поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.09.2012 Җәмгыять

Фәнзаман Баттал: Әҗәл миңа өч тапкыр янады

Редакциядән: Кадерле авторларыбыз һәм укучыларыбыз. “Очраклыклар очраклымы” дигән яңа сәхифәне дәвам итеп үз язмаларыгызны да җибәрегез әле. Мондый очраклыклар һич тә кызык-мызык, «шаккатризм»нар гына түгел, ә бәлки күп-күп адәм затларының һәм тулаем кешелекнең дә киләчәгенә тәэсир итә ала торган серле төеннәр булса кирәк...

 

Беренче каберем еракта калды...

 

Әгәр дә мин ул чакта утырган урынымнан тагын бер генә сулыш соңрак кузгалган булсам да, минем гомер 1955 елның җәендә үк өзелергә тиеш иде. Ә каберем Ык елгасының текә яры астындагы җир куенында калган булыр иде...

 

Үткән гомеремне барлап утырган, күңелем сагышка чумган минутларымда минем күз алдыма талгын гына агып ятучы газиз Ыгым килә... Аның назы, ятим һәм ач вакытларымда тамагымны да туйдыруы, гүзәллеге белән үземне бар иткән табигатькә гашыйк итүе, тирбәлеп торган дулкыннары белән юатуы ничек онытылсын...

 

Әйе, ач үлемнән дә күп еллар саклады ул мине. Тотсаң — балыгы, тирә-ягындагы җуалары, кузгалаклары, кызыл һәм кара бөрлегәннәре, чәй урынына пешерергә хуш исле мәтрүшкәләре, сусыл кукылары, арырак атласаң, карлыганнары, шомыртлары, хәтта кыргый алмалары да синеке!.. Терекөмештәй тере бала булсаң, эзләнсәң, ул әзерләп куйган җимеш-нигъмәтләрен таный белсәң, шулар белән тукланганда күңелең Ходайга мәдхия дә әйтеп торса, үтерми сине ачтан Ык буендагы табигать, үтерми!

 

Дистә-дистә еллар аша шул чорларга борылып караган чакларымда сагыш тулы күңелем елмаеп та куя еш кына. Мин үзем дә шул Ыкның бер балыгы булдым бугай! Күз яшедәй чиста, үтә күренмәле суына чумып, төбендәге чуерташларын, алар арасында хәрәкәтләнүче энә күзедәй вак җан ияләренең ничек хәрәкәтләнүен, анда тагын ниләр барлыгын карарга һәм күзәтергә ярата идем. Тагын бер хәл еш искә төшә... Ыкның Тарзанка дигән урыны бар иде. Ял көннәрендә Минзәләнең бөтен халкы шунда су коена, ял итә. Ярда мәгърур боабабны хәтерләтүче галәмәт биек тә, киң дә булып үскән бик дәү агач бар иде. Шуның өстәге бер ботагына бәйләнгән арканга тотынып, Ыкның уртасына кадәр үк Тарзан кебек очып суга чума идек. Шундый бер көндә, онытылып китеп, күзлегем белән сикергәнмен. Елганың уртасына барып төшкәч һәм күзлегем су төбенә киткәч кенә ялгышымны аңлап алдым. Йөзләрчә кеше кайнаган-коенган су, әлбәттә инде, болгана... Эзләүдән файда юк. Икенче көнне, халык әле йокыда чакта — иртүк елга буена төшеп, әлеге аркан белән тагын сикереп чумдым Ыкка. Төбенә төшеп, күзне киң ачып әрле-бирле йөзгәч, ни күрим, «читтә кунган» күзлегем, колаксаларын тырпайтып, «мин монда» дигәндәй елтырап ята! Һай, чиста да, гүзәл дә, рәхимле дә иде минем газиз Ыгым!

 

Сизгәнсеңдер, укучым, беренче җөмләмдә үк сине каләм дигән «кармагыма» эләктереп, үземне иркәләп үстергән һәм... бала чагымда ук үз куенына (мәңгелеккә!) ала язган елгам белән таныштырып үттем. Шулай итмәсәм, мин синең күз алдыңа туган табигатенә рәхмәтсез, аннан бары тик куркыныч кына күргән, шул очракны гына хәтерендә калдырган үпкәчел бәндә булып килер идем.

 

Ә хәзер инде әлеге 1955 елдагы хәл турында...

