матурлык, яшеллек, чисталык, иркенлек... Килеп җиткәч безне кунакханәләргә тараттылар. Хәзер Тайландта туристлык бизнесы көчәя. Ярты ел элек бу  илгә 45 көнгә кадәр визасыз-нисез генә керү мөмкинлеге тудырдылар. Ләкин Русиядән килгән кешеләргә кунакханәләрдә караш икенче. Яхшы саналган катлардагы бүлмәләрне Германия, Америка, Франциядән килгән туристларга бирәләр. Моны безне озатып йөрүче гид та әйтеп алды. Хәер, башка җирдә мин үзебезгә тискәре караш тоймадым.

          Бу илдә халыкның күпчелеге сары футболка киеп йөри. Сары төс  корольнең, ягъни бүгенге көндә идарә итүче Рама IX  ның туган көн төсе икән. Ә халык аны шулкадәр ярата, иң ярлы кешеләрнең дә өй түбәләрендә ил әләме, капкаларында король сурәте эленеп тора. Тай халкы, никадәр генә бай булса да, бездәге кебек, байлыгымны күрсеннәр дигәндәй, өчәр катлы йортлар салдырып, акчасыз кешенең йөрәген бозмый икән. Биредәге һәр йорт бездәге авыллардагы уртакул тормышлы кеше йорты сыман – гади, җыйнак, матур. Байлык күрсәткече – капка төбендәге иң соңгы модель машина. Монда рухи байлык, күңел байлыгы беренче урында тора. Халык басынкы, сөйкемле. Беркем, беркая ашыкмый. Халыкның 95 проценты буддизм динендә. Мәчет күрү бәхетенә дә ирешеп, бик мәмнүн булдым.

          Урамнарда, юлларда йөрүче машиналарның барысының да рульләре уң якта. Машина, мотороллерлар, таксилар чамасыз күп. Таксиларны "тук-тук" дип йөртәләр, алар безнекеләргә охшамаган: өсте ачык "Пикап" әрҗәсе кебекләр. Иң кызыгы шул – юлда бернинди юл-транспорт билгесе юк. Һәм, ни гаҗәп, бернинди "бөке", туктаусыз сигнал бирү, кычкырыш-сүгенеш тә юк. Мотороллерларда җилдерүче хатын-кызлар бик күп. 11 көн ял итү дәверендә без монда бер генә юл һәлакәте дә, юл иминлеге хезмәткәре дә күрмәдек.

          Урамда йөрим, сәер, нәрсә генә җитми соң, нидер җитми бит инде, дим, тик ни икәнен аңламыйм. Аннары гына башка барып җитте: ава-түнә йөрүче исерекләр юк икән бит монда! Тәмәке көйрәтүчеләр дә күренми. Кибетләрдә тәмәке күрсәтеп сатылмый, алар ябык шкафларда саклана. Күршеләр тәмәке сатып алгач төргәген күрсәттеләр, шаккаттым: һәр тәмәке төргәгенә үпкә, тамак, ирен рагы белән авыручы кешеләрнең авыру органнары күрсәтелгән. "Ничек соң, тартып буламы?" – дим. "Юк, булмый, шул авырулар башланыр кебек, күңел тартмый", – диләр. Биредә урлашу, наркотиклар сату да юк икән. Ә элек  Бирио, Лаос илләреннән тонналып "наркота" кайта торган булган. Король бу афәткә каршы үлем җәзасы чыгарган. Наркобароннар моңа ышанмаганнар. Рама-IX башта 10 көн эчендә наркотикларны үзе китереп биргән кешеләргә амнистия игълан иткән. Китерүче табылмаган! Шуннан җәза көченә кереп, наркобизнес белән шөгыльләнүче берничә кеше атып үтерелгәч, король тагын наркотикны үзе китереп тапшырган кешеләргә амнистия игълан иткән. Яшисе килгән наркоманнар, әфьюн сатучылар үзләре килеп, җинаятьләрен таныганнар, ә бу бозыклыктан аерыла алмаганнар башка илләргә качып котылган.

          Тайландта акча "бат" дип атала, ә аңа король сурәте төшерелгән. Көз көне Мәскәүдән килгән бер төркем турист кафеда күңел ачып утырганда арадан кызмача хәлдәге берсе 100 батлык акчаны ертып ташлый. Һәм ярты сәгать тә узмый, бу адәмне кулга алалар, 14 елга хөкем итәләр. Ә андагы төрмәләрдәге кырыслыкны "урыс кешесе бер атна Тайланд төрмәсендә утыруга караганда, Русия төрмәсендә 10 ел утыруны әйбәтрәк күрә" дип аңлаталар.

