поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.08.2012 Җәмгыять

Дин агымымы, илдәге агыммы?

Кызганычка кар­шы, парламент каникулын өзәрлек вакыйгалар, фаҗига­ләр торымнан-торымга булып торачак. Дөньясы шундый. Аларның кайсысына игътибар бирергә, кайсысын инкарь итәргә – гадәт­тәгечә, иң өстәге түрәләр хәл итә. Илебез шундый.

Минемчә, 19 июльдәге терактлардан соң: "Татарстанга ваһһабизм керде, сәләфичеләр бездә тамыр җәя!" – дип лаф орырга ашыгу кирәкми. Республикабызда исламның яман агымы барлыкка килде дип бөтен дөньяга кычкырып, татарның барлы-юклы дәүләтчелеген тәмам бетерергә маташалар түгелме?

 

Дәүләт Советының утырышында сүзне күбрәк руханиларга бирергә кирәк иде.

 

Нәрсә ул ваһһабизм?

 

Нәрсә ул традицион ислам?

 

Мин боларны китаплар укып, сүзлекләр актарып, дин тотучылар белән аралашып беләм. Ә андый мөмкинлекләре булмаган кешегә ничек аңлатырга бу нәрсәләрне?

 

Диннән бөтенләй ерак торучы кешеләр, әле үзләрен күрсә­тер өчен, әле үзләрен аклар өчен, әле эш күрсәткән булып, торалар да сәләфичеләр турында, ваһһабистларның көн саен терактлар оештырырга омтылулары хакында озын-озак итеп чыгышлар ясыйлар, "дөрес" сүзләр сөйлиләр. Әмма вәзгыятьтәге халәтне аңлатыр өчен алар бит ник теге яки бу фаҗига килеп чыкканын да аңлата белергә тиешләр. Минемчә, кайберәүләрнең, дин агымнарын белмәгән, аңламаган килеш, зур аудиторияләрдә ниндидер фикерләр әйтергә маташулары психологик яктан бик зур зыян китерә.

 

Гафу итегез, бит чыгыш ясау­чылар арасында юридик белемле кешеләр дә шактый. 19 июльдәге җинаятьләргә дин агымнарының бөтенләй катнашы булмавы ихтимал. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Ниш­ләп әле бу вакыйгалар буенча тикшерү барганда, әллә нинди имеш-мимешләр күтәреп, руханиларның үзара ызгышлары хакында чәчрәп чыгарга ашыгасыз?!

 

19 июль вакыйгалары хакында минем үземнең берничә версиям бар, әмма аларны тикшерү барган вакытта әйтәсем килми.

 

Ә менә, "монда хәлләр мөшкел икән дип, Татарстанны губерна яки өлкә дип калдырырга омтылмыйлармы икән" дигән шик-шөбһәне бер мин генә түгел, бик күпләр әйтә.

 

Татарстанда ваһһабизм бар дип коткы тарату белән үзләре өчен дер калтыраучы түрәләр күптән шөгыльләнәләр инде. Аларга "эш күрсәтергә" омтылучы куштаннар кушылып "сайрыйлар".

 

"Паровоз" алдыннан чабып, республикабызга ваһһабизм керде, диючеләр татар халкының дошманнары төзегән тегермәнгә су коялар түгелме?!

 

Ашыкмагыз! Ни генә булмасын, динебезгә, диндәге руханиларыбызга, хәтта андагы низагларга да тел-теш тигезергә ашыкмагыз! Ә бу көннәрдәге авазларга колак салсаң, котсыз калырлык – бездә, имеш, ислам чалыш юлга керә, укырга киткәннәр кире кайтмыйлар, укып кайтканнары бозылып кайт­каннар.

 

Дин дәүләттән аерым түгелме? Әллә мин ялгышаммы?