 

Ыкның сулъяк яры һәр елганыкы кебек текә иде. Читтәнрәк карасаң, биек тә, тигез дә стена кебек торган урыннары күп иде ул ярның. Бер көнне, сөзәгрәк ягыннан килеп, шундый «стенаның» төбендә балык тотып утырам. Ә утырган җирем яр астыннан як-якка сузылган тар гына сукмак... Өч кармагым инде суда, казап куелган таяклары, өчесе өч якка сузылып, балык көтә. Калкавычлары да чумгалап ала, эләккән һәм җепкә тезелгән балыкларым күз алдымда — суда уйнаклыйлар. Хәер, тыпырчына дип әйтү дөресрәктер... Ләкин әле карашым ун адым тирәсе читкәрәк кадалган дүртенче кармагыма да төшкәләп ала. Анысы аеруча чыдам җепле, кармагы да өч чатлы, таягы да ныклы. Анысына җәенме шунда, чуртанмы-чуртмы кабарга тиеш. Һич югы зур алабуга йотмый калмаячак андагы өч чатлы кармакка сыртыннан эләктереп салынган бәртәсне! Әнә бит ул, ычкыну дәрте белән тарткаланып, калкавычны тибрәтә-тибрәтә, үзе дә җепне як-якка йөртеп тора. Ыктан кайберәүләр өчәр потлы җәен дә тота икән, минем бәртәскә дә берәр зур балык кызыкмый калмас. Дөрес, җәенгә үк нәфесләнү юк-югын. Ә инде өч-дүрт килолы балыкларны тартып чыгарулар шактый булгалады. Хәтта бер мәртәбә чуртанның үтә саллысын да, сугыша-таркалаша торгач, кем әйтмешли, ярга сузып салдым бервакыт. Саңагын билсәпид руленә кигереп кайттым ул көнне. Саңагы рульдә булса да, койрыгы юлны себереп кайта. Унбиш-уналты яшьлек малайны оста балыкчы итеп танытуга шул да бик җитә!

 

Бөтен Ыкның бердәнбер хуҗасыдай япа-ялгыз утырам. Гамил Афзал әйтмешли, күктә — кояш, җирдә — мин! Аркам стенадай биек ярга терәлгән, астымда коры печән, өс бөтен, борыннан чыга хуш исле төтен. Тып-тын. Яфрак селкетерлек тә җил юк. Су өсте дә көзгедәй тигез. Оҗмах!..

 

Шулай да бераздан оҗмахның бер чите кителгән кебек тоела башлады — теге ныклы кармагымның калкавычы да, җебе дә уйнаудан туктады. Әһә, мәйтәм, йә тонган бу бәртәс, йә ычкынып тайган! Тикшерергә, җимен алыштырырга кирәк! Булмас монда кашык хәтле генә балыклар белән юанып вакыт сату...

 

Әле генә тотылган чабакны эләктердем дә, җәлт кенә сикереп торып, теге кармак янына йөгердем. Таягына тотынып өлгердем микән, артымда кинәт җил үткәне тоелды, дөнья җимерелгәндәй гөрселдәү ишетелде, елганың каршы ярына таба чүмәләдәй дулкыннар ыргылды. Дулкыннары да кап-кара. Нәрсә бу?! Артыма борылып карасам, ни күрим, мин утырган урында... туфрак-балчык чүмәләсе! Кармаклар да күренми, барысы да җир астында калган. Баксаң, биеклеге 4 метр чамасы ярның калын катламы җимерелеп ауган. Ә ул каплап торган «төп стенадан» бихисап юан һәм нечкә тамырлар асылынган. Җимерелеп төшкәненнән дә тамырлар чыгып тырпайган. Әйтерсең лә мәңге кул тотышып, исәнләшеп яшәгән кешеләргә ниндидер коточкыч афәт килгән дә, куллары өзелеп, төрлесе-төрле якка томырылган. Әнә бит, өзелгән урыннары агарып калган тамырлар да, кабат кавышырга, ялганырга насыйп булыр микән дигәндәй, бер-берсенә сузылып калган Ә инде ярның аумый калганы су читеннән ике-өч адым ерагайган...

 

Юк, ул чакта курку дигән нәрсә кермәде күңелгә. Киресенчә (балалык галәмәтедер): «Дус малайларны гаҗәпкә салып сөйләрлек зур вакыйга булды бу, ичмасам! » дип сөендем дә сыман әле. Бары тик еллар үтә-үтә генә тирәнтен уйландыра башлады... Әйе, урынымнан бер генә мизгел кузгалмый утырсам да минем каберем әзер булган инде ул көндә... Миңа нәрсә булганын да, кая югалганымны да беркем дә белмәс иде. Берничә аймы, елмы шунда: «Качкандыр... Бүре-мазар ашагандыр... Суга баткандыр...» кебегрәк сүзләр йөрер иде дә, тора-бара телгә дә алмаслар иде. Һәр кешенең үз гаме, үз кайгысы болай да хәттин ашкан...

 

Шактый еллар баргалап йөрдем мин ул урынга. Япа-ялгыз килеш шушы табигатьнең шаян да, моңлы да бер баласы булганлыгымны, иң беренче шигырьләремне һәм уч төбедәй хикәячекләремне дә шунда язганлыгымны да күз алдыма китереп уйлану өчен... Бармаганыма, мөгаен, утыз гына ел түгелдер... Мин яраткан, мине үстергән Ык елгасы бетте инде ул... ГЭС өчен мөмкинлекләр тудырабыз, Ильич утлары белән дөньяны балкытабыз ди-ди суга батырдылар аны. Мин йөргән юллар, сукмаклар да, әлеге мәгърур ярлар да юынтык ләгәннән аккан суны хәтерләтә торган болганчык дәрья астында калды. Бер ярыннан икенче яры күренмәслек киң булса да, анда су коенып кинәнгән кешеләр дә күренми. Кая аның суында ачык күз белән чумып йөрү?!. Сукыр калырсың, юләр...

