поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.09.2012 Мәгариф

Акча бар - дәреслекләр юк

Быел республикада мәктәп китапханәләре өчен дәреслекләр сатып алуга 230 миллион сум акча бүленсә дә (узган елгыдан 66 миллионга күбрәк), Татарстан укучыларының әти-әниләре дәреслекләрнең бер өлешен үзләренә сатып алырга мәҗбүр итүләреннән зарлана.

Татарстан мәктәпләре китапханәләрендә дәреслекләр җитмәүгә бәйле проблема инде күптәннән бар, әмма ата-аналар бу уңайдан бары соңгы ике елда гына актив рәвештә үз зарын белдерә башлады (прокуратура һәм судларга мөрәҗәгать итеп). Бүгенге көндә күмәк оештыручыга әверелгән социаль челтәрләрдә “Казан һәм ТР мәктәпләре өчен бушлай дәреслекләр” төркеме бар. Аның белән Казандагы ике мәктәп баласының әнисе Екатерина Матвеева җитәкчелек итә, ул ел башында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына каршы суд процессы белән танылды. Ул чакта Матвеева һәм Казанның 90 нчы гимназиясендә белем алучы укучыларның әниләре уку йортында дәреслекләрне сатып алырга мәҗбүр итүләренә зарланды.

Хәзер 90 нчы гимназиядә дәреслекләрне бушлай бирәләр. Ә Екатерина Матвеева бөтен республика ата-аналарын мәктәптә акча җыюга каршы ничек көрәшергә өйрәтә (аның телефоны: 89033413211, электрон почтасы: matveeva-kazan@mail.ruЭтот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. ), шулай ук шикаятьләр туплап, аларны ТР Прокуратурасына тапшыра. Мәктәпләрдә бушлай дәреслекләр булмауга бәйле дәгъваларны үзләренең “кайнар линия” кысаларында  Казан хокук яклау үзәге дә кабул итә. Ул 13 сентябрьгә кадәр эшләячәк (телефоны: (843) 2770386 и 2788710). Акча җыю турында турыдан-туры җирле прокуратурага да хәбәр итәргә була (хәтта аноним мәгълүматлар да кабул ителә һәм тикшерелә).

Статистика ялган?

Матвеева сүзләренчә, бушлай дәреслекләр җитмәү проблемасы Татарстанның барлык мәктәпләре өчен дә хас. Уку елы башлангач Екатеринага шалтырата башлаган ата-аналарның сүзләренчә, дәреслекләр белән тәэмин ителеш кайдадыр - 30, кайдадыр 40 процент тәшкил итә, әмма 50 проценттан да артык түгел. Татарстан укучыларының ата-аналары ел саен китаплар сатып алуга 2-3 мең сум, кайчагында аннан да күбрәк акча сарыф итә.

Шул ук вакытта, ел саен үткәрелүче республика педсоветында ясаган чыгышында, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов быел республиканың барлык мәктәпләре дә дәреслекләр белән 250 процентка тәэмин ителгән дип белдергән иде.

Екатерина Матвеева андый статистиканың ничек барлыкка килүе хакында сөйләде:

- Мәктәп китапханәләрендә дәреслекләр чыннан да бик күп, тик аларның күпчелеге – кирәксез: алар йә искергән, йә әлеге уку йортында кулланылмаган программаларны үз эченә ала. Әйтик, математика буенча билгеле бер күләмдә дәреслекләр бар. Алар сан буенча параллель  сыйныфта укучылар саны кадәр. Тик чынлыкта аларның 10 сы – бер авторныкы, 15 е – икенче, 20 се – өченче авторныкы һ.б. Бер сыйныфтагы укучылар төрле дәреслекләр буенча шөгыльләнә алмый лабаса?.. Тикшерү комитеты безнең гариза буенча 90 нчы гимназиядә тикшерү үткәргән вакытта нәкъ шундый ук хәл иде: дәреслекләр күп, кирәклеләре генә юк. Киңәшмәләрдә китерелә торган дәреслекләр белән тәэмин ителеш статистикасы конкрет мәктәп өчен китапларның яңалыгын һәм әлеге ярдәмлекләрнең актуальлеген исәпкә алынмыйча формалаштырыла.

