|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2012 Мәдәният
Казанда ХIХ-ХХ гасыр татар мәдәнияте белән танышырга мөмкин (ФОТО)Казан Кремленең «Манеж» күргәзмә залында "ХIХ-ХХ гасыр татар мәдәнияте" күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәгә куелган 250 экспонат Санкт-Петербургтагы Россия этнографик музееның алтын фондына керә. Әйтергә кирәк, алар Казанда беренче тапкыр күрсәтелә. Тукымалар күплеге, чигүләр, зәркән һәм бизәнү әйберләре, күннән җитештерелгән кирәк-яраклар, декаратив сәнгать үрнәкләре татар һөнәрчеләренең осталыгы ни кадәр югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Монда Казан, Кырым, Касыйм, Әстерхан, Себер, Уфа, Нократ буе, Кострома татарларының кием-салымы, аяк һәм баш киемнәре, бизәнү әйберләрен күреп була.
Фото №1 Фото №2 Фото №3 Фото №4 Фото №5 Фото №6 Фото №7
--- |
Иң күп укылган
|