 

Бездәге ислам динендәге халәтне түрәләр һәм аларның куштаннары тикшерергә, анализларга тотынганнар икән, менә бу күренеш чыннан да бик ямьсез. Чыгыш ясаган кайберәүләрнең, диннән ерак булуларына кара­мастан, барып, башларына чалма урыйсы килә башлады.

 

Казанның Дәрвишләр бис­тәсендә берәүне милиционерлар арткы тишеген швабра сабы белән каезлап җәзаладылар. Бу эшне яптылар, бер шаулашып алдылар да шуның белән вәс­сәлам. Күп тә үтмәде, Дальнийда милиционерлар берәүне арткы тишегенә шампан шешәсе тыгып үтерделәр. Нишләп шундый җинаятьләрдән соң, чаң кагып, Госсовет утырышын җыймадыгыз? Алла өчен мулла да, гади кеше дә бертигез!

 

Минем нәрсә әйтәсем килә...

 

Дин ул – Дин! Җинаять ул – җинаять! Бу ике төшенчә бер үк координатлар системасында карала алмыйлар. Бу болгавыр заманда, бигрәк тә Россиядә байлыкны, акчаны идеологиягә әйләндергән илдә, муеннан коррупция сазлыгына баткан дәүләттә дин өлкәсе тирәсендә дә әллә нинди агымнар, әллә кемнәр барлыкка килер әле. Диннең монда катнашы юк!

 

Дин ул – Дин!

 

90 нчы елларда эшмәкәрләр үзара кан койганда, исемнәре нык яңгыраган бизнесменнарны үтергәндә, нишләп бер генә дә махсус утырыш җыелмады? "Ерунда, это передел собственности", – дидегез. Имештер, "все через это прошли". Нәтиҗәдә менә шушындый ил-көн килеп чыкты. Җитәкчеләребез күзәтүе астында, бизнес белән кулга-кул тотышып, дәүләт милкен урлаган акчага һәрбер әүкатлы кеше үз туган ягында мәчет салган булып, менә шушындый руханизм барлыкка килде.

 

Урланган акчага күпме мәчетләр салынды! Инде яңа буын үсеп җитте, алар "крутой"­ның Алладан да, мулладан да курыкмавын һәм шул ук вакытта мәчет салып куюын күрделәр.

 

19 июльдәге вакыйгаларга нигез 80 нче еллар азагыннан алып 90 нчы еллар буена салынды, ныгыды, ә хәзер инде, утырыш җыеп, кемне гаепләмәкче буласыз? Кайдадыр укып кайткан шәкертләр­неме? Әкият сатмагыз!

 

Моннан 30 ел элек мәчетләр турында "Ярым ай" дип аталган җырымны язганда мин дин ти­рәсендәге бүгенге матавыкларны күз алдыма да китермәгән идем. Ислам дине минем өчен дөньяда иң чиста күңелле кеше – әбием Хөснелбанат тоткан изге Дин ул!

 

Бүгенге көндә, мәгълүмат чаралары бихисап булганда, Интернет заманында әллә нинди агымнар, әллә нинди оешмалар турында ишетерләр. Ләкин дин мәсьәләләрендә, терактлар булган сурәттә дә, минемчә, саклык белән генә эш итәргә кирәк. Ниндидер китаплар, брошюралар дөнья күргән икән, кешенең аларны укырга хакы бар, гәрчә кемгәдер алар шикле булып тоелсалар да.

 

Гитлерның "Майн кампф"ын Мәскәүдә сатып алып була. Алай-болай аны Интернеттан укысаң, син фашист буласыңмы?

 

19 июль вакыйгаларын тикшерсеннәр, суд утырышы булсын, гаепсез килеш кулга алынучылар булса, алардан гафу үтенсеннәр. Аннары нәтиҗәләр ясап чыгыш ясарга була бит.

 

Кеше ялгышырга да мөм­кин, кемнеңдер диндәге кайбер нәрсәләрне аңлап бетермәве дә ихтимал. Гаепләве, мөһер сугуы җиңел ул. Ялгышучыларга карата ялгыш ысуллар белән тәэсир итеп булмаячак. Дин әһелләре үзләре хәл итәргә тиешле нәрсәләр бу.

