|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2012 Җәмгыять
Бала урынына – эт...Кызганычка, бүгенге көндә эчүчелектән, наркоманиядән, СПИДтан, юл һәлакәтләреннән, террористлар ясаган шартлатулардан, һава, су юлы транспортларында көн саен күпме кеше һәлак була! Туучыларга караганда, үлүчеләр саны күпкә артыграк шул. Ә яшьләребез бала табарга бер дә атлыгып тормый. Әнә, сугыштан соңгы авыр елларда да авылларда 8-10, хәтта 12шәр бала тудырып үстерүче гаиләләр булган, бүген исә башка хәл. - Бала тудыручыларга хөкүмәтебез зур күләмдә акча бирә, нигә бала тапмыйсыз соң? - дигән сорауны яшьләргә биреп караган чакларым булгалады. Ә алар:
- Үзебезгә яшәргә урын, рәтле эш тә юк. Ул акча беткәч, ни эшләргә? Баланы тудыру - эшнең башы гына бит. Аны үстереп, югары белем биреп, олы тормышка аяк бастырырга кирәк бит әле, - дип җавап бирәләр.
Беркөнне автобуста Самарадан авылыма кайтып киләм. Янымда утырган хатын белән сөйләшеп барабыз. Безнең алдыбызда яшь кенә пар утырган. Кинәт аларның утыргычы арасыннан көчек башы күренде. Без көтмәгәннән чырылдап җибәрүдән чак тыелып калдык. Шунда хатын безгә борылып:
- Гафу итегез инде. Орышмагыз инде безнең “улыбызны”, - диде.
Шуннан юлдашым да, мин дә үз уйларыбызга бирелеп, тын калдык. Ә бу ир белән хатын юл буе үзләренең “уллары” белән мәш килделәр: аны автобус туктаган саен, сумкага салып, кече йомышын йомышларга алып төштеләр, конфет, печенье, мороженое белән сыйладылар. Үзләре дә этләре белән бергәләп ашадылар, эчтеләр. Аны иркәләп, назлап, үбеп кенә тордылар.
Ахыр чиктә юлдашым түзмәде:
- Уф! Үләрсең кыланмышларыннан! Этләренә “улым”, дип кенә эндәшәләр бит әле, - диде. Минем дә аларга:
- Ник гомердә бер килә торган яшь гомерегезне сарыф итәсез соң? Үзегез тудырып үстергән сабыегыз тагын да кадерлерәк, җир йөзендә яшәүнең төп мәгънәсе булып торыр иде, - дип әйтәсем килде.
Аллаһы Тәгалә хатын-кызны ана булыр өчен җир йөзенә җибәргән бит. 9 ай буена йөрәк астында йөртеп, үлем ачысын татып тапкан сабыеңа тәүге тапкыр күкрәк сөтен имезергә биргәч, ул шатлыкны сөйләп тә, аңлатып та бетереп булмас иде. Сабыеңның “әннә”дип теле ачылганын, авызындагы берничә тешен күрсәтеп, әтисенә һәм сиңа таба ясаган беренче адымнарын күрү нинди бәхет! Нәкъ шушы мизгелдә ир белән хатын арасында мәхәббәт җепләре ныгый, ныклы нигезле гаилә барлыкка килә дә инде. Балаңны тормышка яраклы, кешеләргә файдалы, ярдәмле, тәртипле кеше итеп үстерү җаваплылыгы алдыңа килеп баса. Ә балалары булмаган парлар тиз арада аерылышалар. Чөнки алар тик үзләре турында гына уйлыйлар, читкә, “уҗымга да” йөри, тагын да матурларга күз сала башлыйлар.
Балалары булган ир белән хатын үпкәләшсә дә, бу озакка бармый, чөнки ике арада “әтием”, “әнием”дип сабыең йөри бит. Үпкәләшкән очракта да, бала йөрәге җәрәхәтләнмәсен дип, белдермәскә тырышасың.
Әлбәттә, эт үстерү белән бала тәрбияләүне чагыштырып булмый инде. Йорт хайванын асрау күпкә җиңелрәк. Ә сабыеңны кеше итү - бик җаваплы һәм авыр сынау, ул ата-анадан зур сабырлык һәм күп акча таләп итә .
Әнә, шатлыгыбыз, беренче оныгыбыз Диләрә тугач, бала коляскаларының бәяләрен белешеп йөрергә туры килде миңа. Аларның иң арзан дигәне дә 6 мең сум тора икән! Яшь бала киемнәренә килгәндә, хәзер 100 сум акчага берни дә алып булмый. Сабыйны хастаханәдән киендереп өйгә алып кайту өчен, комплект сатып алырга теләсәң - 1 мең дә 300 сум чыгарып сал. Көзге комбинезоны да шул чама...
Бу турыда уйланып йөри торгач, эт асрап, шәһәргә ябышып ятучы яшьләргә шуны әйтер идем:
- Авылга кайтыгыз! Биредә ачка үлгән кешене күргәнем юк әле. Җиргә көчеңне, мәхәббәтеңне биреп эшләсәң, ул ашата да, яшәтә дә! Авылда балалар бакчаларында урын җитәрлек, бала саны күбрәк булса, мәктәпләребез дә ябылмас иде. Гомумән, йөзек кашы булган динебезне, мәдәниятебезне, сәнгатебезне дәвам итүче татар авылларыбыз да таркалмас иде!
Нурсинә ХӘКИМОВА |
Иң күп укылган
|