|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2012 Сәясәт
Яралгы кайчан туа?Михаил Гефтер дигән тарихчы үз хезмәтләренең берсендә күрсәткәнчә, Россия дигән илнең четереклелеген, аның революцияләргә, башка гарасатларга тартылуын биредә урта сыйныфның беркайчан да булмавы белән аңлатырга мөмкин икән. Әйе, урта сыйныф бу илдә беркайчан да булмаган. Аның урынын биредә һәрвакыт диярлек интеллигенция дигән катлау алып торган. Ә Россия зыялылары – әйтергә кирәк, артык фидакарь затлар, үзләре өчен түгел, дәүләт, аның киләчәге дип, халык дип җан атканнар. “Халык өчен, тик халыктан башка”, “тигезлек һәм туганлык”, “халык һәм ирек”, “заводлар – эшчеләргә, җир – крестьяннарга!” Мондый шигарьләр фәкыйрь һәм гаделсез илдә – Россиядә даими туып кына торган. Алардан революцияләргә, “русский бунт – бессмысленный и беспощадный” булган канлы фетнәләргә дә еш кына бик ерак калмаган. Беренче карашка гаҗәебрәк тә инде – кайбер зыялыларның халык дип үз-үзләрен аямыйча тырышулары, артыкка, фанатизмга киткән кыбырсулары биредә файда урынына зарар гына китереп килгән. Дәүләттән мөмкин кадәр бәйсез булып, үзеңә, үз мәнфәгатьләреңә хезмәт итү – урта сыйныф вәкилләренең башкалардан хәлиткеч аермасы. “Илең турында уйлама, үзең турында уйла”. Бүген шулай яшәргә кирәктер, ахрысы. Заман, вакыйгалар икенче. Фатих Кәрим үзенең мәгълүм шигырен шулай кире якка үзгәрткәнгә, әлбәттә, гафу итсен. Нишләмәк кирәк, илдә тотрыклылык булсынга урта сыйныф кирәк. Ә ул тусын өчен шәхси мәнфәгатьләр өстенлеге мөһим. Әмма Россиянең күпсанлы тарихи бәлаларының тагын берсе шунда – шәхси муллык, байлык, шәхси бәйсезлек идеяләре биредә бервакытта да кыйммәт йөрмәгән. Халыкның абсолют күпчелеге һәрдаим менә-менә килергә тиешле якты киләчәкне көтеп яшәгән. Гафу ителмәс беркатлылык. Безнең җитәкчеләр әле дә “фәлән елдан соң оҗмах була” дияргә тартынмыйлар. Ышанучылар да бар. Тик алар кимегәннән-кими бара. Ил күләмендә әллә булачак, әллә булмаячак, күктән төшәчәк ул оҗмахны көтеп яшәгәнче үзеңә шәхси оҗмах төзү җиңелрәк икәнен аңлаучылар арта тора. Моның өчен булдыклылык һәм син гомер иткән илдә тиешле икътисадый шартларның булуы, яшәве генә кирәк. Һәркем үз оҗмахын төзесә, иртәме-соңмы, илдә дә оҗмах булачак ич. Менә шундый парадокс – үз-үзеңә хезмәт итү ил өчен иң файдалы һәм кирәкле шөгыль булып чыга. Һәм инде сораулар да туа. Бүген Россиядә урта сыйныф бармы? Булса, аның саны-исәбе күпме? Ул сан кайчан тиешле, илдә “һава торышы”н билгеләр дәрәҗәгә җитәчәк? Көнбатышта “урта сыйныф” дигәндә барысы да билгеле, барысы да аңлаешлы. Анда синең социаль баскычның кайсы басмасында булуыңны материаль билгеләр бәяли. Билгеле бер күләмдәге күчемсез милек, лаеклы, канәгатьләнерлек хезмәт хакы, яхшы белем, берничә транспорт чарасы, башкалар. Урта сыйныф аларда – югалтыр мөлкәте булган сыйныф. Югалтыр малы булган кешегә түнтәрелешләр, инкыйлаблар кирәкми. Халыкның 50-60 проценты урта сыйныфка кергән илдә, кояш икенче яктан чыга башласа да, революцион алшартлар, төрле болганулар туа алмый. Халкының күп өлеше әле дә ярлы булган ил – Россиядә хәл үзгәрәк. Фәкыйрьнең югалтыр малы була алмый. Ленин моны бер гасыр элек үк “пролетариатның богауларыннан башка югалтыр нәрсәсе юк” дип билгеләгән. Малсызны бунтка, инкыйлабка тарту җиңелрәк. Ярлының башы милекченекеннән башкачарак эшли. Андый аң белән хәтта элеккеге “таланганны тала”га да барып җитәргә мөмкин. Тик хәл үзгәрүгә бара. Бездә дә урта сыйныф яралып килә. Тик шунысы да бар: бүген Россиядә матди байлык күләме кешенең “уртада” булуын бик билгеләмәскә дә мөмкин. Чөнки гыйлемсез, надан уртакуллар да җитәрлек. Аларны анда кертү дөрес үк түгелдер. Белемлелек тә, үз чиратында, бездә лаеклы эш гарантияләми. Эшле булу кешене автомат рәвештә керемле итми. (Бездә әлегә бер үк һөнәр кешеләренең хезмәт хакы ун тапкырга кадәр аерылырга мөмкин.) Россиядә урта сыйныфка кергән кешеләр санын төрле аналитиклар төрлечә бәяли. Бар халыкның 10 процентыннан алып 25 кә чаклы. Бу күбрәк финанс, банк өлкәсе, табигый монополияләрдәге урта звено башлыклар, сәүдә, сервис, күңел ачу индустриясе, башкалар. Гадәттә, “алтын урталык”ка айлык керемнәре кеше башына 1000-2000 доллар тәшкил иткәннәр кертелә. Мегаполисларда алар чыннан да 20-30 процент булсалар, ил күләмендә 30-40 миллион кеше тәшкил итәләрдер дип фаразлана. Ил өчен бу аз, әлбәттә. Рубикон әле үтелмәгән. Шулай булгач, төрле гарасатлардан без инде тулаем азат, бөтенләйгә котылдык дию әлегә дөрес булмас иде.
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|