поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
03.09.2012 Шоу-бизнес

Салават автоузыштагы авариядән соң сихәтләнеп килә. Әмма... (ФОТО)

Табиблар тәмам аякка басу өчен аңа ярты ел чамасы вакыт кирәк булыр әле дигән фикердә. Салават үзе исә, табибларның ярты ел диюе минем өчен өч айга сузылыр. Өч ай дисәләр ай ярымда сихәтләнер идем, ди.

Салаватларга мин гаилә дусты буларак шәһәр читен-дәге яңа өйләрен күреп кайту ниятеннән һәм шунда җаен туры китереп әле күптән түгел генә узган авто-узышлар турында да сораштырырмын, дип барган идем. Салаватның Республика көне уңаеннан тантаналарда һәм радио-теле­ви­дениедән сәгать саен диярлек хәбәр итеп торуларына карамастан, “Пирами­да”­да­гы концертта катнашма­вының “серен” дә беләсем килде.

Салават иркен, бүрәнә исе килеп торучы бүлмәдә урын өстендә иде. Сөйләшә-со­раштыра торгач хәлләрнең болайрак икәнлеге ачыкланды: “Биектау” автодромында ралли-кросс вакытында ул Бельгиядән кайтарылган яңа машинаның мөмкинлекләрен сынап карарга булган һәм машина белән сикереш ясаган. “Очып киттем дә, җиргә бик каты килеп төштем, – дип сөйләде ул. Әйтерсең лә күп катлы йорттан сикерелгән, ма­шинаның амортизаторлары, стойкалары як-якка оч­ты. Тәннең сызлавына түзәр хәл юк иде. Тәнгә кувалда белән бәргән, корсакны пычак бе­лән ярган кебек булды. Хө­кемдар машинаны читкә алуны сорый, мин кабинадан чыгар хәлдә түгел идем инде. Аңны югалтканмын. РКБда, беренче умыртка сөяге сынган, оча сөягенә зыян килгән, дип диагноз куела. Менә шулай, яңа машина белән характерлар туры килмәде, – дип елмая хәзер урын өстендә яткан Салават. – Холыклары туры килмәгән ир белән хатын аерылышып тынычлык тапкан кебек, мөгаен, безгә дә аерылышырга, машинаны сатып җибәрергә туры килер инде. Анысы да монысы, мунча керергә ярамый бит әле. Мин исә мунчасыз тора алмыйм. Табибларны ничек тә күндерергә иде”.

Бүлмәгә дүртенче класс укучысы Рөстәм, аның артыннан ук Тәкълимә апа килеп керде. Салаватка җан өрделәрмени?! Ипләп кенә урыныннан күтәрелде, Рөстәм таякларын китереп бирде дә әтисенә аякка басарга булышты, Салаватның әнисе 82 яшьлек (тфү-тфү, аңа бу яшьне һич биреп булмый) Тәкълимә апаның йөзендә мөлаем елмаю: “Терелә, аякка баса болай булгач, Алла боерса”. Әни кеше Салават­ның шушындый хәлен ишетеп Аксәеттән махсус килгән икән. Салават исә: “Минем бу авыртуым ярап куйды әле, эшем күп, дип Казандагы концертларга да килмәгән иде, эше беткән менә, – дип куйды. – Ходай Тәгалә бераз ял итсен дип әйт­кәндер инде: урын өстендә булгач рәхәтләнеп телевизор карыйм, үткәннәрне хәтердән кичерәм, уйланам. Югыйсә яңа йортның рә­хәтен күрә алганым юк иде әле. Монда – курорт икән. Ләйсәнгә дә, балаларыма да яңа йортта бик ошый. Инәй менә үзебезнең бакчадан өч чиләк бәрәңге алып килгән. Ул бәрәңгенең тәменнән те­леңне йотарлык, туклыклы да. Бөтен Татарстанга таратырга иде шушы сортны. Рә­хәтләнсен иде татар”.

Салават безне чәй өстәле янына чакырды: “Чәйдән олы булып булмый, бигрәк тә яңа йортта“. Үзбәкстаннан махсус кайтарылган яшел чәй бик тәмле иде. Салават безне аягүрә басып сыйлады, шунсыз мөм­кин дә түгел, баскан килеш, күп вакыт таякларына таянган килеш ашый-эчә әле ул хәзергә.

– Аксәеттәге олы улым белән кызым да Салават белән бер тирәдәрәк авырып китте бит әле, – дип уф­танып алды Тәкълимә апа. – Авырулары берүк узгынчы гына була күрсен инде. Яшь кешегә авыру килешми ул.

Сихәтләнәчәк, табиблар фаразлаганнан да күпкә алданрак сихәтләнәчәк Салават. Салават үзе дә: “Барысы да минем кулда, – диде саубуллашканда. – Мин беркайчан да кеше җилкәсендә яшә­­­мәдем. Аяк-куллар исән-сау, баш элеккечә эшли, хәер, яхшырак та эшли башлады ахрысы әле“.

Күренеп-сизелеп тора: төшенкелеккә бирелмәгән, Салават телендә элеккечә уен-көлке, авыруын да ул уен-көлке белән үткәреп җибәреп, озын-озакка сузмастан: “Бераз ял итеп алдым да тагын җырлый башладым әле”, – дип елмаеп, нык-нык атлап, сәхнәгә чыгар, иншалла. Салаватсыз сәхнә була алмый. Хәзергә исә хәлне аңлап, бик тиз булышлык иткәннәре өчен республика җитәкчеле­генә, Сәламәтлек саклау, Мәдә­ният министрлыкларына, РКБ табибларына, медицина буенча гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә, таныш-белешләренә, туганнарына, өйдә­геләренә бик рәхмәтле ул.

Алексей НАСЫРОВ фотосы


Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 173 | 01.09.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»