|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2012 Мәгариф
Альберт Гыйльметдинов: Мәктәп эшчәнлеге кимендә кичке сәгать 8 гә кадәр дәвам итәргә тиеш“Мәктәп эшчәнлеге кимендә кичке сәгать 8 гә кадәр дәвам итәргә тиеш. Ә күпчелек очракта анда тормыш төшке сәгать икедән соң тынып кала”, – дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Мамадыш районында “Дәрестән соң мәктәп” дигән темага багышланган укытучыларның төп август киңәшмәсендә. Мәктәпкә белем бирү генә түгел, хезмәткә өйрәтү, балаларның сәләтен ачарга ярдәм итү бурычы йөкләнә дигән сүз бу. Сер түгел, соңгы вакытта мәктәпләрнең дә, ата-аналарның да күзенә бердәм дәүләт имтиханнарыннан башка берни күренми башлады. Баланың мәктәптән аттестат алып чыгуы барыннан да мөһимрәк. Укый гына күрсеннәр дип, ата-аналар газизләренә эш кушарга куркып тора хәзер. Белем йортларының күбесе хезмәткә өйрәтү дигән нәрсәне онытып бара. Билгеле, моңа мәктәп комбинатларының ябылуы, хезмәт дәресләренең кимүе дә сәбәпче булгандыр. Бу исә үз чиратында балаларда ялкаулык чиренең тагын да артуына китерде.
– Бездә дәрестән соң эшчәнлек системалы рәвештә алып барылмады, кайдадыр ул бик яхшы оештырылса, кайдадыр бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Балаларны хезмәткә өйрәтергә кирәк. Алар көндәшлеккә сәләтле булып үсәргә тиеш. Кулга чүкеч, көрәк тота белмәү бик начар, – дип белдерде киңәшмәдә катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Хезмәтнең тәрбияви көчен, әһәмиятен аңларга барыннан да бигрәк хезмәт базарындагы кадрлар кытлыгы, вуз тәмамлаган яшьләрнең эшкә яраксыз булуы этәргәндер, мөгаен. Президент тракторчы, машина йөртүче кебек белгечлекләргә техникумнарда түгел, мәктәптә укытырга киңәш итте. Шул ук вакытта соңгы вакытта укучыларның 9-10 нчы сыйныфларда калмавына да борчылды ул. Бу исә үз чиратында кластер системасының өзелүенә китерде. Шушы урында республика башлыгы: “Кластерлар системасы булдыру яхшы эш иде, әмма без аны боздык”, – дип искә алды. Президент фикеренчә, укучының урта белем алып, вуз тәмамлап, компетентлык үзәкләрендә тәҗрибә туплавы яхшырак. Ә башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү системасын камилләштерәсе бар әле. Бу шул ук вакытта вузларга да кагыла. Рөстәм Миңнехановның авыл хуҗалыгы, ветеринария академияләрен тәмамлаган егет-кызларның авылга кайтмавы борчый. Анда агроном, зоотехниклар җитми. “Без укыганда курста берничә шәһәр малае булса, калганнары авылдан иде. Авыл балалары үз төбәкләренә эшкә кайта иде. Ә хәзер алар авылга кайтасы дип белмиләр дә. Укыйсың икән, кайтып эшлә инде син”, – дип әйтергә мәҗбүр булды ул. Шәһәрнең алдынгы предприятиеләрен исә яшь белгечләрнең белем дәрәҗәсе канәгатьләндерми. Бу уңайдан Казан вертолет заводы тәҗрибәсе башкаларга үрнәк булып тора. Казан авиация институтын тәмамлаган белгечләр завод таләпләренә җавап бирмәгәч, җитәкчелек бу эшкә үзе керешә. “Казанның 8 нче гимназиясендә авиамодель юнәлеше буенча түгәрәк ачтык. Башта балалар, мәктәпне бетергәч, КАИда мәҗбүри укырга туры киләчәк, дип борчылганнар иде. Берничә айдан түгәрәктә иң сәләтле балалар гына калды. Завод эшчәнлеге, станоклар белән таныштыру яшь техникларның кызыксынуларын тагын да арттырды. Алар горурланып үзләрен “вертолетчылар” дип йөртә башлады.
