поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.08.2012 Сәясәт

Миңнеханов – Путинга: “Акча беркайчан да артык түгел инде ул...”

Татарстанга Россия Президенты Владимир Путин килде. Эшлекле сәфәрнең төп максаты – ЮНЕСКОның тарихи мирасы исемлегенә тәкъдим ителгән Изге Болгар җире һәм Зөя утравы белән танышу.

Әлеге тарихи урыннар буенча ил башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев озатып йөри.

Казан халыкара аэропортына очып килүгә Владимир Путин, вертолетка күчеп, Болгарга юл тотты. Биредә ул карап чыккан беренче объект – Истәлекле билге бинасы. Мәгълүм булганча, дөньядагы иң зур Коръән нәкъ менә шунда саклана. Минтимер Шәймиев Мәскәүдән килгән мәртәбәле кунакка изге китапның әлеге нөсхәсе турында кыскача мәгълүмат бирде, аны бирегә китерү тарихы белән таныштырды.

Путин Татарстан җирлегендә ислам дине кабул ителү тарихы турында да кызыксынып тыңлады. Россия җитәкчеләренең берсенең дә моңарчы Изге Болгар җиренә аяк басканы булмаган.

Соңыннан VIP-кунак Кече манарага юнәлде. Әлеге бина безнең көннәргә кадәр сакланып калган бердәнбер Урта гасыр архитектура һәйкәле. Ул “изге болгарлар” күмелгән урынга төзелгән дип фаразлана. Бина корылу XIV гасырның икенче яртысына туры килә. Әлеге изге урында җитәкчеләр Болгарда төзекләндерү эшләре башлану тарихын искә төшерделәр. Алар шулай ук күптән түгел генә табылган XIII-XIV гасыр казылмалары белән таныштылар.

Ил башлыгы мондый эшләрнең кирәк һәм бик мөһим булуын ассызыклады. Татарстанга бу эшне тормышка ашыру өчен 2 млрд сум акча бүлеп бирелүен билгеләп тә үтте ул. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, “Акча беркайчан да артык түгел инде ул”, – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Рәсми сәфәр программасына кертелгән төп чара исә Ак мәчеттә узды. Владимир Путин дин әһелләренә карата Казанда кылынган террорчылык акты корбаны Вәлиулла Якуповны “Батырлык ордены” белән бүләкләде. Аны ул хәзрәтнең тол хатыны Галина Авентьевага тапшырды. Ә республика мөфтие Илдус хәзрәт Фәезгә Россия башлыгы Дуслык ордены бирде.

“Болгар – Татарстан өчен генә түгел, ә Россия өчен дә мөһим изге урын, – диде Владимир Путин Ак мәчеттә җыелган дин әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре алдында чыгыш ясаганда. – Нәкъ менә шушы җирлектә күп гасырлар элек ислам дине кабул ителгән. Бу исә Идел буе халыкларын формалаштыруда зур роль уйнаган”.

Билгеле ки, ул июль аендагы тетрәндергеч вакыйгаларга да тукталды: “Дин әһелләренең төп эше – халыкка хезмәт итү. Бактың исә, әлеге эшчәнлек куркыныч та икән әле. Вәлиулла хәзрәт чын мәгънәсендә үз эшенә бирелгән тырыш кеше булган. Җинаятьчеләр почмактан гына качып эш итә. Димәк, алар куркалар. Без илдә тынычлык булсын өчен барысын да эшлиячәкбез”, – дип белдерде Илбашы.

Болгардан Владимир Путин Зөя утрау-шәһәрчегенә юл тотты. 


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 28.08.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»