поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.09.2012 Язмыш

Туй машинасы эчендә сөйгәне белән ак туй күлмәге кигән дус кызын күргәч, кызның акылына зыян килә

Соңгы корылыклы елларның берсендә көн бик эссе булгач, ирем белән командировкадан кайтканда без бер рус авылындагы күл буенда туктап, хәл алып, ашап-эчеп алырга уйладык. Биредә һава салкынча, җиләс. Яр буенда үсеп утырган агачлар күләгәсенә утырып, матур табигать белән хозурланырга да өлгермәдем, агач басма өстендә, аякларын суга салындырып утырган чибәр гена бер кызның үз алдына нидер сөйләвенә игътибар итеп, янына бардым. Дөресен әйткәндә, ул әрнеп елый, үзе бертуктамый: “Сергей, мине калдырып китмә!” - дип кабатлый иде. Мин аптырап:

 - Сеңелем, ни булды? Авырып киттеңме әллә?- дип сорадым. Ул миңа күтәрелеп карады да нидер әйтергә теләде. Тик: “Кызым, Настенька, әйдә, өйгә кайтыйк инде”, - дигән сүзләрне ишетеп, тукталып калды. Шунда мин Настяның әнисе, авыл кибетендә эшләүче Сания ханым белән таныштым да инде. Ул үзенең бирегә Татарстаннан килеп, бер күрүдә гашыйк булып, Николай исемле егеткә кияүгә чыгуы һәм биредә төпләнеп калуы турында сөйләде. Ире хәзер авыру, өстәвенә Саниягә карт каенатасын да тәрбияләргә кирәк икән.

Настя әнкәсенең ялварып әйткән сүзләренә каршы кычкырып көлде дә:

- Юк, кайтмыйм, миңа монда рәхәт, - дип кырт кисеп куйды. Шул арада ничектер җитдиләнеп китеп минем белән сөйләшергә тотынды.

- Апа, син беләсеңме, минем Сергеем үлде бит, - диде ул һәм яңадан кычкырып еларга кереште.

Акылга бераз зәгыйфьләнгән Анастасиянең әнисе Сания ханым сөйләгәннәрдән менә ниләр белдем.

Сергей белән Настя мәктәптә беренче сыйныфта укыганда ук дуслашып йөргәннәр. Ә буй җиткәч, шушы хис чын мәхәббәткә әйләнгән. Әти-әниләре дә, авылдашлары да, дуслары да бу мәхәббәтнең гомерлек икәнлеген, яшьләрнең бер-берсеннән аерым яши алмаячакларын бик яхшы аңлаганнар һәм мәхәббәтләренә каршы килмәгәннәр. Әмма, кызганыч ки, алдан юралган нәрсә тормышка ашмый калган шул.

Көннәрдән-беркөнне шәһәрдә эшләүче Настяга әнисеннән:

- Кызым, тиз генә авылга кайт әле, - дигән хәбәр килеп ирешә. Әтисе үлем түшәгендә хасталанып ятканга:

- Әткәйнең хәле мөшкелләнеп киттеме икән әллә? - дип уйлап, кыз тиз генә җыенып, туган авылына кайтып төшә. Ул ашыгып өенә таба атлаганда, урам буйлап бер-бер артлы тезелешеп килгән туй машиналары күреп, тукталып кала һәм үз күзләренә үзе ышанмый. Туй машинасы эчендә аның сөйгәне Сергей белән ак туй күлмәге кигән дус кызы Маринаны күреп ала. Менә шуннан соң берни дә хәтерләми бичара кыз. Аңына килгәндә, ул үз өендә, ятакта ята торган була инде. Аңа әнисе барсын да сөйләп биргәч, зур тетрәнү кичергән кызның акылына зыян килә.

Настя шәһәргә киткәч, Сергейның башын әйләндереп, аңардан бала көтәм, дип ялганлап, Марина аны үзенә өйләнергә мәҗбүр итә. Ул инде күптәннән егеткә күз атып йөргән икән.

