поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.09.2012 Икътисад

Россиядә бензин 15 сум торырмы?

Илдә нефть эшкәртү тармагы әкренләп булса да аякка басып килә. Ләкин соңгы елларда авиатранспорт активлыгы арту сәбәпле, илнең бу тармакта эшли торган предприятиеләре авиакеросин һәм кышкы дизель ягулыкка кытлыкны каплый алмый.

Автомобиль йөртүчеләр ни өчен бездә елына 500 миллион тоннадан артык кара алтын чыгарып та бензинга бәянең артып торуын аңлый алмый. Кайбер төбәкләрдә машина ягулыгы кытлыгы да аптырашта калдыра. Белгечләр исә Себердә әле үзләштерелмәгән нефть ятмалары да шактый, дип саный.

Итексез итекчеләр

5-7 сентябрьдә «Казан ярминкәсе»ндә уза торган «Нефть, газ. Нефть химиясе» дип исемләнгән күргәзмәдә әлеге һәм нефть чыгаруга бәйле башка проблемалар хакында фикер алыштылар. 6 сентябрь көнне чараның пленар утырышларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Аңа, конференциянең башка кунакларына кебек үк, Россиянең Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмальнең илдә кара алтын табу, эшкәртү проблемаларына багышланган тирәнтен чыгышы ошагандыр. Белгеч җир мае чыгарудагы уңышлар, яңа технологияләр үзләштерү белән горурланып утырудан туктап, тармакта инде шактый еллар яшәп килә торган проблемаларны хәл итәргә чакырды. Алайса, аның фикеренчә, астыбызда нефть булып та, ягулыкка зур чыгымнар тотуыбыз дәвам итәчәк.

Россиягә сыйфатлы бензин кирәк

Икътисад фәннәре кандидаты Геннадий Шмаль проблемадан чыгу юлын нефть эшкәртү күләмен арттыруда күрә. Чөнки Россиядә нефтьтән җитештерелгән әзер продукция күрсәткече алга киткән илләргә караганда шактый аз. Илебез җир маен эшкәртү буенча АКШ һәм Кытайдан кала 3 урында булса да, нефтьчеләребезгә күрсәткечләрне сан ягыннан да, сыйфаты буенча да үстерергә кирәк әле. Геннадий Шмаль сүзләренә караганда, әйтик, Америкада бер тонна җир маеннан 420 тонна бензин алсалар, бездә исә бу күрсәткеч нибары 120 литр гына.

Бензин 15 сум торсын өчен, нефть эшкәртү заводлары кирәк

Узган ел Россиядә нефтьне эшкәртү күләме 11 миллион тоннага артып, 282 миллион тонна тәшкил иткән. Белгечләр сүзләренә караганда, 20 елга беренче тапкыр шундый җитди үсешкә ирешелгән. Монда Татарстанның да өлеше зур. “Ләкин бу нефть чыгару күләме белән чагыштырганда шактый аз, - диде Россия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль “Казан ярминкәсе”ндәге чыгышы вакытында. – Безнең нефть эшкәртү заводларының бик азы гына үзгәртеп кору өчен җитәрлек күләмдә табыш ала”.

Галим Россия бензины бәясенә дә кагылып, заводта аның бер литрының уртача бәясе 10 сум тора дип саный. Чынлыкта исә бүген аны ике тапкырга кыйммәтрәк сатып җибәрәләр. Шуңа ул әлеге мәсьәләгә бәйләп тагын бер кат яңа НПЗлар төзү әһәмиятен аңлатты.

6-7 сентябрьдә «Казан ярминкәсе»ндә узучы «Нефть, газ. Нефть химиясе» күргәзмәсендә кара алтын табу, эшкәртүдә яңа технологияләр, тармакка белгечләр әзерләү, юл салуда, төзелештә нефть продуктларын куллану, сәнәгати экология һәм башка мәсьәләләр буенча "түгәрәк өстәл", пленар утырышлар уза. 


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 06.09.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»