|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2012 Мәгариф
Сатлык мөгаллимнәр шәкертләр тәрбиялиБер сессиядән икенче сессиягә чаклы яшәүче студент халкы көтеп алган җәйге каникулның да санаулы көннәре генә калып бара. Бик тиздән, яңа уку елы башланып, чираттагы “урак өсте” дә җитәчәк. Бу чорны ничек үткәреп җибәрү, “уңыш”ны ни рәвешле җыю инде һәр студентның үзеннән тора. Берәүләр, көн белән төнне тигезләп, башы тубал булганчы имтихан материалын өйрәнә. Икенче берәүләр фәкать “шпора” язу белән генә чикләнә. Тагын бер төркем студент исә, алдагыларының борыннарына чиертеп, бернинди әзерлексез имтихан-зачетын сатып кына ала. Бер үк билгене берәүләр намус белән, икенчеләре хәрәмләшеп алганда, гарьләнми ничек түзәргә кирәк! Бу тормышта акыллылардан бигрәк акчалылар алдыра шул... Рәсми мәгълүматларга караганда, башкалабызның һәр бишенче студенты (22 процент) уку дәверендә ришвәт биргән. Россия буенча бу сан тагын да югарырак – 27 процент. Career.ru порталы белгечләре, студентлар арасында сораштыру үткәргәннән соң, әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Респондентлар белдерүенчә, ришвәт күләме 1,5 меңнән 1,6 млн сумга кадәр җиткән. Сораштыруда катнашучыларның 13 проценты гына, үзеннән ришвәт таләп итсәләр, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәчәген белдергән. 46 проценты бу очракта башка җаен табуны кулай күргән. Сораштыруда катнашкан студентларның күбесе ришвәтне китап актарып, нервларын бетереп, имтихан-зачетларга әзерләнеп утырасы килмәгәнлектән биргән. Шул ук вакытта һәр өченчесе бу адымга чарасызлыктан барган. 71 проценты бөтен уку дәверендә ике тапкыр гына ришвәт тәкъдим иткән. Шуларның 12 проценты – имтиханда, 14 проценты зачетта уңай билге алу өчен бирелгән. Ата-ана һәм студентлар ришвәткә елына уртача 30 мең сум акча сарыф итә икән. Вузга укырга керү аеруча кыйммәткә төшә. Уртача 200 мең сум. Ә инде вуздан куылу куркынычы янаса, студентка 135 меңен чыгарып бирергә туры киләчәк. Респондентларның сүзләреннән аңлашылганча, иң кыйммәтле ришвәт 1,6 млн сумлык булган. Анысы да укырга керү өчен бирелгән. Узган ел шушы ук мәсьәләгә багышлап үткәрелгән сораштыру Россия вузларының 68 процентында коррупциянең чәчәк атуын күрсәткән. Студентларның 25 проценты үзләренең уку йортларында ришвәт бирүнең гадәти күренеш икәнлеген белдергән. Вузларның 32 процентында коррупция бөтенләй юк, имеш. Россия студентларының 71 проценты ришвәтне уңай билге өчен бирсә, 23 проценты бу адымга уку йортыннан куылмас өчен барган. Район җирлегендә ришвәтнең күләме, каланыкы белән чагыштырганда, шактый түбән икән. Уртача 1– 5 мең сум тәшкил итә. Коорупциягә каршы көрәш турында күпме генә сөйләнсә дә, бу саннардан чәчләрең үрә торырлык. Балалар бакчасы, мәктәп эскәмиясеннән үк ришвәт белән дуслашып тәрбияләнгән яшьләрдән торган җәмгыятьтә бу күренешкә аптырыйсы да юк кебек. Баласын бакчага чиратсыз гына урнаштырырга теләп, 10000 сумны “бүләк иткән”, мәктәптә баласына яхшы мөгамәлә булсын өчен әле тегендә, әле монда акча төрткән ата-аналар үз арабызда да юк түгел. Нәтиҗәдә бар нәрсәне акча үлчәвенә салып кына бәяләүче яңа буын үсеп килә. Әле бу көннәрдә генә дә зачет алу өчен укытучыларына 72 мең сум акча тәкъдим иткән 8 Псков студентын хөкем итәчәкләр. Курган, Омск, Төмән өлкәсендә ришвәт бирү белән бәйле шау-шулы вакыйгаларны да ишетеп белмәүчеләр юктыр. Социологлар фикеренчә, студентларның күпчелеге (20 процент) укытучыга ришвәт бирүнең бернинди начарлыгын да күрми. Үз гомерендә бер тапкыр да ришвәт биреп карамаган 7 процент студент имтиханда беренче уңышсызлыктан соң ук акча тәкъдим итәчәген әйткән. 39 проценты исә имтиханда үзләрен тагын бер тапкыр сынап карагач кына кесәләрен бушатачагын белдергән. Студентларның бары тик 13 проценты гына бу очракта тиешле органнарга мөрәҗәгать итәчәк икән. Ришвәтчелек чиренең барыннан да бигрәк мәгариф өлкәсендә ныклап тамыр җәя баруы кызганыч. Яшь буын тәрбияләнә торган урыннарда шундый хәл күзәтелгәнне, калган өлкәләр язмышы турында уйларга да куркыныч. Жәмгыятьнең йөзен анда яшәүчеләр билгели. Ә без торган саен “акча колы”на әверелә барабыз… Яшьләр үзләре бу хакта нәрсә уйлый икән соң? Лилия Вафина: – Ришвәтчелеккә карашым уңай да, тискәре дә түгел. Укый алмаган кеше шуның белән генә бара бит. Дөньясы шуңа корылган. Ансыз берничек тә булмый. Танышларым арасында да ришвәт биреп укучылар шактый. Берсенең дә тотылганы юк әле. Динар Исмәгыйлев: – Иң яхшысы – үзең тырышып уку. Дәресләрне бер тапкыр да калдырганым юк. Укырга йөрсәң, бернинди проблема да килеп чыкмаячак. Айгөл Мөхәммәдиева: – Берсе дә үз көчең белән тырышып укуга җитми инде. Ләкин укытучы ришвәт сорый икән, аны бирергә кирәк. Ул теләгәнчә эшләмәсәң, зачет-имтиханнар вакытында рәхәтләнеп каныгачак. Бер тапкыр укытучы “төрттергәч”, бөтен төркемебез белән аңа шампан шәрабе, кыйбатлы чәй, конфет ише әйберләр алып бирдек. Зачетны берсүзсез куеп чыгарды. Исемен әйтергә теләмәгән студент: – Физкультураны җенем сөйми. Иртә торып барырга да кирәк. Шуңа күрә ел саен аны сатып кына алам. Яртыеллыкка 2000 – 2500 сум бирәм.
Динә ШӘКҮРОВА |
Иң күп укылган
|