 

Су басуга бер-ике ел үткәч, биек таудан карап тордым балачагым Ыгының ярлары кайда булганлыгын чамалау өчен. Бигрәк тә иксез-чиксез пычрак сулыкның уртасында басып калган зур агачларны күргәч тетрәндем. Алар яфраксыз калган, каралган... Озын кулларга охшаган, корыган киң ботакларын өскә күтәргәннәр дә:

 

— Нишләттегез безне, кешеләр! Ник шулай үзегезне дә үстергән Табигать ананы үтерәсез?! — дип елыйлар сыман. Каргыйлар да кебек...

 

Шунда басып торганда: «Әгәр дә мин теге вакытта ук җир астында калган булсам, кешеләрнең мондый ук рәхимсезлеген, коточкыч гамәлләрен һәм, гомумән, ямьле дөньяның тәмам ямьсезләнүен күрмәгән булыр идем бит, Ходаем!» кебегрәк уйлар да кереп тулды башыма... Ләкин яшәлде дә яшәлде... Менә җитмеш дүртенче яшем бара... Еш кына мондый фикерләр дә килә: «Ходай мине исән калдыруны кирәк тапканда, бәлки, болай дип уйлагандыр: — Яшәсен әле, дөньяның Минем юлдан читләшүен, шул читләшүдән туган куркыныч вә ямьсез хәлләрне аңласын, аңлаганнарын үз халкына, диндәшләренә язып та, сөйләп тә гомер итсен, кисәтеп тә яшәсен! — дигәндер...» Әйе, яшәвен шулай яшәдем... Ләкин, Тукайчарак әйтсәм, керләндем, күп кыйналдым, әмма дөньяның сафлыкка, шәфкатьлелеккә, гамь белән гомер итүгә юл алуын күрү бәхетенә ирешә алмадым...

 

«Юләр врач»

 

Монысы инде армиядә, казарма караватында күргән төштән башланды...

 

Кыска, әмма көлдергеч, ә соңыннан күп еллар буе уйландырган төш булды бу.

 

Төшемдә агач төбендәге эскәмиядә (казарма янында шундый урын бар иде) китап укып утырам. Шулвакыт миңа таба ап-ак халатлы, юантык гәүдәле табибның ашыга-ашыга килүен күрдем. Килеп тә җитте бу, сулыш та алмастан, кырыс кына бармак янап, шелтәле тавыш белән боерып та куйды:

 

— Китап укып, вакыт сатып утырма монда! Марш! Тиз генә аракы тап та, исергәнче эч! Акчаң булмаса, үзем бирәм...

 

Ашыга-ашыга кулын кесәсенә батырды бу, әмма чыгарырга өлгермәде, төшем өзелде — колагыма кырыс сержантның «Подъём!» дигәне ишетелде. Караватның икенче катыннан атылып төштем дә, башкалар кебек үк ашык-пошык киенә башладым. Үзем физзарядкада йөгерәм, үзем көләм: «Каян килеп керде бу юләр врач минем төшкә. Бүтән врачлар аракының зарары турында җай чыккан саен сөйлиләр, ә бу юләр исергәнче эчәргә куша!.. Хи-хи-хи!..» Бит юганда да, көлеп җибәреп, чак кына кушучыма алган судан тончыкмадым: «Вәйт, юләр врач!..» Ашханәдә утырганда да көлеп-көлеп куйгаладым... Кемгә аракы эчәргә кушуын әйт әле син аның! Дөрес, урта мәктәпне бетергәч, чыгарылыш кичәсенең төнендә, мәктәпнең ат абзары артына алып чыгып, тәвәккәлрәк классташларым ярты стакан аракыдан авыз иттерделәр. Аннан соң армиягә китәр алдыннан күрше егетләре белән башка китәрлек итеп эчтек. Ә бу юләр врач төшкә кергәнче мин инде ике елдан артык аракыны иснәгәнем дә юк. Алай гына да түгел, искә дә алганым юк. Армиядә кыстап караучылар булмады түгел. Анда да эчмәдем — курыктым. Гауптвахтага-мазарга тыгарлар дип түгел, командирлар әткәм-әнкәмә берәр күңелсез хәбәр җиткермәгәйләре, аларның кәефен кырмагайлары дип курыктым. Ә бу юләр врач миңа — аракы турында уйлап та карамаган егеткә аракы эчәргә боера!

