поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.09.2012 Җәмгыять

Адашкан әҗәл

Бәлки башка районнарда да шулайдыр, белмим, әмма безнең Мамадышта үлем-китем кайвакыт шундый күбәеп китә, күңелне шом баса, башка әллә нинди уйлар килә... Берничә үлем мине аеруча тетрәндерде һәм аларның сәбәпләрен белергә теләп, мин мәрхүмнәрнең туганнары, күршеләре белән сөйләштем, фактларны чагыштырып, анализлап карадым. Күбрәк белгән саен, күңелдә шикләр куера барды. Көзге болыт кебек...

Яз аенда ук булган вакыйганы языйм әле. 2 нче май иртәсе гадәттәгечә башланды. Эшкә сәгать сигездә чыгып киттем. Язарга темалар бик күп, әмма мин теләгәне юк, шунлыктан берничә урынга кагылып чыгасы иттем. Автобустан Яңа Комазан авылында төшеп калып, чүплек урыннарын, күл ярын карап килдем. Бу авыл җирлеге башлыгы Әлфия ханым бик тырыш хатын, тәки рәткә китерә чүплек җирен: күлләре матур, яр буйлары чиста. Козгынчы, Кыравыл авылларын кичә генә карап кайткан идем, Кыравылның зират яны шакшылык ипподромына әйләнгән, хәтта кабер өсләрендә полиэтилен пакетлар ята – койманың бу ягыннан очып төшкәннәр. Гомумән, элек гөрләп яшәп яткан авыллар чүплек оясына әйләнеп килә. Редакциядән, хакимияттән берәр кешене ияртеп килеп, яңадан тикшерәсе булыр дип, кайтып киттем. Яңа Комазанда машина тотып, Малмыжка авылына кадәр барып, төшеп калдым. Гел беткән иде бу урыс авылы, ә хәзер берничә җирдә пыр туздырып йорт җиткереп яталар. Сорашкан идем, шәһәрнекеләр икән, йортны җәйдә кайтып йөрергә – дачага дип алганнар. Хәзер төзелеш барган менә бу йорт былтыр янган иде. Икенче янгын вакытында янганын инде төзеп бетергәннәр. Авылның бер башында куәтле эш бара, төзелеш урынын тимер рәшәткә, калай коймалар белән уратып алганнар, эчке якта казылган галәмәт зур чокыр күренә. Монда ял итү урыны хәзерлиләр икән, чокыр – балыклы буа буласы ди, ягъни балык тотып, табигать кочагында хозурланып утыра торган җир булачак икән (бездә иң матур табигатьле авыл бу).

– Көндәшлектән курыкмыйсызмы соң? – дип сорыйм төзүчеләрдән.

Авылның икенче башында бушап калган мәктәпне дә ремонтлап, ял итү урыны ясаганнар иде. Дөрес, үземнең кереп караганым юк. Монда төнлә дә килеп ял итеп, шунда йоклап та калырга була дип сөйлиләр. Каршысында – тау астында, Ринат абыйның сауна-мунчасы.

– Юк, курыкмыйбыз, монда безнең үз клиентларыбыз булачак, аларның күбесе билгеле инде, – диделәр.

Шулай инде, монда галәмәт зур болынлыклар, бөтен тирә-як – Мамадыш, Казан, якындагы башка шәһәрләрнең “аучы” дип аталган адәмнәре яз, көз, кыш көннәрендә бирегә ауга, балыкка йөри, ун-унбиш көн кайда ятсыннар алар?!

Бер яктан сөенеп, икенче яктан әрнеп-көенеп чыгып киттем авылдан. Тагын машина тотып Мамадышка килеп җиткәндә сәгать өч тулган иде инде. Ә анда – мәхшәр, бер хатын – Яңа Комазанда яшәүче Р. үз өендә асылынып үлгән, күршесе күргән диләр. Әле күптән түгел генә шуннан килдем, авыл тыныч, беркем берни белми иде ләбаса. Үлем болай да гайре табигый нәрсә, үз-үзләренә кул салган ирләр кызганыч, нәрсәнедер күреп бетермәгәнбез, ярдәм итә алмаганбыз, димәк. Безнең алар алдында гаебебез әйтеп бетергесез. Үз-үзләренә кул салучы балалар, яшүсмерләр алдын-артын уйлап бетерә алмыйлар, яшьлек, кемгәдер нәрсәдер исбат итәсе килү харап итә аларны. Әмма ике кызы, яңа туган оныгы булган, сылу, чибәр, кулыннан гөлләр тамган, янып торган хатынның асылынуы?.. Беркемгә берни әйтә алмадым, шаклар кату гына түгел иде халәтем, аң китүгә якын хәлдә идем. Шундый якты язда, ике йөрәк парәңне мәрхәмәтсез дөньяда ялгызларын калдырып (икенче кызы быел мәктәп тәмамлый бит)... Нәрсә уйлаган ул, җиңә алмаслык нинди бәла, кайгы-хәсрәт, күтәрә алмаслык авырлык кулына бау тотарга мәҗбүр иткән? Яңадан шул авыл аша узам, авылга кергәч тә күпердән соң матур йорт, яп-якты яшел койма-капка. Инде күп кеше җыелып өлгергән, берничә урында сөйләшеп торалар. Күз алдыма рәхәтләнеп, чәчрәп көлүче Р. килеп баса. “Кара әле, кара, Миләүшә апа!” – дип, бармагы белән төртеп эт өстендә утырган мәчегә күрсәтеп, сыгылып-сыгылып көлә. “Һи, бала-чага, нәрсә кызыгын таба икән шулкадәр көләрлек?” – дип уйлыйм елмаеп. Менә ул боек кына басып тора. “И-и, Миләүшә апа, авыр бит име, көнче ир белән яшәүләре?” – ди. “Әйе, рәхәт түгел, әнә, безнең авылдагы бер ир хатынына ник шунда шәп-шәрә көенчә Шәдчегә чыгып кермисең, миңа по-х... ди, алай да рәхәт түгелдер инде ул”, – дим, елмаеп. “Шулай диме, Миләүшә апа, шулай диме?” – дип, тагын сыгылып төшеп көлә.