 

Информацион көрәштә җи­ңелдек диючеләр дә бар. Чын журналистиканы булдырмау өчен күпме көч куйдыгыз да, хәзер ничек инде информацион җиңүгә ирешергә мөмкин? Үз фикерен кыю иттереп әйтә бе­лүче журналистларыгыз калмады бит сезнең. Белгеч табып, аны тиз генә Интернетка кертеп утыртып кына информация кырында җиңүгә ирешү мөмкин түгел. Журналистика җәмгыятьтә ачыклык, тотрыклык булсын өчен кирәк. Чын журна­листларга ирек бирсәгез, бик күп җинаятьләргә алдан профилактика ясалыр иде.

 

Информация дигәннән... Бездә соңгы вакытта тетрәндергеч вакыйгалар еш булып тора. Мине шунысы гаҗәпләндерә: көн буе, кайвакыт берничә көн рәттән Татарстандагы хәлләр турында үзәк каналларны карап, "Эхо Москвы"ны тыңлап мәгълүмат алабыз. Ә безнең "бөтен планетага" чыккан "Яңа гасыр" телевидениесе ләм-мим, бер сүз дәшми, "Башваткыч", "Кәеф ничек?", "Елмай шоу" күрсәтеп ята. Тиз генә эфирга чыгып, булган вакыйга турында соңгы хәбәрләрне җиткерү хәлләреннән килмиме, профессионаллары юкмы, әллә өстән кушмыйлармы? Мөгаен, барысы да бергәдер. "Кто такой Хади Такташ?" – дип сораган режиссерлар эшли Татарстан телевидениесендә, бәлки шуңадыр.

 

19 июльдән соң гәҗитләребездә шул вакыйгаларга бәйле булган саллы, акыллы фикерле язмалар күренмәде.

 

Шуның урынына кайчаннан бирле инде берничә кеше чаршау артыннан чыгалар да мич артындагы аралыкта экстремистларны күрдек диләр. "Кампанейщина"ларга күнеккән мәэмурият, шул психологиягә тугры калып, "дини экстремизм"га каршы яңа "кампанейщина" башларга тели бугай. Дингә андый установка белән тыгылырга ярамый. Җинаятьне булдырмас өчен профилактик чаралар кулланыгыз. Җинаять кылсалар, хокук саклау органнары тикшерсеннәр, хөкем итсеннәр, гаеплеләр булса, җәзага тартсыннар. Рухстан иленә сүтеп җыю нияте белән кереп бернишли алмаячаксыз. Бәлки әле 19 июльдәге җинаятьләр бернинди идеологияләргә бәйле түгелдер, әле суд булмады бит. Ваһһабизм эзләре табылса, дин әһелләре, юристлар, татарның затлы шәхесләре, бергә җыелып, проблемаларны хәл итегез. Ә Госсовет утырышы кебек "показухалар" белән исә дини идеологиягә тәэсир итә алмаячаксыз.

 

Халыкка терактларның булмавы кирәк. Универсиадалар тыныч кына узсын. Универсиададан соң да татарстанлылар исән-имин генә яшәсеннәр. Показуха, кампанейщина алымнары белән уңай нәтиҗәләргә ирешә алмаячаксыз. Такмак язучы шагыйрегезнең чыгышы бернинди тәэссоратка ия түгел. Салкын мунчада тас шалтыраган тавышны хәтерләтә сезнең ки­чәге коммунист-атеистларыгызның чыгышлары. Лозунгларыгызны, бөгәрләп, чормагызга алып менеп ташлагыз. Заманалар башка. Яңа буыннар килә, алар белән уртак тел таба алучыларның калкуы зарур.

