поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.08.2012 Медицина

Фәнүс Моратов: Наркоманны бикләп дәваларга кирәк

“Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дияргә ярата иде безнең физкультура укытучысы. Вакытлар узу, тормыштагы кыйммәтләрнең үзгәрүе әлеге әйтемне дә үзгәртеп җибәрде булса кирәк. Хәзер аны “сәламәт акылда - сәламәт тән” дисәң, дөресрәк яңгырый сыман. Тәҗрибәле табиб, нарколог Фәнүс Моратов та шуны раслый.

- Фәнүс әфәнде, адәм баласының сәламәтлеге, дөрес яшәү рәвеше алып барганнан килә дияргә яратабыз. Ә халык шундый рәвешкә күчәргә әзерме икән соң?

 

- Бик тә шулай, тик кешеләр үз сәламәтлекләрен кайгыртудан бик ерак тора. Советлар Союзы чорында да, хәзерге вакытта да халыкның нибары сигез проценты гына үз сәламәтлеген кайгырта. Алдынгы чит илләрдә бу сан 25 процентка җитә. Иң гаҗәбе шул: һөнәре саулык сагында булган табиблар арасында да шул ук хәл. Тумыштан ук саулыкны кадерли башлаган очракта гына бәлкем матур күрсәткечләргә ирешергә мөмкиндер.

 

- Сезнең берничә китап авторы икәнегезне дә беләбез...

 

- Әйе, минем берничә китабым чыкты. Менә инде унбиш еллап сәламәт яшәү рәвеше турында да китап язам. Озакка сузылды - яңа мәгълүматлар килеп чыга тора. Русчасын эшләгән идек инде, ул “Привычки, пристрастия и болезни” дип атала иде. Ә татарчасын гадиләштереп, киң катлам халыкка аңлаешлы булсын дип эшлим. Тән белән рухны бер дип әйтәбез. Адәм баласының тәнен генә түгел, күңелен дә дәваларга кирәк бит. Ә җанны дәвалау ул - Ходайны танудан башлана. “Бүген - гадәт, иртәгә - чир” дигән исем кушсам, тарырак булыр кебек.

 

- Наркомания катлаулы чирләрдән санала. Әфьюн сазлыгына баткан кешене тулысынча савыктырып буламы?

 

- Була, нишләп булмасын. Шәхсән үзем атна саен Казан буенча комиссия үткәрәм. Антага шуның аша егерме бишләп кеше уза. Кайсы 3, кайсы 5 ел даими рәвештә күренеп, бездә теркәлеп тора. Өч ел наркотиктан, 1 ел алкогольдән тыелып торганнарны учеттан төшерәбез, ЮХИДИ өчен белешмә бирәбез. Афәттән котылганнар шактый. Процентлап исәпләгәндә, бәлкем күп түгелдер. Дөресен генә әйткәндә, бездә теркәлгән кешеләр белән генә статистика ясавы читенрәк, чөнки шәхси клиникалар күбәйде. Хәзер безгә - хөкүмәт клиникаларына килергә куркалар, чөнки безнең базаны сулдан да, уңнан да сорап кына торалар. Хәер, шәхси клиникаларда яшерен дәваланганнар да ризасызлык белдерә. “Нишләп минем турыда мәгъүматлар таралган? Миңа хәзер кредит бирмиләр!” - дип аларга дәгъва белдерүчеләр дә ешайды. Дәваланып чыгучыларның үз проблемалары килеп туа.

 

- Бу күренеш эчкечеләр, наркоманнар кими дигән сүз түгел бит инде...

 

- Түгел шул. Төрле проблемаларны читләтеп узу өчен, алар хәзер күбрәк халык медицинасы белән шөгыльләнүче әбиләрне, белекчеләрне (знахарь), шәхси клиникаларны хуп күрә.

 

- Наркоманны дәвалауда яңа алымнар да кулланыла торгандыр? Аракы белән дәвалыйлар икән дип ишеткән бар.

 

- Наркоманның да, эчкеченең дә патологиясе бер. Эчкечеме, наркоманмы - аларның патогенезлары, авыруның бөтен этаплары, стадияләре бер үк тәртиптә бара. Алкоголь - шул ук наркотик. Аны инде ризык исәбенә кертәләр. Организм биологик яктан икесенә дә бердәй тәэсир итә. Запойдан чыгару өчен ни рәвешле дәвалаганнар, хәзер дә шул ук. Бүген дә системалар куела, канга дарулар кертеп, 2-3 көнлек эш кенә инде аның анысы.

