|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2012 Икътисад
Сез кризис хакында уйланасызмы?Халыкның 45 проценты кризис турында уйлана башлаган. Ул гына да түгел, алар бу хакта даими фикер алыша икән. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. 2008 елгы кризис вакытында да социологлар әнә шундый күрсәткечләр теркәгән. Бу проблема күбрәк олы яшьтәге кешеләрне җәлеп итә икән. Ә сез бу хакта уйланасызмы? Рифат КАЮМОВ, Татарстан Икътисад һәм финанс министрлыгы белгече: – Минем бу хакта уйлаганым юк. Миңа калса, халыкка коткыга бирелергә кирәкми. 2008 елда эшсез калган кешеләр булды, тик ул вакытта да Татарстанда уртача хезмәт хакы кимемәде. Әйе, Россия Хөкүмәте кризиска әзерләнә. Тик бу әле кризис була дигән сүз түгел. Нефть бәясе уйнау да халыкны куркытырга тиеш түгел. Бер генә икътисадчы да моны төгәл әйтә алмый. 2015 елда булырмы ул, 2020дәме, ә бәлки, бөтенләй булмас. Хөкүмәтнең алдан чаралар күреп куюы яхшы – килүенә әзер булган вакыйгалар бермә-бер җиңелрәк кичерелә бит. Лариса КАЗАНЦЕВА, Татарстан социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәгенең социология бүлеге җитәкчесе: – Кризис дигәч, кешеләр акча юклыкны, бәяләр артуны күз алдына китерә башлый. Шуңа күрә әлеге тема соңгы арада бик популярлашты. Минем исә бу хакта уйланганым юк. Кризис була калса да, миңа кагылмас, дип ышанам. 2008 елгы вакыйгалар миңа кагылмыйча гына үтеп китте бит. Хәзер дә шулай булсын иде. Мәдинә МАЛИКОВА, язучы: – Әлбәттә, уйланам. 2008 елларга борылып карагач, бигрәк тә. Ул вакытта улымның эш хакын кистеләр, тормыш алып баруы кыенлашты. Илнең икътисадый хәле тотрыклы булса, тормыш үз җае белән барса, без – пенсионерлар курыкмас та идек. Кризис җитә калса, ул яшьләргә дә ару гына тәэсир итәчәк. Кредитлар алу пропагандаланганда, аларның күпчелеге әнә шул кредитларны җыеп яши. Яшьләр бит үзләренең бүгенге хезмәт хакларына карый да, керемем берничә айдан да шуның хәтле булыр дип, әҗәткә банктан акча ала. Ул әҗәтне бит кайтарасы да бар. Эш хакын киссәләр, йә гомумән эштән кусалар, алар нишләр, дип борчылам. Россиядә, гомумән, күп кенә нәрсәләр гайре табигый. Нормаль җәмгыятьтә балалар пенсиягә чыккан әти-әниләренә булыша. Бездә исә, киресенчә, картайган әниләре улларына-кызларына акчалата ярдәм күрсәтергә мәҗбүр. Тимур МИНУШЕВ, Татарстан Эчке эшләр идарәсенең Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе урынбасары: – Кризис турында уйлаганым да, һәм, димәк, сөйләшкәнем дә юк. Мин аннан курыкмыйм. 2008 елгы вакыйгалар да миңа тәэсир итмәде. Бәлки шуңа күрә хәзер дә борчылмыймдыр. Гөлназ ШӘЙХИ, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетының матбугат хезмәте җитәкчесе: – Бу хакта уйланганым юк. Аллага шөкер, эшем бар. Өстәвенә, акчаны дөрес итеп туздыра белсәң, ул бар нәрсәгә дә җитә. Эшлим дигән кешегә исә эш тә табылып тора. Минем танышларым арасында эшмәкәрләр дә бар, бюджет оешмаларында эшләүчеләр дә. Ләкин аларның берсенең дә бу хакта сөйләшкәнен ишеткәнем юк. 2008 елгы кризисны да тоймадым. Аның нәрсә икәнен белмәгәнгә, хәзер дә үземне тыныч тотам.
|
Иң күп укылган
|