 

Көннең икенче яртысында дивизионны сафка тезделәр. Нарядка җибәрмәкчеләр. Ә мин инде сафка басканчы ук нарядны кайда үтәчәгемне беләм. Чөнки әле мин өч көн элек кенә отпускыдан килгән идем. Маневрлар вакытында артиллерия наводчигы (төзәүчесе) булсам да, казармадагы тормышымда филнекедәй гәүдәле батарея старшинасы җитәкчелек итә минем белән. Мин — писарь-каптенармус. Бер-бер мөлкәт кирәк булса да, кемнәргәдер увольнительный тутырырга туры килсә дә, берәр документ язу кирәге чыкса да, старшина Лапинның бөтен казарманы тетрәтеп мөгрәве ишетелә: «Саитбатталов, ты где?!»

 

Менә шул старшинама, күчтәнәч итеп, Минзәлә аракы заводыннан чыккан ике «акбаш» һәм ярты түшкә каклаган каз алып килгән идем отпускыдан. Шуларны йоткач, потлы кулын җилкәмә салып: «Хороший ты человек, Саитбатталов. И водка, и гусь хорошими оказались», — дип мактаган һәм шунда ук нарядка кая җибәрәчәген дә әйткән иде: без хезмәт итә торган Жмеринкадан алты-җиде чакрымда гына винтполигон бар — шунда! Аны саклау өчен гадәттә бер сержант белән ике рядовойны унбиш көнгә җибәрәләр. «Оҗмах!» диләр иде андагы нарядта булган солдатлар. Брикет ягып җылытыла торган каравыл өе дә бар анда. Тышта нинди генә салкын яки юеш булмасын, ут чәчеп торган мич каршында кызыналар. Ә инде ике-өч йөз адымда гына Тартак дигән авыл бар. (Чаярак солдатлар аны Бардак дип йөртәләр.) Өчеңнең берсе телефон төбендә калса, икәвеңә шул авыл кызларының кочагында хозурланып төн үткәрергә мөмкин. Бу хакта «Фил» абзый да белми түгел. Шуңадыр: «Пользуйся моей добротой!», диде.

 

Аңлашылды: Барда... тфү-тфү... Тартакка сержант Марач һәм ике рядовой барачакбыз. Берсе — Сверлау егете Матвиенко. Сөенештек. Аннан соң, армия уставы кушканча, наряд алдыннан ике сәгать черем итү өчен, казармага юнәлдек.

 

Ләкин миңа казармага керергә туры килмәде — ишек төбендә Башкортстаннан килеп хезмәт итүче Әхмәт Йосыпов дигән татар егете туктатты.

 

— Ике сәгать йоклау миеңне генә томалый бит ул... Әйдә, койма аркылы чыгып таябыз да, әнә теге йортка керәбез. Ишек төбендәге почмагында бер мичкә виноград ширбәте бар ул хахулның. Стаканын илле тиеннән сата. Ну, тәмле, ну, баллы, малай, ширбәте! Телеңне йотарлык! Миндә акча да бар — киттек!

 

Әйе, һәрвакыт акчалы малай иде бу Әхмәт — армейский спекулянт иде. Каяндыр иске-москы итекләр, гимнастеркалар, шинельләр юнәтә, шуларны, берничә тиен дә биреп, «салагаларның» яңа киемнәренә алыштыра. Шул яңаларын тирә-якта яшәүче хохолларга сата. Ә аларның инде хәрби киемгә мөкиббән икәнлеген һәркем белә: эшкә дә, кешелеккә дә кияләр солдат киемен.

 

Әхмәт хәмер эчәргә чакыргач, әле иртән генә күргән төшем дә искә төште тагын! Янә кабат көлдем әлеге юләр врачтан, «ярый инде, синеңчә булсын», дип. Аннары Әхмәт артыннан иярдем. Почмактагы мичкәне күргәч, исем китте: үзе юан, үзе биек. Эче тулы виноград. Шуңа колхоз казаны капкачыдай такта капкач та салынган.Капкач өстенә икешәр потлы гер ташлары куелган. Тутырылган виноград шул басым астында әкрен генә кысыла-сыгыла әчи тора, аска җыелганы, чемер-чемер килеп, кодрәт җыя. Бабай чумырып-чумырып сала тора, без чөмерә торабыз. Шулкадәр татлы, тәмле! — корсаклар күпкәне дә онытылып киткән. Бәй, градусы да барлыгы аякка басып, урамга чыга башлагач кына сизелде. Инде шактый исергәнебезне дә сизеп алдык, шуңа күрә казарманың туалетлары, юыну бүлмәләре урнашкан арткы яктан гына йоклап ятучы хезмәттәшләребез янына үтмәк булдык. Казарманың коридорына керә торган ишекне шыпырт кына ачып маташа идем, каршыма ук замполит Лосев килеп басмасынмы!.. Борылмак, чигенмәк булдым — барып чыкмады, замполит гимнастерка итәгемне эләктерде.

 

— Нишләп йөрисең? Нишләп йокламыйсың? Ба-а, ты же пьян! Куда назначен в наряд? Куда?! Винтполигон!? Ты же винтполигон пропьешь... Старшина! Где старшина?! Старшина, ко мне!!!

