|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2012 Җәмгыять
Башка төрле балаларҖир шарында таң калдыргыч балалар туа. Алар сәер сәләтләргә ия, һәм мондый могҗиза балаларны өлкәннәр контрольдә тота алмый. Гадәттән тыш булганнары өчен аларны табигатьтә бик сирәк очрый торган төс исеме белән “индиго” дип атаганнар. Берлинда гадәттән тыш көчкә ия булган биш яшьлек малай яши. Аның мускуллар күләме гадәти кешенекеннән икеләтә артыграк. Белгечләр моны генетик үзгәрешләр белән аңлата. Бу баланың ДНКсын өйрәнеп, мускул дистрофиясен җиңәрдәй дәва табу турында уйланалар. Австралиядә яшәүче Энн-Мари Рокуэлл беренче карашка бүтәннәрдән берни белән дә аерылып тормаган бала таба. Шунысы кызык: сабыйның авызында алтын теше була. Соңыннан аңлашылганча, көмәнле хатынның әтисе Лондонда вафат булган икән. Ул ир-атның нәкъ аскы теш казнасы уртасында алтын теше булган. Белгечләр баланың үзенчәлеген җанның бик кыска вакыт эчендә күченүе белән аңлаткан. Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәрендә яшәүче Нина беренче баласын 1985 елның 30 декабрендә таба. Тиздән әнисе дә, табиблар да кызның бөтенләй үсмәвен ачыклыйлар. Бер ел эчендә бернинди дә үзгәреш булмый. Педиатрлар белән килешеп, яшь ата-ана икенче бала табарга тәвәккәлли. Бу юлы дә нәкъ шундый хәл кабатлана. Нина белән ире гаҗәпкә кала. Иван белән Зинаиданы генетик аномалияләр китабына (шундый китап та бар икән) теркәп куялар. Мондый сирәк күренешкә әле дә аңлатма бирә алмыйлар икән. Хәер, 25 ел үткәч тә берни үзгәрмәгән – малай белән кыз ике яшьлек сабыйны хәтерләтә, икесенең дә авырлыгы 14әр кило, өйдә алар сабыйлар чалбары киеп йөри. Россиянең иң яшь студентына нибары унике яшь тулган. Лиза Чухарова исемле кыз Төньяк Осетия дәүләт университетының журналистика факультетына әнә шул яшьтә укырга кергән. Лиза инглиз, француз телләрендә иркен сөйләшә, латинны яхшы белә. Төмән шәһәрендә яшәүче 15 яшьлек Вера исә әдәбият белеме буенча искиткеч сәләтле. Сигезенче сыйныфта укыганда, кыз борынгы кельтлар риваяте турында трактат язган. Белгечләр бу хезмәтне кандидатлык диссертациясенә тиңләгән. Кызганыч, тик укучыларга гыйльми дәрәҗә бирелми. Вологда-Петербург трассасы янындарак урнашкан Никулино авылында Танк кушаматлы кыз яши. Даша Миронова могҗизалы көчкә ия. Балчыкка батып калган йөк машиналарын ул берүзе тартып чыгара ала икән. Дашага мондый көч тумыштан бирелгән. Алыптай зур гәүдәле ирләр күтәрә алмаган әйберләрне бик җиңел генә күчереп куюы белән кыз бөтен кешене таң калдыра. Шуңа яшьтәшләре аңа “Танк” дип кушамат таккан. Вологдадан Надежда Николаева исә үлем якынлашуын сизә икән. Кемнең кайчан, ничек, нәрсәдән үләсен кыз төп-төгәл белә: моның өчен кызга кешенең күзенә карау җитә. Барысы да моннан ун ел элек башланган. Кыз автомобиль һәлакәтенә юлыккан, 18 тәүлек буе комада яткан. Аңына килгәч, ул төрле тавышлар ишетә башлаган, куркыныч сәләте дә шул чакта ачылган. Аңа дустының бер айдан үләчәген күрергә дә туры килә, ул әтисенең соңгы көнен дә дөрес билгеләгән. Надежда әлегә бер генә тапкыр да ялгышмаган. Британия халкын ике яшьлек кызчык таң калдырган: интеллект коэффициентын билгеләүче тестта сабый 152 балл җыйган. Бактың исә, мондый акыллы кешеләр дөньяда бар халыкның нибары 2 процентын гына тәшкил итә икән. Нью-Йорктан Джон Брайан, музыка мәктәбенә йөрмәсә дә, 5 яшь чагында җыр һәм көйләр яза, үзлегеннән ноталар таный башлаган. Әти-әнисе аны музыка мәктәбенә бирергә теләгәч, Джон каршы төшкән. Бүгенгә малай ике компакт-дискка җитәрлек музыка язган, продюсер табып, аның белән килешү төзегән һәм үзенең беренче гонорарын әти-әнисенә алып кайтып биргән. Санкт-Петербургта яшәүче Сергей Краснов ябык китапларны да укый ала. Шул ук шәһәрдән Сергей Лебедков сүзләрне арттан алга әйтеп сөйләшә, укый һәм җырлый. Алты айлык испан сабые ошаган уенчыгын күз карашы белән генә үз янына тартып китергән. Карашы белән тимер кашыкны да бөгә алган. Украинадан Александра Гавриленко йөздән артык кошның сайравын кабатларга сәләтле. Кошларча “сөйләшергә” Саша 5 яшендә өйрәнгән. Канатлы дуслары аның белән бик теләп аралаша, ди. Американың Джорджия штатындагы 7 яшьлек Эшлин Блокер исә авыртуны тоймый, шунлыктан бернәрсәдән дә курыкмый. Әти-әнисе һәм дуслары аны бер минутка да күз уңыннан ычкындырмый, кайнар чәйгә пешүдән, тәрәзәдән сикерүдән саклый. Эшлинның үзенчәлеге табиблар тарафыннан бик сирәк очрый торган генетик аномалияләр рәтенә кертелгән. Аның кебек кешеләр дөньяда нибары 100әү генә икән. Гыйракның Ән-Нәҗаф шәһәреннән 15 яшьлек Мөхәммәт исә инде 5 ел буе йокламый. Үсмергә йоклата торган бик көчле дарулар да булышмый. Ул күзләрен ачып ята һәм аңлаешсыз сүзләр мыгырдый. Күп санлы тикшеренүләр үткәргәннән соң, табиблар аны сау-сәламәт дип тапкан. Үсмер үзе сөйләшсә дә, аның баш мие йоклый икән. Мөхәммәтнең тагы бер сәер гадәте бар. Ул кичләрен зиратка бара һәм сәгатьләр буе үзалдына сөйләшеп утыра. Аның нинди телдә сөйләнүен бер кем дә аңламый. Брюс Хлебников планетадагы иң көчле балаларның берсе булып санала. Алты яшендә ул 365 битле календарьның бөтен битләрен дә берьюлы җиңел генә ертып ала торган була. Шул яшендә мең битле китапны ертып, Гиннесның рекордлар китабына керә. Ә ун яшендә, гомуми авырлыклары 5 тонна булган ике “БМВ” машинасын чәчләренә тагып, сөйрәп алып барган.
Ренат ГАЛӘВИН |
Иң күп укылган
|