поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.09.2012 Җәмгыять

Йөрәкләр ник ерагая?

Кембридж университетының психология профессоры шәкертләреннән: “Ни өчен кешеләр ачуланышканда бер-берләренә кычкыралар? Янәшәңдәге кешегә кычкырмыйча дәшсәң дә ишетә бит, ни өчен тавышны күтәрергә кирәк соң?” – дип сораган.

Укучылары үз фикерләрен белдереп караганнар, тик профессорны бер генә җавап та кәнәгатьләндермәгән. Шуннан гыйлем иясе болай дип аңлаткан:

 

– Кешеләр бер-берсеннән канәгатьсезлек белдереп ачуланышканда аларның йөрәкләре арасы ерагая. Әлеге ераклык аша алар бер-берен ишетми, аңламый башлыйлар, шуңа да кычкыралар. Ачулары арткан саен ераклык та арта, кешеләр тагын да ныграк кычкыралар.

 

Ә ни өчен гашыйклар бик акрын, тыныч тавыш белән сөйләшәләр? Чөнки аларның йөрәкләре янәшә. Мәхәббәт хисе тагын да көчәйгәндә парлар бөтенләй пышылдауга күчәләр һәм тагын да якынаялар. Тора-бара гашыйклар пышылдап түгел, күз карашлары белән дә аңлаша башлыйлар. Сүзләрнең кирәге дә калмый.

 

Нәтиҗә ясагыз. Бәхәсләшеп, ачуланышып йөрәкләрегез ерагаердай сүзләр әйтмәгез. Юкса, көннәрдән беркөнне ул араларның чамасыз зураюы һәм кире әйләнеп кайтырга юл тапмавыгыз мөмкин, – дигән...

 

Бер караганда, гап-гади хакыйкать, әмма адәми зат шуны аңлап бетерә алмый шул. Йөгәнләнмәгән ачу-нәфрәт кенә түгел, вак-төяк бәхәс тә йөрәкләрне бер-береннән биздереп, ике арага упкын казып куярга мөмкин бит.

 

Хәзер фән кешенең үз-үзен тотышына, һәрбер хис-тойгыларына аңлатма бирә. Кычкырыш-гаугага һәвәслекне дә темперамент, стресс, холык, тәрбиясезлек белән бәйләп аңлатырга мөмкин. Әмма шауларга яратучы бәндә гадәттә җитәкчесенә, полиция хезмәткәренә, яисә үзеннән тазарак ирләргә кычкырынмый бит, димәк, тавыш күтәреп мөнәсәбәт ачыклау – көчсезлек билгесе?

 

Үз өендә дорфа, деспот “батыр”ларның эшләрендә “песием”гә әйләнгәннәре азмыни? Димәк, икейөзлелек тә шул тирәдә йөри...

 

Әйтәсен кычкырмый гына аңлата алмаудан күбрәк хатын-кызлар “интегә”. Шәһәр фатирларының юка стеналары аша ни генә ишетелми кайчак! Хатын-кыз чәрелдәвенә бала елавы кушылганда йөрәкләр өзелеп төшкәндәй тоела. Бу кадәр тавыш-гауга эчендә ныгымаган психикасы нишли бу сабыйның? Күрәсең, эгоист ата-ананы баланың рухи халәте кызыксындырмый, ничек тә үз тавыш ярыларының өстенлеген расларга да, сүзеңне аста калдырмаска... Кайбер гаиләләрдә азрак “пар чыгарып” алуны һәртөрле стресслардан бушанырга ярдәм итә дип саныйлар, ахрысы. Әмма даими “пар чыгару”дан паровозга әйләнеп барганнарын сизмиләр дә. Күршеләреңә шундыйлар туры килүдән Аллам сакласын икән.

 

Яңа бакча сатып алгач, күршеләребез бик ипле-тынычлар дип сөенергә дә өлгермәдек, алар ягыннан яман кычкырышкан тавышлар ишетелә башлады. Дөресрәге, хатыны ире белән гел боерык рәвешендә генә сөйләшә, туктаусыз битәрли: “Нишлисең?! Күзең чыкканмы әллә?! Лыч су бит помидор төпләре, ә син су сибәсең! Бу чүпне ник монда өйдең?! Үтте гомерем хөрәсән ир белән! Әнә, күрше ирләрен кара!” һ.б, һ. б...

 

Ник моның кадәр булдыксыз ир белән тора икән бу бичара хатын, тәмам бәгыренә төшкәнгә ярсып кычкыра торгандыр дияр идең, бу вакытта “хөрәсән” ир дәшми-нитми эшләп йөри: казый, утый, нидер кага. Таза гәүдәле, мөлаем гына ир үзе. Бу кадәр “игәүләүгә” түзмәс иде, мөгаен, саңгыраудыр, йә акылга сайдыр диешәбез. Ирен сүккәннән бушаган арада гаугачы түти безгә – күршеләренә дә сүз ката. Аның такылдавыннан пенсиягә кадәр иренең җитәкче урында эшләгәнлеген ишеткәч, тагын да гаҗәпләндек. Өч тиен ярымлык хатынга ничек шулкадәр баш ияргә кирәктер, белмим. Теге хатынның иренә акыруы тәмам башка капкан вакытларда, ирексездән: “Их! Авызына берне ямасаң иде моның!” – дип куясың. Әнә, минекенә тавышыңны күтәрә калсаң: “Әнисе, дәваланып карамыйсыңмы?” – ди.

 

Беркөнне, “Әби патша”быз чираттагы “ир тәрбияләү процессын” башлап кына җибәргән иде, машинадагы радио тавышын көчәйтеп куйдым. Куәтле динамиклардан агылган татар җыры гаугачы түтинең эт ырылдавына охшаш тавышын күмеп китте.

 

Радио тавышын киметә төшүгә, күршеләрдән тишек гармун күрегеннән чыккан төсле гыжлаган аваз ишетелде. Баксаң, радионы бастырам дип кычкырып, түтинең тавыш ярыларына авырлык килгән, тавышы карлыккан икән. Ул көнне күршебез Петрович үзалдына елмаеп, тыныч кына эшләп йөрде.

 

Әгәренки, көннәрдән беркөнне шушы ирнең түземлеге төкәнеп, сабырлыгын җуйса? Бу кадәр түбәнсетү, хурлауга йөрәге түзмәсә? Шушы аз сүзле, сабыр иреннән язса, үзенең дә санаулы көннәр эчендә сулачагын уйламый микәнни бу хатын? Боларның йөрәкләре бер-береннән инде шулкадәр ерагайган ки, ир-атның кире кайтырга, якынаерга ни теләге, ни көче калмаган. Ул – битараф. Менә монысы инде бернинди децибеллар белән дә үлчәнми торган бушлык, киләчәксез, өметсез тормыш...


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ 27 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»