 

Парламент җитәкчесе Фә­рит әфәнде Мөхәммәтшинның утырыш азагында, залдагы дин әһелләренә ишарәләп, аларны "команда" дип атавы кызык һәм сәер яңгырады. Француз теленнән тәрҗемә иткәндә бу сүз "хәрби оешма" дигәнне аңлата. Иптәш Мөхәммәтшин сәясәттә, бигрәк тә сайлаулар вакытында үзләрен команда дип атагач, руханиларыбызны да бер команда итеп күрәсе килә.

 

Бу – игътибарга лаеклы момент. Безнең илдә шәхесне инкарь итү җитәкчеләрнең канына сеңгән. Кешеләрне бертөрле төркемгә әверелдергәч, алар белән сөйләшүе җиңел, аларга команда биреп була. Һәрбер ке­ше индивидуум, һәрбер кешенең үз язмышы бар, һәрбер кеше кабатланмас, шуңа күрә утырышка чакырылган руханиларга "сезнең команда" дип эн­дәшкәннән соң төпле әңгәмә барып чыкмаганы аңлашылды. Шәхесне гавамда батырып калдыруыгыз – сезнең иң яман чирегез. Шәхесләрне инкарь итүегез үпкәләүче, кыҗраучы, көн­ләшүче һәм гаделсезлеккә рән­җүче кешеләрне барлыкка китерә.

 

Безнең мәчетләр тирәсен тикшерүләр, андагы руханиларның мөнәсәбәтләре турындагы имеш-мимешләр миңа теге "Пуанкаре проблемасы"н хә­терләтә. Француз математигы Анри Пуанкареның дифференциаль тигезләмәләре – күбрәк фәлсәфи проблемалар. Аларны, мөгаен, беркайчан төгәл хәл итеп булмыйдыр. Григорий Перельман дигән кеше Пуанкаре проблемасын хәл иткән диюләре дөрес түгел. Ул проблеманы 30нчы елларда ике галим хәл итте дигәннәр иде, ләкин ялгышканнар. Төрле яссылыклар белән кәкре сызыклар бәйләнешендә бер генә нокта түгел, ничек санасаң да, берничә нокта килеп чыгачак. Пространствода әйберне ничек кенә бөксәң дә, сыксаң да, аның асылын тигезләмәләр, формулалар белән аңлату мөмкин түгел.

 

Дин мәсьәләсендә, аның кануннарын төгәл кабул итсәң дә, аны чак кына үзгә аңлатучылар табылачак. Шакыраеп каткан һәм составын формула белән, эшчәнлеген тигезләмәләр ярдәмендә аңлатырлык рухият була алмый. Вөҗданына тап тидермәгән, иманлы, чын руханиларыбыз белән элемтәгә керергә, шулар белән эш итәргә кирәк. Ниндидер "команда" Алла белән инсаният арасында арадашчы була алмый.

 

Зинһар, ашыкмагыз! Татарстанны, республикадагы исламны ялгыш юлга керә дип игълан итәргә ашыкмагыз! Дин тотучылар белән хәзерге кебек дорфа сөйлә­шүдән тыелырга кирәк, дини кешене рәнҗетү ул – үзеңнең эштәге коллегаңны рәнҗетү генә түгел.

 

Руханиларыбызның күбесе, һичшиксез, чын руханилардыр. Аларның кайберләрен җитәкчеләребез "карманный" итеп тотарга тырыша, моңа дин әһел­ләре үзләре юл куймасыннар иде. Чөнки үзара низагларның кайберләрен бу факт та тудырадыр, ахрысы.

 

Безнең илдә экстремизм өчен уңай шартлар күп: илнең үзәгенә үтеп кергән коррупция, әлеге дә баягы "командность", ягъни "көтү"лек, әшнә-кодалык, дәүләтнең кыйбласызлыгы, түрәләрнең ил-көнне үз милке дип санап дустына, малаена, туганына мирас итеп тапшыра алулары, гадел сайлауларның булмавы, дәүләт эшен халыкның контрольдә тота алмавы, тормыш-көн­күрешне яктыртучы профессиональ журналистлар җитенкерәмәве һ. б., һ. б.

