|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.08.2012 Мәгариф
Берәүнең дә "савым сыеры" буласы килмиАналитиклар никадәр генә чаң сукмасын, юрист, икътисадчы, банкир, бухгалтер, финансист булырга теләүчеләр саны һич тә кимеми, югары уку йортларында бу белгечлекләргә конкурслар хәттин аша. Иң гаҗәбе дәүләт тә мәсьәләне үз агымына куеп кына калмый, әлеге һөнәрләрне алырга теләүче яшьләргә теләктәшлек белдерә: хөкүмәт күзлегеннән караганда, юридик һәм икътисад факультетлары киләчәге иң өметлеләрдән санала. Һәрхәлдә, яңа кузгалып килүче оптимальләштерү дулкынында бу факультетларның бюджет бүлекләре әллә ни зыян күрмәс төсле. Ә илнең киләчәге өчен техник белгечлекләр әһәмиятлерәк, сәнәгатьне үстерим дисәң, нәкъ менә шулар җитешми. Ә югарыда искә алынган белгечлекләрнең популярлыгы исә гади генә ике формула белән аңлатыла: "җәмгыятьтә законлылык аз булган саен, юристлар күбрәк таләп ителә" һәм "бухгалтер каләмнең бер сызуы ярдәмендә ун талаучы-баскынчыга караганда күбрәк урлый". Һәрнәрсәдән файда алырга омтылган прагматик җәмгыять әгъзалары ихтыярсыздан менә шул принципларга өметләрен юнәлтәләр. Артык көчәнми генә матди якны шулар тәэмин итәр дип уйлыйлар. Сөйлиләр бит әле: бер адвокат конторасында бу профессиянең асылын аңлата торган картина эленеп тора: ике мужик сыер кемнеке дип бәхәсләшә, берсе аның мөгезеннән тарта, икенчесе – койрыгыннан, ә бу вакытта адвокат тыныч кына сыерны сава икән. Менә шул сыерны асрамый гына аны "саву" теләге күпләрне алга өнди. Хәтта еш хөкүмәттә дә "саву" өчен еш кына сыер асраучылар да кирәк икәнен онытып җибәрәләр. Нәтиҗәдә, Горбачев әйтмешли, "паритет" югала: "савучылар" чиктән аша, "сыерлар" исә җитешми, берәүнең дә савым сыеры буласы килми, ягъни төзүче, завод-фабрика эшчесе кебек һөнәрләрне яшьләр әйләнеп узарга тырыша. Әмма һөнәрең ярдәмендә гадел рәвештә уңышка ирешәсең, чын профессионал, үз эшеңнең остасы буласың килсә, Стив Джобс принципларын нигез итеп алырга кирәк булачак. "Мин инанам: миңа үз эшемне дәвам итәргә ярдәм иткән бердәнбер нәрсә – аны яратуым булды. Сезгә яраткан нәрсәгезне табарга кирәк. ... Сезнең эшегез гомерегезнең күпчелек өлешен алып торачак һәм канәгать булуның бердәнбер ысулы – сез үзегез иң бөек эш дип санаганны эшләү. Ә бөек эшләр башкаруның бердәнбер ысулы – эшеңне ярату", – ди ул. Шушы принциптан башка гына чын профессионал булу мөмкин түгел. Җәмгыятьтә эшнең осталары югары бәяләнми, диплом булса, белемсез дә карьера ясап була, бар нәрсәне дә ришвәт хәл итә дип алданмагыз. Инде бүген үк дипломлы йөз меңләгән яшьләр кибет киштәсенә товар тезеп торудан, яисә йөк ташучы булудан ерак китә алмыйлар. Профессионаллар исә хәзер үк югары бәяләнә, капиталистик җәмгыятьтә аларны эзләү белән шөгыльләнүче махсус профессия дә бар – "хэд хантер" дип атыйлар аны. Хэнд хантерларны махсус югары уку йортларында әзерләмиләр, сәләте булган һәркем бу эшкә алына ала, әмма шунысы кызыклы: чын "ми аулаучы"лар гадәттә техник белемле кешеләрдән туа икән, гуманитарийлар исә бик өстери алмыйлар бу һөнәрне. Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы "Хэд хантер.ру" сайты белән берлектә кызыклы аналитик тикшеренү үткәрде: югары уку йортларындагы иң популяр утыз белгечлекнең рейтингын төзеде. Моның өчен Казанның 12 вузын соңгы елларда тәмамлаучылардан сорашу нәтиҗәләре, абитуриентларның керү баллары һәм кайбер башка мәгълүматлар өйрәнелде. Нәтиҗәләр гыйбрәтле, ләкин юрист һәм финансистлар өчен куандырырлык түгел, чөнки нәкъ менә шуларга вуз тәмамлаганнан соң эшкә урнашу перспективасы шикле, урнашкан очракта хезмәт хаклары әллә ни югары түгел (урлашуга һәм "саву"га дигән өметләр дә күп очракта кысыр өметләр генә булып кала). Ә менә инженер-төзүче белгечлегенә укыганнарны вакантлы урыннар дә күбрәк көтә, хезмәт хаклары да уртачадан югарырак. Гомумән, техник белгечлек алучылар гадәттә эш стажларын уку чорында ук үз белгечлекләре буенча башлыйлар һәм шуңа күрә аларга эшкә алучылар куйган "эш тәҗрибәсе" дигән таләпне үтәү кыен түгел. Аналитиклар бүгенге көндә иң эффектлы белгечлекләр дип төзелеш һәм архитектура, җылылык һәм электр энергетикасы, электр белән тәэмин итү, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр өлкәсенә караган белгечлекләрне аерып чыгаралар. Утыз белгечлек арасында иң өметсезе дип стамотология белгечлеге табылган: озак укырга кирәк, түләүле бүлеге кыйммәт, ә менә эшли башлаганда хезмәт хакы 13 меңнән артмый. Гуманитар белгечлекләр арасында бары тик "җәмәгатьчелек белән элемтәләр" дигәне генә уртача хезмәт хакы вәгъдә итә. Калган белгечлекләр өчен исә хезмәт хаклары түбән, эш табу перспективасы нульгә якын, шуңа күрә алар гадәттә үз белгечлекләре буенча эшләмиләр. Күпчелек абитуриентларның, укып бетергәч, зур җитәкче булам дигән өметләре дә гадәттә акланмый икән. Соңгы елларда Казан вузларын тәмамлаучыларның бары тик 1,4 проценты гына "нәчәльник" булганнар. Ә менә сораштыру нәтиҗәләре "гамәли математика һәм информатика" белгечлегенә укыганнар арасында җитәкче урыннарда эшләүчеләрнең яисә үз бизнесларын булдыручыларның 25 процентка җитүен күрсәткән. "Популяр белгечлек" вәкилләре айлар буе эш эзләп чапканда, "Төзелеш һәм архитектура" факультетын тәмамлаучыларның өчтән бере артыннан эш бирүчеләр вузда укыганда ук килеп җитә икән. Тикшеренүләр шуны күрсәтә: төзүчеләрнең вузда укыганда ук эш табу мөмкинлеге 31,3 процентка тигез, "Гамәли математика һәм информатика" белгечлегенең – 27,6 процент, химик технологияләр өлкәсендә – 14,9 процент ә менә исемлекнең иң ахырында торучы "Финанс һәм кредит" юнәлешендә укучыларның 3,9 проценты гына бу чорда үзләренә эш таба. Һөнәр сайлаганда, киләсе ел абитуриентлары менә шушы саннар турында да уйлансыннар.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|