Настя әкрен генә савыгып, ишек алдына чыгып утыра башлагач, Сергей сөюенә түзә алмыйча, еш кына эшкә баруышлый килеп, койма аша булса да, аңа сокланып карап тора.

Ә Марина инде бәбигә узган була. Менә шунда гына ул үзенең зур хата ясаганлыгын, кеше бәхетен урлап, бәхетле була алмаячагын аңлый башлый.

Беркөнне Марина Настя янына килеп, аңардан үзен кичерүен сорала. Ә Настя берни ишетми, яшәү чаткысы сүнеп барган күзләрен билгесезлеккә төбәп, эндәшми тик утыруын белә.

Ә быелгы яз башында яңадан шушы авыл аша үткәндә, мин Сания ханым эшләгән кибеткә кереп, аңардан хәл-әхвәл сорашмый түзә алмадым.

Аның ире инде вафат булган. Ә Марина Самара шәһәрендәге бала тудыру йортында бик авыр хәлдә бәбәйләгән. Хастаханәдә озак кына ятып та, алга китеш булмагач, Сергей аны авылга алып кайткан.

Озак та үтми, яшь ана сабыен ятим калдырып, дөнья белән бөтенләй бәхилләшкән. Анастасиягә килгәндә, ул төннәрен, йоклап яткан җиреннән кинәт сикереп торып өзгәләнә башлый икән. Чөнки колагына кайдандыр елаган кечкенә сабый бала тавышы ишетелә. Беркөнне караңгы төшеп, авылда бер-бер артлы утлар сүнгәч, Анастасия ашыга-ашыга Сергейның өенә килеп керә. Бер мизгелгә аларның күзләре очраша. Шул чакта дөнья авырлыгыннан гаҗиз булган, бәхетсез Сергейның күз яшьләре күренә. Кыз дәшмичә генә гөнаһсыз сабыйны кулына ала да, изүен ачып, сабыйга имчәген каптыра. Бала күкрәкне тиз генә эләктереп алып, йотлыгып-йотлыгып суыра башлый. Аллаһының рәхмәте, дөньяда могҗиза юк диген инде, менә шунда Анастасия әлегә кадәр татып карамаган яңа бер халәт кичерә - аның күкрәгенә шаулап сөт төшә.

Үз бәхетенә үзе ышанмаган Сергей яратканы белән сабыен кочагына ала да:

- Бердәнберем, гомерлек сөйгән ярым, дөньяда булып та, тәмуг газабына салганым, ялгышканым, сиңа күрсәткән җан газапларым өчен кичерә күр берүк, - дип Анастасиядән бәхиллек сорый.

Күптән түгел шушы яклардан кайтып килешли, әлеге серле күл буена яңадан тукталдык. Шул арада, каз бәбкәләре куып, миңа таба килүче Анастасияне күреп алдым. Бәхете ташып торган яшь хатын улы Витяның кулыннан тоткан, үзе аның белән нидер сөйләшеп бара. Ә тегесе аңа:

 - Әнием, әнием, кара әле, - дип миңа таба ымлап күрсәтә. Шул чакта Анастасия мине танып, елмаеп ук җибәрде. Без аның белән кочаклашып күрештек, кечкенә Витя да йомшак беләкләре белән муеныма сарылды. Мин:

- Икенче сабыегызны көтәсезме әллә, сеңелем? - аның авырлы икәнлеген күреп, сорамый кала алмадым.

- Әйе, апа! Бусы кыз була, диделәр. Кызыбызга Маринаның якты истәлегенә багышлап, Марина, дип исем кушачакбыз, - диде ул, шатлыктан балкып, елмаеп.

Менә шунда мин Аллаһы тарафыннан бүләк ителгән саф мәхәббәтнең кайгы-хәсрәтләрне оныттырып, Анастасиянең үзенә әрнүләр китергән Маринаны ихлас күңелдән гафу итәргә булышуын, гомумән, зур могҗиза тудырырга сәләтле икәнлеген аңладым да инде. 


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ | 08.09.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»