поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.08.2012 Җәмгыять

Изге Кизләү

Чишмәләргә безнең халык борын-борыннан игътибарлы булган. Кайберләрен изгеләштергән дә. Хәер, бу безгә генә хас түгелдер. Биләрдәге “Изгеләр Чишмәсе”нә татарлар гына түгел, чуашлар, урыслар да килә. “Хуҗалар тавы”на менгәндә агач ботакларындагы чүпрәкләрнең, төрле тасма-бауларның күплегенә исең китәрлек. Бу инде тәгаен мәҗүсилектән калган. Мәҗүсилек — кешелекнең балачагы, ул турыдан-туры табигатькә бәйле. Су чыганагы мәҗүси аңында бик мөһим урын тота.

Мөселманнар өчен дә чишмәләр зур әһәмияткә ия. Җәннәт бакчаларын ничек чишмәләрсез күз алдына китерәсең?!

 

Авыл корганда да татар чишмәле җирне сайларга тырышкан. Чишмәләрне чистартып-тазартып тору һәр заманда да игелекле, саваплы эш саналган. Чишмә челтерәве халык җырларына килеп кергән. Шагыйрьләр иҗаты хакында әйтмим дә инде.

 

Казан тарихы белән кызыксынучылар беләдер — башкалыбызда атаклы чишмә булганлыгы билгеле. Дөресрәге, аны кизләү дип атарга кирәктер. Кизләү — гизле (яшерен) дигән борынгы сүздән барлыкка килгән. Озынрак булса да, Н. Загоскинның “Спутник по Казани” китабыннан (1895) өзек күчерәсем килә (минем тәрҗемәдә): “Әгәр дә без Казан кремленең Сөембикә манарасыннан Казан суына төшә торган юл белән Тайницки (борынгы Нургали) капкасыннан чыксак, елга ярына төшеп уңга борылсак, агымга каршы берничә дистә сажин атласак, “Тайницки кизләү” дип аталган чишмәгә барып чыгарбыз. 1552 елда шәһәрне урыслар басканда, чолганышта калган казанлылар яшерен җир асты юлыннан су алыр өчен шушы чишмәгә төшкән. Чолганыштагыларны бердәнбер яхшы сыйфатлы судан мәхрүм итәр өчен урыслар аны шартлаткан. Әле бу гасырның уртасында чишмә ташлар белән әйләндереп алынган иде, ләкин хәзер исә әлеге тарихи чишмә ташландык хәлдә һәм елдан-ел суы саега бара: хәзерге Казан обывательләре арасында нигәдер әлеге чишмә суы кыяр тозлар өчен яхшы сыйфатлы дигән ышану яши, шуңа һәр җәй ахырында суны моннан күпләп ташыйлар. Мондагы мөселманнар чишмәне изгегә саный, суын дәвалану өчен файдалана, татарлар бирегә еш кына намаз укырга килә. Ә 1829 елда да әле “бушлык”ның, ягъни Кремльдән кизләүгә илтә торган яшерен юлның кайда икәнлеген белгәннәр. Дөрес, аның керү-чыгу юллары томаланган була”.

 

Н.Загоскинга ияреп, М.Худяков та “Чишмә Нургали һәм Илбуга капкасы арасында типкән”, — дип яза.

 

Инде борынгырак чыганакларга мөрәҗәгать итик. Казанны басып алуда катнашкан кенәз А.Курбскийның “Мәскәү бөек кенәзе турында тарих” дип аталган хезмәтендә әлеге кизләүгә бәйле мәгълүмат бар: “Яуларга ике яки өч атна кала, астан казып керү нәтиҗәсендә аларны (Казан халкын — Р.З.) судан мәхрүм иттек: зур маш (башня) һәм алар бөтен кирмән өчен су ала торган кизләү астына дары тулы егермеләп зур мичкә куеп шартлаттык”.

 

Явыз Иванның патшалык итүен җентекләп тасвирлаган “Царственная книга” да әлеге кизләүне читләтеп үтмәгән: “Һәм патша Казаннан яңа качып чыккан Камайны (сатлык морза — Р.З.) үз хозурына чакырды һәм шәһәрдә суны кайдан алулары турында сорады, чөнки Казан елгасына аларның юлын кистеләр бит инде (Казан елгасы ягыннан А. Курбский гаскәре һөҗүм иткән — Р.З.). Шул турыда ул күптән түгел патша хозурына качып чыккан әсирләрдән дә (татар кулында булган урыс әсирләре — Р.З.) сорады. Һәм алар әйтте: Нургали капкасы янындагы Казан елгасы ярында типкән чишмәгә аларның яшерен юлы бар; алар җир астыннан йөри диделәр”.

