поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.11.2008 Мәгариф

“РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ МӘГАРИФЕ КИҢЛЕГЕНДӘ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ” КОНФЕРЕНЦИЯСЕ

«Белем.ру» хәбәр итүенчә, 2008 елның 17нче декабрендә Казанда “Россия Федерациясе мәгарифе киңлегендә татар теле һәм әдәбияты” исемле Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узачак. Чараны оештыручылар арасында Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Мәгарифне үстерү федераль институты, Казан дәүләт университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты бар.

Конференциядә татар теле һәм әдәбиятын өйрәтүнең актуаль проблемалары күтәреләчәк. Очрашуда Татарстанның һәм Россиянең билгеле галимнәре, методистлары, шулай ук Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең мәгариф һәм фәнни-тикшеренү оешмалары җитәкчеләре катнашуы да көтелә.

 

Җыенда түбәндәге темалар буенча фикер алышу алып барылачак:

 

– гомуми белем бирү оешмаларында татар теле һәм әдәбиятын укыту проблемалары һәм перспективалары;

– югары уку йортларында татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү;

– гомуми белем бирү Федераль дәүләт мәгариф стандартында татар теле һәм әдәбияты;

– заман таләпләрен исәпкә алып, татар теле һәм әдәбиятыннан яңа мәктәп программаларын һәм дәреслекләр булдыру;

– тел һәм әдәби белем бирүнең теоретик һәм методик нигезләре;

– мәктәпләрдә полилингваль филологик белем бирүне оештырып җибәрү.

Конференциядә фикер алышу ике телдә ( татар һәм рус) алып барылачак.

 

Бирегә тәкъдим ителгән материалларны җыентык итеп әзерләү планлаштырыла. Чарада катнашу өчен гаризаларны һәм доклад текстын түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: Казан шәһәре, Кремль, 5нче подъезд, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институтындагы Тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәгенә, Марат Мингали улы Гыйбатдиновка. Телефон-факс: 8(432)2921761, e-mail: history@tataroved.ru.

 

Доклад текстлары ике данәдә электрон адреска җибәрелергә тиеш. Күләме 5 биттән дә артмавы сорала (редактор Word, формат А4, кегель 12, берәрле интервал).

 

Конференциядә катнашу өчен гариза язганда түбәндәгеләрне күрсәтергә онытмагыз: исем, фамилия, әтиегезнең исеме, фәнни дәрәҗә, фәнни исем, эш урыны, андагы вазыйфагыз, почта адресы, телефон, e-mail һәм докладның исеме.

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 10.11.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»