 

...Винтполигон сагына минем урынга бер кыргыз егетен җибәреп, мине, бераз черем итеп алгач, артиллерия паркының каланчасына менгереп бастырдылар... Тәнгә сылана торган дымлы суык... Һәр бөртеге баш бармак башы кадәрле юеш кар төшә, шинель манма су. Төн караңгы. Тән калтырый. Ә тегендә, винтполигондагы мич каршында, минем урында(!) болай да җылы якта яшәп үскән кыргыз малае кызына! Шушы җәфаны теләгән икән миңа төшкә кергән юләр врач!..

 

Хәер, алай булып чыкмады...

 

Таң аткач, смена арасында, казармага кердем. Дневальный тумбочкасы янындагы табуретта дивизион командиры Брук утыра. Җилдер-җилдер китереп, телефон «колагын» әйләндерә, ә үзе, сүгенә-сүгенә, трубкага кычкыра:

 

— Винтполигон! Винтполигон!.. Вашу мать! Куда подевались?! Почему нет ответа? Все разом в Бардак ушли, да?! Алло, алло!.. Винтполигон!..

 

Кара карчыгадай кырыс подполковник, биниһая үртәлеп чыгырдан чыккач, сикереп торды һәм «вашу мать» кебек кәлимәләргә «сейчас поеду, всех...» кебегрәк янауларын өсти-өсти, ишек алдына ыргылды. Ул кереп утыруга ук, Украина декабрена хас карлы сазны ярып, вездеход урыныннан кузгалды һәм, як-якка пычрак аттыра-аттыра, күздән югалды. Ә инде... кабат ике сәгатьтән... (язарга да авыр, дуслар), хәрби частька кара хәбәр таралды: винтполигон сакларга киткән егетләрнең барысы да үлгән... Кыргыз егетенең сулышы булган әле. Әмма ул да госпиталь юлында җан биргән. Мондый фаҗиганең хикмәте дә тиз ачыкланды: каравыл йортының юшкәсен иртәрәк ябып, йокыга киткәннәр икән. Ис тиеп үлгәннәр...

 

«Фаҗига» дидем бит әле, әйеме? Дөресен генә әйткәндә, тетрәнмәдем дә, артык кайгырмадым да кебек ул чакта. Подумаешь, өч солдат үлгән... Анда — армиядә сугыш булмаган чорда да солдатлар еш һәлак була: кайсы-берсе үткән сугышта җиргә күмелеп калган минага басып та, урман эчләрендә күгәреп-кызарып беткән снарядларга орынып та күккә күтәрелеп оча. Әйтик, маневрлар вакытында күрше полкның авыр танкы җирдән күтәрелеп, гусеница дигән чылбырларын өскә күтәреп, сыртына, ягъни башнясына ятты. Баксаң, җир астында унбишләп ел элек «качып калган» бомбаның өстенә менгән булган... Ярый әле, авыр контузия алган булсалар да, экипажындагы егетләр исән калды. Ул гарипләрне ата-аналары госпитальдән алып киттеләр. Тагын бер егетнең үлеме гыйбрәтле дә, кызык та булып истә калды. Әйе-әйе, кызык та булып... Без ул көнне бөтен полкыбыз белән артиллерия паркында эшләдек. Тягач механиклары тягачларын төзәтә, минем кебек пушкарьлар гаубицаларын чистарта, көпшәләрен көзгедәй ялтыратканчы ышкый. Әнә теге аргы башта шоферлар кайнаша. Шуларның кайберләре машиналарының шиннарын кабарту белән мәшгуль. Насос эченнән көчле басым белән чажлап, колак пәрдәсен ертырдай тавыш белән сызгырып чыккан һаваны шинның клапанына терәп алулары була, бушаган шин бер мизгелдә таш кебек катыланып кабарып та чыга.

 

Кинәт шул яктан кычкырышкан, өтәләнеп җикерешкән тавышлар колакны ярды.

 

— Ты што наделал, сука!

 

— Ты ведь человека убил!!!

 

— Разьве так шутят?!

 

Барып карагач, аңлашылды: бер солдат бөгелеп, туңкаеп эшләгәндә икенчесе, шаярмакчы булып, моның ашаганын бушата торган «нокта»сына насосны терәп алган икән. Әнә, ята җирдә солдат. Күз ачып йомганчы кабарган да, бүселеп китеп шартлаган...

 

Анда һәр солдат үлгән яки һәлак булган саен кызгана, кайгыра башласаң, үзеңнең чиргә сабышуың бар. Шунысын да белә идек ул чакта ук: тыныч хезмәттә чакта да солдатларның күпмеседер үлү норма санала. Ягъни ул үлем өчен командирларны җавапка тартмыйлар... Бу юлы да шулай булды — шартлаган солдатны туган ягына илтеп тапшырдылар и вәссәлам! Үлеменең «кызыклыгы»ннан көлдерү өчен генә искә алгаладылар мәрхүмне кайберәүләр...