 

Иң аянычлысы – җитәкче­ләребез тарафыннан "Дәүләтнең нигезе – гаделлек!" дигән формуланың кабул ителмәве.

 

Ничек кенә булмасын, Аллага ышанса да, ышанмаса да, һәр кешенең рух-омтылышлары – чиксезлекне аңларга тырышу, яшәү мәгънәсен эзләү, гаделсезлекнең һәм газапның сәбәпләрен эзләү, теге дөньяда җан тынычлыгына ирешү өмете.

 

Без культура урынына цивилизация калыккан заманда яшибез. Культура үзенең борынгылыгы белән горурлана, "культ" дигән сүздән ул, аның очы ерак бабалар тоткан дингә барып тоташа. Ә цивилизация кичә-бүген барлыкка килгән ялтыравыклы әйберләре белән, табигатьне бетерә торган техник казанышлары белән мактана. Техник казанышлар кешенең мин-минлеген арттырды, аның күңеленә җансыз механизмнарга табыну хисен тутырды һәм кеше, комфортка омтылып, кешене чын Кеше иткән бик күп төшенчәләргә өстән карый башлады, ихтирамын югалтты, Аллага үзенә кирәк чакта гына ышанучылар буынын тудырды.

 

Шул сәбәпле башка милләт­ләрне аңлау да өстән-өстән генә килеп чыга. Халыклар хәзер үзләренең яшәү рәвешеннән, үзләренең мәдәни күзлекләреннән чыгып кына аралашалар, ә башкаларның социаль, икътисадый һәм сәяси тормышларын инкарь итәләр.

 

Халыклар бер-берсен аңласын өчен һәрвакыт дин ярдәмгә килә.

 

Төрле илләрдә хәтта атеист­лар да төрле. Мөселман илендәге атеист белән татар яисә урыс атеисты арасында бик зур аерма бар. Һәрбер ил, һәрбер цивилизация үзенең дини төсмеренә ия. Менә шул төсмерләрне аңлау гына башкаларның культурасын аңларга, халыклар арасында чын толерантлык булдырырга мөмкинлек бирә.

 

Шуны да һәрвакыт истә тотарга кирәк: бик күпләр Аллага ышана, әмма дә ләкин бу ышану төрле формаларда булырга мөмкин: кемдер куркып ышана, кемдер өметләнеп, кемдер бөек көчкә ихтирам белән карап ышана, кемдер Алла белән якынлык тоя. Ә кайберәүләр үзенең куркуын җиңәр өчен ышана, җаваплылыкны өстенә алырга телә­мәүдән яисә аңлашылмаган нәрсәләрне аңларга теләмәүдән.

 

Кайсыдыр фикер иясе әйт­кән: "XXI гасыр йә дини булачак, йә бөтенләй булмаячак".

 

Кеше ул – гел үзеннән-үзе качырга омтылучы, үзенең кылган гөнаһларыннан котылырга тырышучы җан иясе. Әмма үз-үзеңнән качу мөмкин түгел. Күк тарафларындагы Аллага да барып җитү мөмкин түгел. Аңа таба фәкать юлны табарга һәм шул юлдан барырга гына мөмкин.

 

Дини агымнар гомер бакый булдылар һәм булачаклар. Уңга-сулга кизәнеп нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз. Ялгышып, гаепсезләрне аудара күрмәгез.

 

Күз салыгыз, нинди ил тө­зелде!

 

Нинди идеология хөкем сөрә бүгенге ил-көнебездә?

 

Илебездәге тормыш-көнкү­решне яшәешнең нинди агымы дип атарга була?

 

Ходай бу агым өчен барыбызны да җавапка тартмасмы?!


Зөлфәт ХӘКИМ
Ватаным Татарстан
№ 158-159 | 10.08.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»