Быел әлеге сыйныфтан 18 укучы КАИга укырга керде”, – дип чыгыш ясады киңәшмәдә завод директоры Вадим Лигай. Аның фикеренчә, 9 нчы сыйныф укучылары өчен икътисадның төрле тармаклары буенча мәгълүмат бирергә кирәк. Вузга әзерлекне дөрес оештырганда, белгечләр үз һөнәрләре буенча эшләр, дәүләтнең дә, ата-аналарның акчасы җилгә очмас. Моннан предприятие, югары уку йортларының нәрсә эшләргә тиешлеге ачык күренә. Ә мәктәпләр үз чиратында нишләргә җыена икән?
Укучыларны эшкуарлык нигезләренә, хезмәткә өйрәтү, сәләтләрен үстерү максатыннан “Дәрестән соң мәктәп” дигән проект әзерләнде. Мәктәпләрдә төрле төрдәге түгәрәк эшчәнлеге гөрләп торырга тиеш булачак. Проект инде кайбер мәктәпләрдә тормышка ашырыла башлады да. Әмма министр Альберт Гыйльметдинов ассызыклаганча, ул өстәмә белем бирү системасын алыштыра алмаячак. Әлеге кысаларда берничә проект тәкъдим ителә. “Минем мәктәбем сәламәтлеге” дигәнендә катнашкан укучылар республиканың бердәм экологик картасын төзегән. 74 мәктәптән мең ярымнан артык бала даими рәвештә укыган мәктәбе янындагы су, туфрак, һава составын тикшереп тора. Билгеле, монда укучыларга физика, биология, география кебек төрле фәннәрдән үзләштергән белемнәргә таянырга туры килә. Ә “Мәктәпнең IT-остаханәсе” проекты балаларны иске компьютерларны ремонтларга өйрәтә. “Яшел мәктәп” проекты нигезендә укучылар агачлар утыртып, аларны тәрбияләп, шәһәрнең экологиясен яхшыртуга өлеш кертәчәк. Аларның хезмәтләре, бәлкем, фәнгә дә файда китерер. “Дәрестән соң мәктәп” кысаларында һәр белем бирү учреждениесе үз проектын тәкъдим итә ала. Бүген иң яхшы 101 проект билгеләнгән инде. Моннан чыгып, балаларның 95 проценты кул эше белән шөгыльләнә дип нәтиҗә ясарга мөмкин.
Сәләтсез бала булмый, диләр. Бары тик аларның нәрсәгә сәләтле булуын ачыкларга, аны үстерүгә булышырга гына кирәк. Түгәрәкләргә килгәндә, барлык ата-ана да баласын анда йөртергә акча тапмаска мөмкин. Әйтик, спорт түгәрәкләренә язылу өчен айга мең сумнан артык акча кирәк. Шулай итеп, ул теләк баланың хыялында гына кала. Шуңа күрә бу проблеманы да хәл итәсе бар әле. Уку йортының кичкә кадәр эшләве ата-ана өчен дә бик яхшы. Бала ышанычлы кулларда, өстәвенә кирәкле эш белән шөгыльләнә. Чөнки күпчелек әти-әни эштән соң кайта бит. Бу, үз чиратында, балалар арасында җинаятьчелекнең, тәртипсезлекнең кимүенә дә китерәчәк. Монысы да бүгенге заман өчен бик мөһим.
P.S. Узган ел Мамадыш районы укучылары 22 миллион сум күләмендә продукция җитештергән. Әлеге акча балаларны төшке аш белән тәэмин итү өчен тотылган. Президент мамадышлылар тәкъдим иткән “Җир Әлифбасы” дигән проекттан канәгать калды. Әлеге районның уңышлары башкаларга да үрнәк булып тора.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|