 

Бераз гына төп вакыйгадан читкәрәк китүемнең хикмәте шунда гына — солдат гомеренең өзелүе совет чорында да кайгы булмады армия өчен, хәзер дә бер тиен дә тормый ул җан ияләренең бәһасе. Сүз уңаенда әйтеп кенә үтәм: бу темага мин егерме еллар элек «Солдат: кешеме, хайванмы?» дигән күләмле мәкалә язып дөньяга чыгарган идем инде... Шулай. Берәр бозау яки сарык үлсә дә колхоз фермасында, биш алты кешене суд каршына бастырулары ихтимал. Солдат үлеме исә исәпкә дә, санга да кертелми.

 

... Әйе, Әҗәл миңа солдат чагымда да янады. Ләкин, Ходай рәхмәтедер, тагын исән калдым. Шул вакыйга искә төшкән саен болай да уйланам: әгәр мин ул чакта винтполигон сагына җибәрелгән булсам, минем гомерем дә 1960 елның 23 декабрендә өзеләсе булган... Башкача да фараз кылып карыйм: кем белә, ул көнне хәмер эчмәгән һәм шул хәмернең гөнаһ шомлыгы аркасында ул каравылга барудан тыймасалар, старшина Лапин хәл иткәнчә тегеләр белән китсәм, бәлки, кем белә, барыбыз да исән калган булыр идек! «Мичне томаларга иртәрәк әле, егетләр», дип кисәтә алган, тыңлата алган булыр идем, бәлки... Хәер, үтәсе үткәч, китәсе киткәч кенә «бәлки»ләп утырудан, кысыр хәсрәтне куертудан ни файда?! Алар бит инде ярты гасырдан артык җир куенында....

 

Теге күргән төшемне искә төшергән саен елмаям да:

 

— «Юләр» табип юкка гына кисәтмәгән икән! — дип куям. Әмма шунысын онытмыйм: ул чакта да минем гомерне, ни өчендер, Ходай саклаган. Теге врачны төшкә кертүче дә, Әхмәт Йосыфовны алдыма чыгарып куючы да Аллаһы Тәгалә Үзедер, дип уйлыйм. Ләкин... шулай уйлавым гөнаһ саналмый микән?...

 

Кеше гарьлегеннән гарьләнеп...

 

Әҗәл белән өченче мәртәбә күзгә-күз очрашуым мизгелен язар алдыннан бик озак уйланып утырдым... Язуын язармын да бит, ләкин дөнья тупасланып, кешеләрнең шактые оялу һәм гарьләнү кебек хисләрдән мәхрүм калган бу заманда аңламаучылар да күп булыр кыйссамның монысын... Шуңа күрә төп вакыйгага керер алдыннан укучыма бер сорау бирәсем килә:

 

— Әгәр дә сиңа — бер гөнаһсыз бәндәгә кемдер берәү нахакка кап-кара гаеп ташласа һәм бөтен дөньяга таралырлык итеп сөйләсә яки һич югы миллион татар укырлык итеп язып чыкса, нишләр идең? Әгәр дә хурга калдырган кеше үз гаебен танудан һәм гафу үтенүдән дә баш тартса.

 

Син уйлый тор, укучым, ә мин тәвәккәлләп язуымны башлыйм.

 

Бу хәлнең 1987 елның апрель ахырында булганлыгын бик яхшы хәтерлим. Санаторийдан кайтышлый Түбән Камадагы энекәшемә кереп чыгуны кирәк таптым. Анда кергәнче юл өстендәге киосктан «Социалистик Татарстан» гәҗитен алдым. (Ул чакта аның тиражы 200.000 чамасы иде. ) Энекәшемнең гаиләсе белән хәл белешкәч, сөйләшеп тә утыргач, балконга чыгып әлеге гәҗитне караштыра башладым. Ягъни үземне кызыксындырырдай язма эзлим. Шундагы язмаларның иң зурысы — кем әйтмешли, сөлге кадәресе бер язучыбызның тәнкыйди мәкаләсе икән. Ху-уш, укый башладым тегене. Әһә, бу тәнкыйтьче үткән гасырның җитмешенче елларында шактый уңышлы әсәрләре белән әдәбият сөючеләрнең игътибарын җәлеп иткән, тора-бара «Канатлар талмасын» исемле бик шәп повесте белән сокландырган Хәниф Хәйруллин дигән язучыбызның иҗатына бәя бирүгә керешкән икән. Мондый рухтарак башлаган тәнкыйтьче юлдан-юлга усаллана баручы мәкаләсен: «Син, Хәниф, прозаик буларак, әйбәт кенә әсәрләр яздың, яратып укырлык берничә китап та чыгардың. Ләкин шигырьләрең бик сай, язылышы талымсыз, түбән... Шигырьләрең тупланган җыентыгың бернәрсәгә дә ярарлык түгел...» Шундый бәясен аңлый башлауга ук аптырашка калдым... Нәрсә бу?! Әллә Хәниф шигырьләр дә яза башлаганмы?! Һәм шулчак аның белән бергә эшләгән чорым да күз алдымнан үтте.