– Яратам шул көнче күбәләкне, гаиләмне таркатасым килми. Син иреңне яратасыңмы, Миләүшә апа?

– Җүләрем, яратмаган кешеңнән биш бала табып буламыни?

Һәм менә Р. юк... Ышана торган түгел, ышанмыйм да! Аның асылынуы, гомумән, мөмкин түгел!

Ул төнне гел саташып, йокылы-уяулы яттым, иртән куркыныч төш күреп, елап уяндым, сәгать тугызда Туфан абыйның үлемен ишеттем. Р. үлеме артка чигеп торды, артык авыр иде миңа, бигрәк бер-бер артлы бит, ун көн рәткә килә алмадым. Эшкә килгәч, тагын шаклар катарлык хәбәр ишеттем. Апрель аенда Р.нең ире чакыруы буенча бер газетадан журналист килеп (автор газетаның да, журналистның да исемен атаган, ләкин, әхлак-этика нормаларын истә тотып, без ул мәгълүматларны күрсәтмәскә булдык – редакция), гаиләнең бөтен тормышын шәп-шәрә калдырып, күләмле язма чыгарган булган икән! Колакларыма ышанмый тордым. Андый газета турында ишеткәнем дә юк иде. Шактый күңелсез нәрсәләр белдем. Журналист килеп киткәч, ире Р.не эшеннән чыгарткан, йортларында зур тавыш булган. Табып күрсәттеләр миңа ул язманы. Кешенең шәхси тормышына кагылырга ярамый шул. Редакция белән элемтәгә кердем, сөйләшү барып чыкмады. Аннан телефоныма янау тулы смс-хәбәрләр килә башлады. Ләкин мине туктатырлык түгел иде инде, беләсем килде Р.не кем шундый хәлгә җиткергән? Газетада чыккан мәкаләнең роле зур булган, сүз дә юк, тик төп сәбәп бу түгел, аның өчен генә асылынырлык түгел иде Р. Әйе, яраткан эшеннән мәхрүм иткәннәр, ләкин бу да сәбәп була алмый, юк! Монда бүтән, башка да кермәгән сәбәп бар, тикшерергә кирәк. Бу карарга килгәндә тәмугъка юллама аласымны, өч айга сузылган газап-әрнү юлын үтәсемне, нинди шакшылар казып чыгарасымны башыма да китерә алмый идем әле мин.

Сеңлесе әйтә: “Апа үләсен әйтте”, – ди. Яшәр хәлем калмады дип әллә ничә әйткән икән. Бу сүзне мин үз гомеремдә йөз мәртәбә әйткәнмендер, кая әле ул үлү! Р. алтын алкасын салып, кызына биргән. Шуннан? Яңа елда мин бөтен алтыннарымны кызларыма бүлеп бирдем. Олысы бер йөзекне генә алды, чөнки икебез дә алтын яратмыйбыз. Берничә пар алка, дүрт-биш йөзегемне кечкенә кызыма мәҗбүриләп бирдем, чәйнектә яткан ул ялтыравыклар нәрсәгә миңа? Кайчандыр алынган, бүләк ителгән нәрсәләр. Тик бу әле мин асылынып үләргә җыена дигән сүз түгел! Р. өчемне, җидемне, кырыгымны уздырмагыз дигән икән. Мин үзем ул сүзләрне балаларыма күптән әйтеп куйдым: кайгыдан нишләргә белмәгән, ананы яңа гына кабергә салган баланың хәле бик авыр була, тагын мәҗлес җыеп тәмам эштән чыксынмыни?! Бу – балаңны алдан хәзерләү генә. Үлемнең бер киләчәген искәртү. Бәлки урынсызрак әйткәндер, бик яшь иде әле. Ә уйласаң, ул сүзләрнең кайчан урынлы булганы бар?! Соңгы хаты бар икән. Әгәр бугазыма пычак терәп: әнә, балаң, шушы хатны язмасаң, аны берәр нәрсә эшләтәбез дип әйтәләр икән, “асылынам” дип язам мин, дүрт-биш минуттан асып куясыларын белсәм дә – балама гына кагылмасыннар. Ишек эчтән бикләнгән иде диләр. Күрдем мин ул ишекне дә, биген дә, тыштан рәхәтләнеп шудырып була! Авыл җирлеге башлыгы Әлфия ханым:

– Р. икесе көнне һәйкәл буярга тиеш иде, – ди. – Минем кеше таба алмый интеккәнемне белүгә үк: “Кеше эзләмәгез, ялынып йөрмәгез, үзем буйыйм”, – диде.

Р. шул көнне үз авылларындагы мәктәпкә эшкә керергә тиеш булган. Иртәнге җидедә күршесе белән сөйләшкән: “Мин иртәнге якта эшкә урнашып төшәм, ә сәгать унга син чәй эчәргә кер”, – дигән. Күпме эш планлаштырган шул хатын ничек асылына ала? Балалары, туганнары исән-сау, сеңлесе бала көтә, оныгы туган. Аннан соң аек акыл белән уйлагыз әле, баласы мәктәптән кайтырга тиеш, әнисе асылынып тора! (Кызның әтисе Себердә – эштә). Нинди вәхши булырга кирәк балаң кайтасы вакытка асылынып куярга? Бала бит моны күреп җүләрләнергә мөмкин, яки йөрәге ярылып үләргә. Яки тиздән бала табарга тиешле сеңлесе күрсә? Эшли алмый иде Р. бу эшне берничек тә! Әлеге фаҗигадә тагын кемнеңдер катнашы бар. Мин барысын да әйтеп бетерә алмыйм – ярамый, этика, әхлак кысалары дигән нәрсә бар. Полиция күп нәрсәгә, ярылып яткан фактларга күз йомган. Р.нең түзә алмый әйткән сүзләренә күпләр гаепле, бик авыр гөнаһ ята күпләр өстендә, шул исәптән ире өстендә дә. Көнчелек җүнлегә илтми, бигрәк тә кешеләр алдына чыгарып селкегәне. Икенче яртыңа әзрәк сулап яшәргә ирек бирергә, аңа ышанырга кирәк. Читкә йөрим дигән кешене саклап бетерә алмыйсың, барыбер җаен таба ул. Ә тормыш иптәшеңә ышанмыйча, аны гел тикшереп йөреп, үзәгенә үтсәң, аның түземлеге бетәргә мөмкин. Бүтәннәргә гыйбрәт итеп язам бу сүзләрне, сабак алыгыз, артык көнче кешеләр!

Полициядә булдым. “Без суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча эшлибез, үзе асылынган ул”, – диделәр. Ярар, шулай булсын ди. Нишләп алайса “кешене үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә китереп җиткергән өчен” маддәсе буенча җинаять эше ачмаганнар? Җавап юк. Сыгылып төшеп көлгән Р., күзләре яшь белән тулы кызы, сеңлесе күз алдыма килә дә, чарасыз калып елыйм...

Икенче үлем турында да әйтеп үтим әле. Күрше авылда яшь кенә хатын үлеп китте. Сәбәбе – йөрәге туктаган. Ул йоклаганда йорт ишеге эчтән бикле булган. Йөрәк кешене шунда ук алып китә, яки йоклаган көенчә, утырган җирендә, барган-йөргән вакытында кинәт үлә ул, нәрсә булганын аңышмаска да мөмкин. Ә бу хатын бик газапланып үлгән. Ишегалдында, өйдә олы йомышын үтәп бетергән, урын-җире тузган, авыртуга түзә алмаган ул. Йөрәгең тотса, йөрерсең пычагым! Агуланган очракта гына кеше шундый хәлгә килә дип уйлыйм мин. Ул хатын күптән түгел зур бәхетсезлек кичергән иде. Шикле үлем, кыскасы. Бу хакта участковыйга да, зуррак урында да әйттем, һаман шул ук сүзләр: “Үзе үлгән”.

Өченче үлем бөтенләй сәер. Йөрәктән үлгән кешенең муенында бармак эзләре кайдан килде икән? Мин аны болай күз алдыма китерәм: кеше үзен бугандыр да, моңа түзмичә йөрәге шартлагандыр, аннан, үлгәч, торып ишекне бикләп, тәрәзәне ачкандыр һәм чит башмакларның бер сыңарын ишегалды ягына ташлап, яңадан диванга килеп утыргандыр...

Башкача аңлатып булмый.

Әгәр эшләр болай барса, күпме “йөрәк чирле”нең “үләсен” мин күз алдына китерергә дә куркам. 


Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 28 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»