Букчалы китапханәчеләр

Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, гомум китапханә фондыннан дөрес файдалану проблемасы быел электрон алмашу фонды эшли башлагач хәл ителергә тиеш булган. Системаның асылы шунда, аның ярдәмендә бер мәктәптә артык булган, икенчесендә җитмәгән  дәреслекләрне ачыклап,  әлеге дисбалансны тигезләү мөмкинлеге туа.

- Без Россиядә тиңдәше булмаган уникаль программалы продукт эшләдек, - дип белдерде министр август киңәшмәсендә. Без 6 миллион 303 мең данә дәреслек турында мәгълүмат кертелгән тулы электрон база эшләдек. Бүген бездә процессны тулысынча автоматлаштырып була. Хәзердән башлап республикада дәреслекләр сатып алуга тотылган һәр тиен 100 процент нәтиҗәлелек белән файдаланылачак.

Чынлыкта әлеге “процессны автоматлаштыру” китапханәчеләрнең дәреслекләрне үз җилкәләрендә бер мәктәптән икенчесенә ташуына кайтып калган. Социаль челтәрдәге “Казан һәм ТР мәктәпләре өчен бушлай дәреслекләр” төркеме сәхифәсендә бер китапханәче дәреслекләрне 10-20 чакрым күтәреп йөрергә туры килүенә зарлана.  Әгәр күбрәк икән, такси ялларга яки кем белән дә булса килешергә туры килә. “Ә моның өчен үз кесәңнән түләргә кирәк, ә минем хезмәт хакы әлләни зур түгел бит”, - ди ул. Ханым сүзләренчә, “автоматлаштырылган” алмашу фонды элеккегесеннән дәреслекләр турындагы мәгълүматның кәгазьдә генә түгел, электрон рәвештә булуы белән генә аерыла.

Казан мәктәпләренең кайбер китапханәләре белән хезмәттәшлек итүче Екатерина Матвеева сүзләренчә, мәктәпләргә еш кына кирәксез дәреслекләр килә, әмма уку йорты аннан баш тарта алмый, нәтиҗәдә китаплар биш ел буе тузан җыеп ята, аннары алар исәптән төшерелә. Бүленгән миллионнар әнә шул рәвешле бик “нәтиҗәле” файдаланыла.

Директорлар: безнең гаеп юк!

Соңгы өч елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дәреслекләр сатып алуга акчаны бер үк күләмдә - 164 миллион сум күчергән. Бәяләр артуны истә тотып, нишләп ул да күтәрелмәгән соң дигән сорауга министрлыкның басма һәм укыту-методик әдәбият бүлеге башлыгы Җәлил Мотыйгуллин безгә шактый сәер җавап бирде: “сәясәт шундый иде”. Ә быел әлеге сумманы, ниһаять, арттырганнар. Республика прокуроры Кафил Әмиров исеменнән Премьер-министр Илдар Халиковка тапшырылган тәкъдимнамә моңа этәргеч булган. Прокуратура хезмәткәрләре ачыклаганча, соңгы ике елда дәреслекләр сатып алуга бүленгән акча Татарстан мәктәпләре ихтыяҗының яртысын гына канәгатьләндергән. Нәтиҗәдә, 164 миллион сумга тагын 66 миллионны өстәгәннәр (төбәккә мәгариф системасын модернизацияләүгә бүленгән федераль акчалар хисабына). Әмма дәреслекләр янә җитми...

ТР Прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен тикшерү күзәтчелеге бүлеге прокуроры Кристина Соловьева белдергәнчә, хәзерге вакытта прокуратура, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре республика буенча дәреслекләрнең кайда һәм нинди күләмдә җитмәве турында мәгълүмат туплый, аннары яңа тикшерү һәм тәкъдинамәләр булачак. Шул рәвешле бер елдан икенчесенә күчеп баручы дәреслекләр кытлыгына бәйле проблема беткәнче.

Үз чиратыбызда, без дә ата-аналардан шикаять алынган бер мәктәп директорыннан кытлыкның сәбәбе нидә дип кызыксындык.

- Без ел саен дәреслекләргә заказ бирәбез, әмма алар безгә җитәрлек күләмдә килми, шуңа да чыгымнарны ата-аналар җилкәсенә салырга туры килә, - дип аңлатты Урыссуның 2 нче мәктәбе директоры Светлана Евсеева. – Әйтик, инглиз теле. Без инде берничә ел дәвамында дәреслекләргә заказ бирәбез, ә алар һаман да юк... 


Венера БЕЛЯЕВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»