|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.11.2008 Мәдәният
МЫЛТЫК КЕМ КУЛЫНДА?Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры инде җиденче ел рәттән режиссер Марсель Салимҗановның туган көненә яңа спектакль куя. Бу юлы "Яңа татар пьесасы" бәйгесендә җиңү яулаган Зөлфәт Хәким әсәре буенча эшләнгән "Мылтык" спектаклен сәхнәләштергәннәр. Премьерага Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килгән иде. Гран-при бүләгенә лаек булган Зөлфәт Хәкимнән: "Әсәрегезнең исеме нәрсәне аңлата һәм ни өчен алай атадыгыз?" – дип сорагач, "мылтык булгач, атарга тиеш инде ул", – дип җавап биргән иде. Ә сәхнәдә "мылтыкның атуын" төрлечә аңлаучылар булды. "Шәп спектакль, Зөлфәтчә", –дигән сүзләр дә ишетелде. Шул ук вакытта: "Бу да булдымы әйбәт әсәр?!" – дип авыз кырые белән елмаючылар да бар иде.
Хәер, һәр премьерадан соң әйтелә торган төрле фикерләргә күнегеп беттек бугай инде. Зөлфәт Хәким адресына да таш атучылар табылып тора. "Телсез күке" премьерасын караганнан соң да: "Нәрсә язган инде бу Зөлфәт, ярым русча, ярым татарча", – дип залдан сүгеп чыгып китүчеләрне дә ишетергә туры килде. Ә берникадәр вакыт үткәннән соң: "Унбиш-егерме ел эчендә татар драматургиясендә мондый әсәр язылганы юк иде әле, әлеге пьесасы белән сенсация ясады ул", – дип күккә чөеп мактадылар. Бездә һәрвакыт шулай бит: баштан төртеп аударалар да, җирдә пычратып алганнан соң, кул биреп, торгызырга маташалар. Дөрес, "Телсез күке" кебек әсәрләр һәр көн язылмый торгандыр, әмма Зөлфәтнең үткен, усал телен бер генә драматург белән дә бутап булмый. Әлбәттә, спектакльнең эчтәлеген бер карауда гына аңлап бетермәүчеләр дә шактый. Бер сәнгать белгече: "Мин Зөлфәт Хәким спектакльләрен ике-өч тапкыр караганнан соң гына төбенә төшенәм", – дигән иде. Бәлки шулайдыр. Мин дә авторның пьесасын укып чыкканнан соң сәхнәдә карарга яратам. Анда инде драматургның фикеренә төшенәсең.
Зөлфәт Хәкимнең бу пьесасы комедия жанрында язылган. Биредә сүз Уел (Раил Шәмсуаров) исемле яшь милиционерның илдә тәртип булдырырга тырышуы турында бара. Укытучылык һөнәрен үзләштергән егетнең закон бозучыларны урыннарына утыртырга теләве, явызлыкка каршы көрәш башлавы нәкъ менә милиционер булып китәргә этәрә дә инде. Әмма бу чынга ашмаслык хыял булып кала. Беренче эш көненнән үк милиция подполковнигы Гыймран Гыйльмановтан (Айрат Арсланов) ау мылтыкларын исәпкә алырга дигән боерык алган Уел болганчык дөньяның вәхшиләре, "калын кесәле" закон бозучылары белән күзгә-күз очраша. Ләкин гаделлек белән кануннар, вөҗдан белән закон арасында мәңгелек конфликт булган илдә тәртип өчен көрәшергә бик авыр икән шул. Автор үзенең әсәрендә әйткәнчә, тәртип моңа кадәр дә булмады, хәзер дә юк, аннан соң да булмаячак.
Зөлфәт Хәким "Чапты атым Казанга", "Кишер басуы" һәм тагын бик күп кенә пьесаларында милиция хезмәткәрләрен чеметеп кенә узса, бу әсәрендә ул аларны игътибар үзәгенә алган. Гадәттә, драматург үзенең әсәрләрендә ниндидер бер хәлне парадокс, ә кайвакыт абсурдка җиткерә дә, шуның социаль нәтиҗәләрен күрсәтеп, тамашачыга тәэсир ясый, уйландыра. Ул тирә-якта хөкем сөргән күренешләргә битараф кала торган кеше түгел. Татарстандагы суверенитет, авыл хуҗалыгы, булачак универсиада, хәтта "зәңгәрләр"не дә "тешләп" ала. Билгеле инде, моның өчен аның башыннан сыйпамаячаклар.
– Зөлфәт фикерне сатира төсмере, шулай ук гротеск алымы белән бирә белә, – ди театр тәнкыйтьчесе Гали Арсланов. – Һәм шушы стильне тамашачы хозурына режиссер Фәрит Бикчәнтәев тә оста итеп җиткергән.
Чыннан да, әсәрне үтемле итеп күрсәтә белү режиссердан да, шул ук вакытта артистлар ансамбленнән дә тора бит әле. Наил Дунаев (Самат), Дания Нурлы (Гөлфидә), Илдар Хәйруллин (Гамбәр), Габделфәрт Шәрәфи (Касим), Фәнис Җиһанша (Вәли), Айрат Арсланов (Гыймран Гыйльманов), Илгизәр Хәйруллин (Бармен) кебек танылган актерлар төркеменә яңа гына студент бусагасын тәмамлаган, Уел ролен башкаручы Раил Шәмсуаров, Резедә Шафикова (Сәвия) килеп кушылган. Раилнең дебют роле уңышлы булды дип әйтергә кирәк. Дөрес, Гали Арсланов: "Яшь актер геройның характерын тиешле дәрәҗәдә ачып бетерә алмый әле, әмма аның актерлык сәләте көчле, ә камилләшү өчен бары тик тәҗрибә кирәк", – дип ассызыклап киткән иде.
Әлбәттә, камиллекнең чиге юк. Актер спектакль дәвамында мылтыкның кем кулында икәнлеген, дөньяга кем хуҗа булуын төшендерергә тырышты һәм ул үзенә куйган миссиясен тиешле дәрәҗәдә башкарып чыкты дип уйлыйм. Гомумән, Зөлфәт Хәким спектаклендә беренче рольләрен башкарган актерларның иҗат гомере озын була. Чөнки безнең тамашачы җитәкчелекне, түрәләрне тешләрлек фикер җиткерүче авторны да, аның әсәрендәге геройларын да тиз генә онытмый.
Фото: www.kamalteatr.ru
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|