поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.09.2012 Авыл

Мәчәләйлеләр мунчәлилеләрдә кунак булып кайтты

Үткән атнаның якшәмбесендә Похвистнево районының Мәчәләй авылының уналты кешедән торган делегациясе Татарстанның Чүпрәле районындагы Мунчәли авылында “Авыл көне” дип аталган зур бәйрәмдә кунак булып кайтты. Аны мунчәлилеләр быел инде бишенче мәртәбә уздырганнар икән, һәм ул авылның 505 еллыгына багышланган иде.

Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, бүген Россиядә охшаш исемле биш Мочали, Мунчәли, Мәчәли, Мәчәләй авыллары бар – Татарстанның Чүпрәле, Түбән Новгородның Пильнә, Пензаның Кәминкә һәм Вадинка, Самараның Похвистнево районнарында. Бу авылларның башлангычы Нижгар өлкәсендәге Иске Мочали авылы икәнлеге дә расланган инде. Күптән түгел генә Чүпрәле районының бер төркем активистлары татар язучылары белән бергәләп шушы Мочали, Мунчәли, Мәчәли, Мәчәләй авылларының барсында да булып, тарихи китап язып чыгару һәм бастыру өчен мәгълүматлар туплап кайтканнар. Башлыча мишәр халкы яшәгән бу авылларның барсында да диярлек бер-берсенә охшаш сөйләм теле, уртак гореф-гадәтләр булуы ачыкланган.

Менә шушы биш гасырдан артык тарихы булган Татарстанның Чүпрәле районындагы Мунчәли авылына бәйрәм чараларына район һәм авыл җитәкчелегеннән чакыру алган Самара өлкәсе мәчәләйлеләре дә иртән-иртүк юлга чыктылар. Араларында Мәчәләйдә яшәүчеләр дә, хәзерге көндә Похвистнево районында һәм башка урыннарда гомер итүче авылдашлар да бар иде.

Делегацияне җитәкләү Мәчәләйдә туып үскән Похвистнево районы башлыгы урынбасары Мөдәррис Касыйм улы Мамышевка тапшырылган. Бу сәяхәтне оештырган авыл җирлеге башлыгы Сафиулла Насыйбулла улы Мәксүтов белән аның урынбасары Равил Фәрит улы Уразмәтов та, районның “Туган тел” мәдәни-агарту җәмгыяте рәисе, атаклы Гали авылының танылган эшкуары Расих Мөҗәһит улы Латыйпов та биредә. Делегация составында элеккеге һәм бүгенге авылдашлар - Похвистнево райпосы рәисе Хәсән Әхмәдулла улы Шабаев, Похвистнево урманчылык хуҗалыгы җитәкчесенең киңәшчесе, танылган урманчы Мөхәммәтмөдәррис Хафиз улы Абушманов, Похвистнево районы хастаханәсе табибы Рәис Варис улы Абушманов кебек дәрәҗәле шәхесләрнең булуы да бу сәяхәтнең нинди зур әһәмияткә ия булуын күрсәтеп тора иде. Авыл мәчетләренең берсендә имамлык итүче Таһир хәзрәт Булатов та, сәфәргә хәер-фатихасын биреп, үзе дә мосафирлар белән юлга чыккан. Чүпрәле якларына бәйрәмгә баручылар арасында Мәчәләй авыл җирлегенең вәкилләр җыелышы депутаты Фәридә Субееваның, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөләйха Миассарованың, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Асия Әмирова, Илдар Иваев, Шакир Абдрахманов, хәтта кече буын вәкилләреннән мәктәп укучысы Йосып Бәхтиевларның булуы да бик урынлы иде.

Чүпрәле ягындагы тугандаш Мунчәли авылы Самараның Похвистнево районыннан килгән хөрмәтле кунакларны колач җәеп каршылады дисәң дә ярыйдыр. Бу турыда миңа бик тә кызыклы итеп Равил әфәнде Уразмәтов сөйләде:

- Бәйрәм уздырылган авылның үзәк урамында Сабан туе мәйданы сыман алан корылып, шунда ук биек сәхнә ясалган. Балалар арасында иртәдән үк Коръән укучылар бәйгесе башланды. Аларга Казанның “Ислам динен кабул итү меңьеллыгы” исемендәге мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин җитәкчелегендәге дин белгечләре бәя биреп торды. Җиңүчеләргә бүләкләр, мактау кәгазьләре тапшырылды.

Аннан соң ике катлы авыл мәктәбенең стенасына танылган татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миңнуллин барельефы төшерелгән истәлек тактасын кую тантанасы үткәрелде. Биредә драматургның хатыны, Татарстанның халык артисты Нәҗибә ханым Ихсанова да бар иде.

Язучыны Чүпрәленең Мунчәли авылында зур хөрмәт белән искә алулары юкка гына түгел. Авыл халкына атаклы депутат заман тәлапләренә туры килердәй белем йорты төзергә ярдәм иткән булган икән.

“Мунчәли укулары” да кызыклы итеп оештырылган. Мәчет янында ачык һавада ике рәт итеп тезелгән өстәлләр артында бөтен кунакларга да урын табылды. Чәй эчкән вакытта башка яклардагы Мунчәли, Мочали, Мәчәли, Мәчәләй авыллары тарихы турында күренекле галимнәребез - шушында туып үскән Нурмөхәммәт ага Хисамов, Марсель ага Әхмәтҗанов, Рәфыйк Насыйров сөйләделәр. Чыгышлар мөнәҗәтләр әйтү, Коръән аятьләре уку һәм дога кылулар белән үрелеп барды.

Авылның Мәдәният йортында үткәрелгән “Шәҗәрә бәйрәме”ндә, Чүпрәле Мунчәлиеннән чыккан атаклы шәхесләр белән беррәттән, читтән килгән кунакларга да сүз бирелде. Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы Мәчәләй авылы делегациясе исеменнән район башлыгы урынбасары Мөдәррис Мамышев чыгыш ясап, район һәм Мәчәләй авылы тарихы, анда яшәүче милләттәшләребезнең тормышы турында сөйләде.

Алкышларга күмелгән һәр чыгыш җыр-биюләр белән катнашып барды. Безнең өлкә Мәчәләеннән килгән җырчы Илдар Иваевның җырлавын бәйрәмгә килүчеләр аеруча яратып тыңладылар.

Ә кичке алтыда авыл уртасындагы сәхнәдә Татарстанның халык артисты, танылган татар җырчысы Габделфәт Сафин һәм аның иҗатташ дуслары, башка төбәкләрдән килгән үзешчәннәр катнашында зур концерт күрсәтелде. Шушында ук милли көрәш, гер күтәрү һәм башка бәйгеләр, кызыклы уеннар да оештырылган иде. Җиңүчеләргә затлы бүләкләр дә тапшырылды.

Ә караңгы төшкәч, барлык бәйрәм чараларын да түгәрәкләп, Мунчәли авыл күген төрле төстәге салют утлары балкытты.

Мондый бәйрәмнәрне киләчәктә башка Мочали, Мунчәли, Мәчәли, Мәчәләй авылларында үткәрергә кирәк, дигән фикерләр әйтелде.


Рәсемдә: Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы Мәчәләй авылыннан килүчеләр бәйрәмнең башка мөхтәрәм кунаклары арасында.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 36 | 01.09.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»