поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.11.2008 Юмор

МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫ МӘЗӘКЛӘРЕ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нинди авыл?

 

РСФСРның атказанган артисткасы Хәдичә Сәлимова ат чанасына утырып Күзкәй авылына бара. Юл өстендә авыл күренгәч, ул ат куучы малайдан:

– Бу нинди авыл? – дип сорый.

– Урыс авылы, – ди егет.

– Ә-ә! Исеме ничек?

– Урыс авылы, – дип кабатлый аз сүзле егет.

– Урыс авылы икәнен аңладым, исеме ничек?

– Урыс авылы инде...

(Минзәлә районында Урыс исемле татар авылы бар.)

 

Белгәч, нигә сорыйсың?

 

Артистлар бригадасы спектакль белән күз ачкысыз буранда көне буе адашып йөреп, ниһаять, авылга килеп җитә. Аларны көтеп гаҗиз булган яшь клуб мөдире, ни әйтергә белмәүдән, иң беренче килеп кергән Әхмәдиша Җиһаншиннан:

– Килдегезме? – ди.

– Юк әле, килмәдек, – дип җавап бирә артист.

Кыз аптырап:

– Килгәнсез ич! – ди.

– Белгәч нигә сорыйсың, – ди арыган Әхмәдиша абый.

 

Бер генә крүшкә

 

Артистлар Казанда “Заря” кунакханәсендә спектакльдән соң чәй эчәргә җыеналар. Вахтер өч литрлы чәйнек белән чәй кайнаткан. Ә коллективта кырыклап кеше. Олы кеше буларак Хәдичә Сәлимовага юл бирәләр. Үзе белән йөртә торган бер литрлы кружкасын тоткан Хәдичә апа:

– Сез үзегез иркенләп эчәрсез, миңа күп кирәкми, бер генә крүшкә, – ди.

 

Унике аяклы сарык

 

Артистлар күмәкләшеп сарык сатып алалар да, суеп өч кешегә бүләләр. Аякларны берәүнең дә аласы килми. Артист Нур Яһудин өлешенә чыккан иткә теге аякларны да кушалар да, ни буласын күзәтә башлыйлар. Өчәр кешегә бүленгән дүрт аякны күреп Нур абый:

– О-о-о! Сөбханалла, унике аяклы булган икән бу сарык, – дип тел шартлата.

 

Килеп тә торасы булмаган

 

Артистлар Ленинградка баргач Эрмитаж белән танышып йөргәндә Әгерҗе районы Көчек авылы кешеләрен очраталар. Яшь артистка якташларын очрату шатлыгын уртаклашырга теләп режиссер Мулланур Мостафинга:

– Мулланур абый, карагыз әле, Көчекләр, – ди.

Режиссер шелтәле рәвештә:

– Көчекләр карар өчен генә Эрмитаж тиклем Эрмитажга килеп йөрүнең мәгънәсе дә юк, – дип җавап кайтара.

 

Зур театрга да керткәннәр

 

Леинградта гастроль вакытында кичке спектакльдән буш артистлар рус театрына баралар. Театрның администраторы боларның гозерен канәгатьләндереп, пропуск бирә. Кечкенә генә кәгазь кисәгенә: “Пропустите четырех татар”, – дип язылган була.

Хәдичә Сәдимова:

– Үзегезне түбәнсетеп нигә алдыгыз ул кәгазьне, Татарстанның артистлары яки кунаклары дип язсын иде, – дигән. Әле ярый керткәннәр, югыйсә патша заманында парк капкасында да: “Пропускаются все, кроме собак и татар” дигән язу эленеп торган бит.

 

Коерыгын кискәч

 

Чуар күңеллелеге белән танылган Анатолий Богатыревның койрык сөягенә операция ясадылар. Хастаханәдән чыккач хатыны Әлфия янына гастрольгә килергә тиешле Толябыз хәбәрсез юкка чыкты. Җор сүзле Фәиз Бәдриев:

– Әй, Әлфия, коерыклы вакытта да тоттырмаган Толя, коерыгын кискәч тоттырмый да тоттырмый инде ул, – дип әйткән.

Шулай да Богатырев килмәгән дип спектакльне һич тә өзәргә ярамый бит. Шунлыктан әсәрнең герое булган образның сүзләрен башка артистлар үз текстларын җайлаштырып:

– Солтан абый булса болай дияр иде...

– Солтан абый менә нәрсә кушкан, – дип уйнап йөрергә туры килә.

 

Нәфрәт

 

ТАССРның атказанган артисты Җиһангир Җиһаншин Әхсән Баяновның “Һәйкәл” әсәре буенча куелган спектакльдә тискәре образны уйный. Бер авылның сәхнәсеннән тамаша залына егылып төшә дә, каты гына бәрелә ул. Бу образны нәфрәтләнеп карап утырган тамашачының ник берәрсе ярдәм итим дип урыныннан кузгалсын.

 

Югалып калмый

 

Шул ук “Һәйкәл” спектаклендә РСФСРның атказанган артисты Әнвәр Фәсхетдинов реквизит револьверын кесәсенә салып куярга оныткан. Үзен “үтерергә” килгән дошманнан саклану өчен кулын револьвер алырга дип кесәсенә тыкса, револьвер юк. Артист югалып калмый, кулының бармагын револьвер кебек төзи:

– Якын килмәгез, атам! – дип кычкыра.

Тегеләр куркып чигенәләр, ә уеннан тәэсирләнгән тамашачы корал юклыгын шәйләми дә кала.

 

Кайчан ябышасыз

 

Нур Яһудиннан бик кыю авыл кызы:

– Абый, спектакль күрсәтергә кайчан ябышасыз? – дип сорый.

– Күрсәтүе – белдерүдәге вакытта, ә ябышуы – ут сүнгәч, – дип җавап бирә Нур.

 

“Митинкадан туйган инде”

 

Бер авылда Минзәлә театры игъланы пәйда була. Грамотага сай рәссам болай дип язган: “Минзәлә театры Митинка куя, ахырдан концерт. Башлана 7 сәгатьтә”.

Җыелыш һәм митинглардан туйган халык, митинкасы беткәч концертына гына барырбыз дип сәгать уннарга гына җыела.

Митинка дигәннәре “Митенька” спектакле була.

 


Нурсибә АДИЕВА (И.Бәдриева истәлекләреннән)
Сәхнә
№ 4 | август 2008
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»