поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.08.2012 Җәмгыять

“Тема” яки ярсыган ялгыз ана монологы

Телеэкранда «Тема» тапшыруы бара. Мин шуны ка­рап утырганда, улын җитәкләп, күп еллар аралашып яшәгән танышым килеп керде. Нинди тапшыру барганлыгын аңлап алуга, ул экранга нәфрәтле караш ташлады да, бөек урыс теленең сүгенү сүзлеген эшкә җикте:

- Ну, фәлән, ну, төгән! Тема, имеш... Үлгән песи баласы тапканнар, ә монда кеше балала­ры... Алар хакында уйлыйлар­мы соң бу илдә? Оятсыз әтиләр балаларының барлыгын-юклыгын да белми, типтереп яши бирәләр. Ялгыз аналарга бала тәрбияләүнең никадәр авыр бу­луы хакында булырга тиеш ул «Тема». Шул качак әтиләрдән алимент кына да түләтә алмый­лар бит. Песи баласын тапкан­нар, ә бала атасын таба алмый­лар. Баланың өс-башына алыр өчен генә дә күпме акча кирәк! Бармак башы кадәр бала баш­магы да 500-1000 сум торсын әле! Аңа брезент башмак кидереп куялмыйсың бит инде «Иң яхшысы — балаларга!» дигән лозунгларын «Иң кыйммәте — балаларга!» дип төзәтергә ки­рәк. Сүздә — бер, гамәлләре — башка. Балык башыннан чери ул. Алланың каһәре генә суксын халык мәнфәгатен кайгыртабыз дигән булып, үз кесәләрен генә калынайтучы түрәләрне.

 

Ханым үзе сөйли, үзе елый. Күзләреннән берөзлексез яшь тамчылары тәгәри.

 

Тынычландырмакчы булып сүз башлаган идем, китте бу тагын кызып: "Нинди борчылу гына? Боргычлап тыкканнар инде безне тупыйкка. Ни ал­ган белемең илеңә кирәкми, ни эш таба алмыйсың, ни эш­ләгәнеңә күрә тиешле акча­сын түләмиләр. Фатир турын­да әйтмим дә инде. Элек, со­вет заманнарында бушлай бирелә иде ул фатирлар. Хә­зер сатып кына алып була, әле анысына да чират. Гел ак­ча юк та, акча юк диләр. Ул торак фонды акчасын кая гы­на куеп бетерделәр икән? Ке­ше почмагыннан кеше почма­гына бар булган акчаңны түләп йөри-йөри, нормаль тормышның ниндилеген дә онытып бетердек бугай инде. Ә монда иң мөһим мәсьәлә итеп эт-песи күтәрелә. Песи баласына түгел, кеше баласы­на да дәүләт игътибары ки­рәк, җан җылысы! Шулар җишәүдән килеп чыга ул вәхшилек, әллә каян түгел..." Югары белемле, берничә тел дә белүче бу ханымның яр­сулы монологын, бүлдерергә дә кыймыйча, тыңлыйм да тыңлыйм. Ул минем якка карап кына ала да, үзе сорау бирә, үзе үк җавап та биреп бара:

 

— Әллә бу ил кем ныграк алдый белә, шуңа күбрәк түли инде? Шулай булмаса, менәсез, үзегез...

 

— Нәрсә, мин...

 

—Дәшмәгез! Дистә еллар дәвамында ни эшләвегезне, ничек эшләвегезне мин дә кү­реп торам. Кулларыннан бер­ни дә килмәгәннәр сездән йөз-мең тапкыр шәбрәк яши­ләр. Сез саф вөҗданыгызны кочаклап утырасызмы? Утыры­гыз... Теге мәзәк герое шикел­ле: жила-была девочка, сама виновата... Шул саф вөҗдан белән тамакны да туйдырып, өс-башны да карап булса икән лә ул. Юк бит. Шулай, телең тик тормаса, ашказаның буш торыр диләрме? Чыгармый­лармы китапларыңны? Начар булган өчен түгел бит. Нәрсә, гәзит-журналларга язып та, го­норарлар алалмыйсызмы? Нәрсә, гөзит-журнал укучылар азайдымы? Күбәймәс инде, татарча укытмагач. Өстәвенә, кемнең акчасы бар, кем каян соранып табарга махир, шул китап чыгара. Акчасы барныкын түгел, таланты барныкын чыгарырга кирәклеген миннән дә шәбрәк беләсез. Эт өрә тора, бүре йөри то­ра, дип кенә карый власть башындагылар язучы халкына.

 

— Чү! — дип кушылмакчы булам.

 

- Никакой. «Чү!» - ди бу, тагы да усалланып, — гел дәш­ми торганга чүктереп бетер­деләр инде. Балалар бакчала­рында ук балаларның телләрен тартып алалар лабаса! Менә ул тема кайда! Шул балаларны эк­раннан туган телләрендә сөйлә­штереп күрсәтсәләр, проблеманың кайда икәнен ата-аналар да тагын бер кат аңлап калыр иде. Үзегез әйтәсез бит, җаннар туган телдә сөйләшәләр дип. Җаннары бер-берсен аңлама­ганга керми яшьләргә тәрбия. Күбесенең китап, каләм тотканы юк кулларына. Алар инде язада белмиләр. Менә ул тема!..

 

Телеэкраннан секска өйрәтә-өйрәтә, ир-атлар ничек өйлә­нергә икәнен дә онытып бетер­деләр шикелле. Авыл тулы өй­ләнмәгән ир-ат. Шәһәрдә дә җитәрлек. Әле кайчан гына картайган ата-анасын балала­ры тәрбия кыла торган иде, инде бик картайган ата-анала-ры балаларын, оныкларын туй­дырырга мәҗбүр.

 

Кешене көн саен кәкре ка­енга терәтәләр. Алдыйлар, та­лыйлар. Үзеңне... үзеңне ничә кат тотып таладылар бит.

 

Бакчаңда ботакка эленгән сумкаңны акчасы, паспорты-ние белән бергә урлап кит­теләрме? Киттеләр.Табып бир­деләрме? Тот капчыгыңны! Ярар инде, артыкка китте, -дим.

 

Шомартма! Болай да туй­ган шомартучылардан. Шуның өчен акча алалар. Җиренә дә,теленә дә, иманына да хуҗа булмакчы булып, кешене күп­ ме тилмертергә була? Әллә тә­хеткә күтәрелгәч, үзләрен таби­гатьтән дә көчлерәк итеп тоя микән бу түрәләр?

 

Инде шушы сабыйларыбыз-ның язмышлары өчен ут яна­быз. Аларны өйгә бикләп, җәмгыятьтән изоляцияләп, на­чар йогынтыдан саклап бул­мый бит. Әле шул «йогынты» өчен нинди акчалар түлибез бит... бакчаларга чират тора-тора... Менә ул тема! Ярсыган ялгыз ана монологын.


Нәҗибә САФИНА язып алды
Татарстан яшьләре
№ 15 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»