 

...1963 елның мартында мине — Минзәләдә туган-үскән, шундагы район газетасында берничә ел эшләп өлгергән егетне — Сарманда чыга башлаячак «Ленинчы»гәҗитенең редакторы Әслах Гаязов үз янына эшкә чакырган иде. Ягъни яңа гәҗитне оештыруда, аны дөньяга чыгара башлауда булышлык итүемне, бер-ике ел булса да шунда бүлек мөдире булып эшләвемне теләгән иде Әслах абый... Бардым, эшли башладым. Баксаң, Сарманның үзендә дә Илгизәр Кушаев, Равил Гыймадиев кебек шәп кенә каләмчеләр бар икән. Дуслык, сердәшлек өчен дә менә дигән! Бер-ике айдан Буада редактор булып эшләүче якташлары Хәниф Хәйруллин дигән ир кайтып төште. Әллә Буаны яратмаган, әллә Буа аны үз итмәгән — анысын белгән юк, ләкин шунысы ачыкланды, Сарманына бөтенләй кайткан бу, эш сорый редакция хуҗасыннан. Аңа җаваплы сәркәтип вазифасын бирделәр. Һавалырак икәнен дә чамаладым каракучкыл йөзле, бөдрә чәчле чибәр бу ирнең. Бигрәк тә шигырьчеләрне өнәп бетерми иде Хәниф. Хәтта, шигырь белән мавыгучылар белән сөйләшкәндә, борынын чөя төшеп, шул ук вакытта йөзен дә читкә борып, эре кыяфәт белән:

 

— Йөрисез инде кычытмаган җирегезне кашып, буталчык сүзләрегездән куплетлар әвәләп... Акыллырак мәкалә язсагыз шәбрәк булыр иде, ичмасам, кирәге чыгар иде, — дигәннәре дә истә.

 

Дөрес, ул вакытта әле язучы исемен күтәрерлек әсәрләре сизелми иде. Иллә дә мәгәр район гәҗитен матурларлык очеркларны бер утыруда язып та бетерә иде. Язганда каләменнән җил күтәрелгәндәй була иде: җиңел яза, белеп яза!.

 

Әйе, бер генә мәртәбә дә шигырь язганын күрмәдем. Ул жанрдагы әсәрләрен матбугаттан да укыганым булмады...

 

Ә бу Тәнкыйтьче агай (исемен, фамилиясен әйтмим, гүрендә тыныч йокласын) исә кемлеген, иҗатын биш бармагымдай яхшы белгән Хәниф Хәйруллинның (дип уйлыйк хәзергә) шигъри җыентыгыннан аерым строфаларын тезә-тезә, үзен әйләндерә-әйләндерә типкәли. Имеш, шушындый иҗатны шигырь дип буламы? Ник мондый рисвай нәрсәләр язып, аерым җыентык та чыгарып, әдәбиятның бәясен төшерәсең?!

 

Бәй, әлеге строфаларның кайберләре таныш булып тоела башлады бу рәхимсез тәнкыйтьне укый торгач... Хәниф Хөснуллин дигән шагыйребезнең шигырьләре түгелме соң болар?! Ул бит еш кына яңа язган шигырьләрен миңа да укып күрсәтә иде. Төгәлрәк әйтсәм, күп еллар буе укып, колагыма тукып яшәде аларны. Монысының да тарихын берничә җөмлә белән сөйләп үтим инде... Мин Хәниф Хөснуллин белән алтмышынчы еллар башында яшь язучылар семинарында танышкан һәм дуслаша башлаган идем. Тәбәнәк буйлы, җирән чәчле, юантык гәүдәле бу егет үзенең эчкерсезлеге, кешелекле, ярдәмчел булуы белән җәлеп итте. Минзәләмдәге эш телефоныма да хәл-әхвәл белешеп шалтыраткалады. Берничә елдан үзе дә килеп чыкты редакциягә. Гәҗиттә эшлисе килә икән дә, урын таба алмыйчарак йөрүе икән. Нәкъ шул көннәрдә район радиосының эшен, сыйфатын яхшырту, тапшыруларның вакытын да арттыру кирәклеге турында райкомнан фәрман булган иде. Оештыру эшләрен редакциягә йөкләделәр. Радионы редакциянең бер бүлеге буларак таныячакларын да редакторның колагына кат-кат киртләделәр. Әйе, нәкъ шул көннәрдә редакторым:

 

— Яраклы кадр тапканчы син оештырырсың, син алып барырсың радиотапшыруларны, — дигән иде. Без көткән кешенең үзе килеп керүе сыман булды Хәниф Хөснуллинның Минзәләдә пәйда булуы. Сүз озайтып тормастан, шуны гына әйтәм: Хөснуллин күп еллар буе бездә эшләде, иҗатының сагышы да, барышы да күз алдымда булды. Яши-яши төрле шәһәрләргә күчсәк тә, аралашуыбыз өзлексез иде.