          Монда адым саен җиләк-җимеш сатыла, аларның ниндиләре генә юк! Элек аларны ашап карау түгел, исемнәрен дә ишеткәнем юк иде. Әйтик, чын банан бөтенләй икенче төрле була икән ул: үзе кыска  һәм бик татлы. Ә без ашый торган озын бананнарны зоопаркта маймылларга гына ашаталар.

          Җаны теләгән – елан ите ашаган ди. Без дә еланнар фермасында экскурсиядә булдык. Еланнар "күрсәткән" шоуны караганнан соң, елан ите ашарга, елан каны эчәргә теләүчеләрдән акча җыеп алдылар. Булгач булсын инде дип, мин дә елан каны эчеп карадым. Аны бик файдалы диләр. Без барган ферма хуҗасының 3 хатыны һәм 12 баласы бар иде. Хуҗа үзе бик яшь күренә. Моның серен абзый кеше: "Гомерем буе елан канына аның үт куыгы суын кушып эчтем", – дип аңлатты. Без дә эчеп карадык, ярыйсы гына икән – үлмәдек. Ә елан итенең бер генә дә ашар җире юк икән. Аңарда шулкадәр күп сөяк була дип башыма да китермәгән идем. Елан  шулпасыннан авыл тавыгы салып пешерелгән аш тәме килә. Безнең акчага әйләндереп исәпләгәндә тере кобра еланының бер  килосы 15 мең сум чамасы чыга. Кыйммәт, чөнки бу бәягә еланның каны һәм үт куыгы бәясе дә керә.

          Крокодил фермасында да шоу тамаша кылдык, гектарларга сузылган гөл бакчаларын карап хәйран  калып йөрдек. Филләр авылын да күрдек. Кем ничектер, әмма мин бу хайваннарны бик кызгандым. Мескенкәйләрем, барысының да аяклары зур-зур чылбырлар белән тышауланган, күзләре сагышлы. Кызганып еладым үзләрен. Аларны ашаттык, яннарына басып сурәткә төштек.  Шунысы кызык, Тайландта бер нәрсәне дә әрәм итмиләр хәтта фил тизәгеннән кәгазь ясмыйлар. Мин фил тизәгеннән ясалган бик матур фотоальбом алып кайттым.

          Аннан соң гидыбыз саклану чаралары белән таныштырып, безне джунглига алып китте. Анда да бик яхшы каршы алдылар. Бунгало дип атала торган йортларга урнаштырдылар. Теләгән кешеләр су өстендә йөзеп йөрүче паром-өйләргә урнашты. Төнлә һавада искиткеч хуш исләр аңкый башлады, сулап туя торган түгел, башлар әйләнә. Баксаң, мондагы  күпчелек гөлләр, агачлар төнлә генә шулай ис чыгара икән. Тирә-якта нинди генә тавыш юк! Кемдер ухылдый, нәрсәдер кыштырдый, нидер кычкыра, сызгыра... Куркыныч та, кызык та. Күңелемдә тулган хисләрне туганым белән уртаклашыйм дип, Чаллыга чылтыраттым. Һәм рәхәтләнеп сөйләп тора идем, бер егет белән кызның:  "Исәнмесез, апа!" – дип эндәшүләренә аптырап киттем. Каян килеп чыккан джунглига татар балалары? Бөгелмәдән килгәннәр икән. "Сез самолетта бик нык курыккан апа бит", – дип көлештеләр.  (Гомумән: "Самолетта бик курыккан идегез,  хәзер хәлләрегез ничек?" – дип кызыксынучы туристлар шактый булды).

          Төрле тавыштан куркып көчкә йоклап киттем. Иртән пакетымнан әйбер алыйм дисәм, аннан алагаем бер олы кәлтә еланы сикермәсенме?!

          "Кыска гына" әйткәндә, шундыйрак сәяхәт кичеп кайттым мин. Аңлыйсыз инде, анда күргәннәрне язып бетерә торган түгел. Мең кат ишеткәнче бер кат барып күрергә кирәк диләр. Тамагыгыздан кысып булса да, акча җыегыз да, барыгыз әле шунда. Ашыйкмыйча, һәр минутның кадерен, ләззәтен белеп, тәмле итеп яшәүчеләрне күреп, рәхәтләнеп ял итеп  кайтырсыз.

 

          P.S. Мәкаләмне язып утырганда Интернетта Тайландта Русия туристлары утырган автобусның юл һәлакәтенә очраганын хәбәр иттеләр. Гаҗәп, ничек булган ул хәл: тай кешесе үләм дип кычкырсаң да машина тизлеген 60-70 чакрымнан арттырмый бит ул. Хәер, анда хәзер яңгырлар сезоны башланды шул. Һава шартлары гына гаепледер моңа...


Зөлфирә МИРЗАЯНОВА
Татарстан яшьләре
№ 42 | 29.03.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»