 

Ә аннары кешене рәткә китерү өчен тернәкләндерү үзәкләре эшли. Анда алар белән психологлар шөгыльләнә. Казан, Россия буенча алганда, бу өлкәдә алдынгылар исәбендә йөри. Берничә юнәлештә эшли торган үзәкләре белән бар төбәкләр дә мактана алмый. Безнең җәмгыятьтә медицина психологларына, гомумән, психологларга иҗтыяҗ юк. Гәрчә, бу юнәлештә, гомумән, кытлык булса да. Җәмгыять кенә әле аны аңлап бетерми. Психологлар ярдәмен алудан оялалар дип әйтимме? Аның кирәклеген безнең ватандашлар аңлап бетерми сыман әле. Чит илдә психик сәламәтлек гадәти бер әйбер санала.

 

- Хатын-кыз наркоман белән ир-ат наркоман арасында аерма бармы?

 

- Кайбер аермалыклар бар инде. Шулай да, нигезләре бер үк дияр идем... Хатын-кыз үз чирен озаграк яшереп йөрергә сәләтле. Аны янындагы якыннары да сизмәскә мөмкин. Табигате буенча үзен карый, кеше алдына ямьсез кыяфәттә чыкмый. Ахыр чиктә генә үз-үзе белән идарә итә алмый башлап, деградация киткәч кенә аның авыру икәненең беленүе ихтимал. Ә ир-ат азрак эчсә дә, күз алдында. Патогенез буенча карасак, аерма әллә ни юк. Бер яшьтәге йөз ир кешене генә алсак та, чир йөз төрлечә чагылырга мөмкин, чөнки организм һәр кешенең үзенчә. Кеше организмның ныклыгы үзе туганчы ук алдан билгеләнә. Ул кешенең әти-әнисенең сәламәтлегенә, геннарга бик бәйле.

 

- Фәнүс абый, соңгы вакытларда төрле программалар кабул ителә, әйтик, законсыз наркотик әйләнешен тыю, алкоголь продукциясенә рекламаларны чикләү буенча. Менә бу проектларның файдасы бармы?

 

- Әлбәттә, юк. Бездә гомер буена күз буяу булды бит инде. Җәмгыятькә файдасы юк боларның. Телевизор экраннарына гына күз салыгыз, сериалларның башыннан ахырына кадәр карасаң 5-6 мәртәбә утырып аракы эчәләр. Бу да бит - ачыктан-ачык булмаган реклама. Инде чын-чынлап наркоман, алкоголизмга каршы эш башларга теләкләре булса, аның өчен әллә нинди программа кабул итәсе дә юк. Афәткә китергән мисалларны күрсәтеп кинолар төшерсеннәр. Фаҗигагә китерә торган сюжетлар күрсәтсәләр дә нәтиҗәлерәк булыр иде, һичъюгы, гыйбрәт алырлар иде. Мәҗбүриләп дәвалауны кире кайтару да уңай нәтиҗәләр бирер иде дип уйлыйм мин. Мәҗбүриләп ябып куймасаң, мондый чирне бетереп булмый. Бу җәһәттән наркологның да, әбиләрнең дәвалавы да бер чама. Ни өчен дигәндә, дәвалаучыга караганда кешенең үзе күпме дәрәҗәдә әзер булуы, ихтыяры мөһим. Күп нәрсә авыруның үзеннән тора!

 

- Наркоманнар, эчкечеләр армиясенең артуы җәмгыятьтәге җитешсезлекләрдән дә киләдер дип уйламыйсызмы?

 

- Анысы да бар. Чөнки әйтәләр бит нәселдәнме, тәрбиядәнме дип. Шәхсән үзем болай уйлыйм: беткән алкаш гаиләсендә туса да, баланың потенциалы булса, ул нормаль кеше булып үсәргә мөмкин. Шул ук вакытта профессор гаиләсендә туып та, наркоман булып китәргә мөмкин. Монда геннарга карарга кирәк... Өченче төркем нинди мохиткә эләгүдән тора. Алар уңга да, сулга да борылырга мөмкиннәр.



Интертат.ру
№ | 22.08.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»