 

Шулай итеп, әлеге биек йортның иң югары балконында утырганда ук ачыклап бетердем: баксаң-күрсәң, йа Хода, теге Тәнкыйтьче агай Хәниф Хөснуллинның шигырьләрен Хәниф Хәйруллинныкы дип белеп язган икән әлеге чыбыркылы тәнкыйть мәкаләсен!.. Әле бит үзенең язучы булуына ныклап инанган, күп меңнәрчә, хәтта миллионнарча татар алдында үзен җаваплы итеп тойган каләм иясе бер генә фактны ялгыштырса да ояла, хурлана, гарьләнә, эчендә үкенү ялкыны яна. Ә бу очракта зур форматлы гәҗит битен тутыра язган зур мәкалә бары тик ялганнан, гөнаһсыз каләм ияләрен пычратудан, мыскыл итүдән гыйбарәт!

 

Шул мизгелдә, бер-берсен тыгынлый-тыгынлый кырыкмаса-кырык сорау тула башлады башыма:

 

— Ничек бу Тәнкыйтьче агай китаплар тышлыгына ук ап-ачык итеп басылган әдипләрнең фамилияләрен дә укый алмаслык хәлгә килгән?!

 

— Үзенең ни-нәрсә язганын да аңлый алмаслык дәрәҗәгә җиткән, үзе кебек үк танылган ике язучыны шакшыга батырган бу кеше бүгеннән соң дөнья күзенә ничек күренергә тиеш?!

 

— Бу мәкаләне укыганда теге әдипләр нинди хисләр кичерер икән?!

 

— Язганының пасквиль икәнлеген тәмам аңлагач, бу агай хурлыгыннан-гарьлегеннән бауга менмәс микән?!

 

Бу очракта укучыбыз шунысын да белергә тиеш: әсәрләрен иҗат иткән чакта чын язучылар үзләрен фәкыйрьләр яки патшалар итеп тә, фаҗигагә юлыккан адәм итеп тә, мескен кол һәм җәллад итеп тә тоярга сәләтлеләр. Ягъни әдәби геройлары кичергән хисләрне, максатларны, кайгы-хәсрәтләрне бөтен тулылыгы белән үз йөрәге аша кичерә беләләр. Бу — Ходай биргән үзенчәлек. Менә мин дә биек балконда шундый халәткә килдем. Ә сорауларым һаман үрчи торды:

 

— Әгәр дә мин шундый ялган гыйбрәт язган булсам, нишләр идем?!

 

Каным кайный, башым әйләнә башлады, хәтта шундый мәсхәрәгә үзем юлыкканмындыр, бөтен милләт алдында гафу ителмәслек рисвайга калганмындыр сыман тоелды һәм... искә төшерү дә куркыныч хәзер... тугызынчы каттан аска карадым. Анда асфальт. Машиналар кайный. Шунда кинәт әллә нәрсә булды — тәмам хәлсезләндем. Биеклек мине аска суыра башлады. Һәм ул мине сөйрәп тә төшерәчәк иде. Ләкин шул мәлдә артымда салмак, тыныч кына тавыш ишетелде:

 

— Әйдә, абый, кер. Өстәл әзер. Тамак ялгап алыйк.

 

...Әйе, шөкер, акылым сафланып, дөньям яктырып китте. Ашап-эчеп алгач, энекәш белән яшелләнүе сизелә башлаган бакчага чыктык. Шушындый да матур табигатьтән — һәр үләне, һәр бөҗәге, агачларда ачылып килүче һәр бөре күзеңә мөлдерәп караган якты дөньядан ничекләр итеп үз теләгең белән китмәк, кап-караңгы җир астына ничекләр күчмәк кирәк?!

 

Шулай... Ул чакта да исән калдым. Анысына да 24 ел үткән... Әлегә яшәп ятам, иҗат итәм. Гомер бик кыска ул. Үлем барыбер килә! Әгәр дә Әҗәл тагын да килсә, мөгаен, соңгысы булыр... Җитмештән дә нык узган карт белән сатулашып тормас ул...

 

Әнә, яраткан, хөрмәт иткән каләмдәшләрем булган ике Хәнифнең мәңгелеккә күчүләренә дә күп еллар үтте инде. Теге тәнкыйтьче яманласа да, әйтеп бетерим: үзеннән соң әдәби мирасы күп калмаса да, Хәниф Хөснуллин да сәләтле шагыйрь иде, мәрхүм. Ләкин аның сәләтен күрмәделәр яки күрсәтмәскә тырыштылар.

 

Ә-ә-ә!.. Теге Тәнкыйтьче агайны әйтәсезме? Казанга кайткач очраштым мин аның белән. Гарьлекле мәкаләсен дә исенә төшердем.

 

— Ничауа, андый хәлләр булгалый ла ул... Үтәр әле, онытылыр...— диде дә, елмаеп та куйгач, берни булмагандай үз юлы белән китеп тә барды...


Фәнзаман БАТТАЛ
Казан утлары
№ 9 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»