 

Сатлык Камай һәм ирек алган урыс әсирләреннән әлеге хәрби серне белгәннән соң, Болак тамагында торучы полкның воеводасы кенәз В.Серебряныйга, астан казып кереп әлеге кизләүне шартлатырга әмер бирелә. “Алар ун көн эчендә татарлар суга йөри торган басма астына кадәр казып керделәр, һәм кенәз Василий белән иптәшләре, татар тавышларын ишетеп, аларның үз өсләреннән су алырга йөрүләрен аңлаганнан соң, патшага бу турыда хәбәр иттеләр”. 4 сентябрьдә кизләүне шартлаталар. Яшерен җир асты юлына һәм шул кизләүгә бәйле рәвештә урыслар Нургали капкасын соңрак Тайницки дип атаган.

 

М.Худяков фаразынча, илбасарларның максаты кизләүне шартлатудан бигрәк, Казан яугирләренең җир асты юлыннан чигенү мөмкинлеген юк итү була (исән калучылар соңрак нәкъ шушы урында дивар аша сикереп Казан суын кичеп чыгалар). Кизләүдән башка да Казанда эчәр өчен мул сулы күлләр күп булган дип яза Худяков.

 

Шартлатылса да, кизләү югалмаган, бетәргә теләмәгән татарның үзе кебек, тагын өскә бәреп чыккан. Шуңа да, Н.Загоскин әйткәнчә, ерак әби-бабайларыбыз аны изгегә санаган, янына намаз укырга йөргән. Ләкин бүтәннәр өчен аның суы кыяр

тозлар өчен генә әһәмиятле булган. Изгелек белән кыяр тозлау, күрәсең, озак янәшә яши алмыйдыр, шартлатулардан соң да исән калган чишмә бераздан саеккан, ә без инде аның эзен дә белмибез. Казанның 1000 еллык бәйрәме алдыннан аны эзләп тә карадылар шикелле. Таба алмадылар, әлбәттә. Югыйсә чыганакларда төгәл урыны әйтелгән (әле узган гасырның утызынчы елларын да да аның урыны билгеле булган дип язучылар булды). Җитәкчеләр теләсә, аны эзләп табу гына түгел, үзен дә яңадан җир өстенә чыгарып булыр иде.

 

Күптән түгел Интернетта 1930 елда Казанда булып киткән Франк Уилсон төшергән фоторәсемнәр пәйда булды. Шуларның берсендә Казан Кремле дивары каршысында бер кечкенә корылма күренә. Ни булыр бу? Әгәр ул изге кизләү өстенә корылган булса? Ләкин корылма Н. Загоскин күрсәткән якта түгел.

 

Ә Загоскин, ялгышып, Тайницки (Нургали) капкасының икенче ягын күрсәткән булса? Кизләүне шартлатырга бит Болак тамагында торучы кенәз Серебряныйга боералар. Әгәр җир асты юлын ун көндә казырлык булгач, кизләү Болак тамагыннан артык ерак булмаска тиеш иде. Фотодагы корылма нәкъ шундый ераклыкта түгелме соң?

 

Бу, әлбәттә, фараз гына. Ләкин Изге Кизләүне эзләргә этәргеч бирсә, бер фараздан да баш тартырга кирәкми.

 

Егерме еллар элек Казанны яклаганда шәһит китүчеләргә һәйкәл кирәклеге турында сөйли башлаган идек. Хәзер инде сөйләүдән дә туктадык. Әгәр дә Изге Кизләүне табып (быел Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елы да диләр түгелме соң?), өстенә милли архитектура өслүбендә корылма да ясалса, коточкыч фаҗигага юлыккан шәһидләргә генә түгел, тарихи хәтерен җуймаган бүгенге заман кардәшләребезгә дә һәйкәл булыр иде ул.

 

Изге Кизләү — татар халкының үлемсезлеген гәүдәләндерүче бөек символ булырга тиеш!

 

Бәлки шул символдан куркып аның табылуын теләмиләрдер?

 

Мин ышанам: томаланса да, тыгылса да, чишмә иртәме-соңмы бәреп чыга ул. Әйдәгез, бергәләп аның юлын эзлик.


Ркаил ЗӘЙДУЛЛА
Татарстан яшьләре
№ | 28.08.2012
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»