поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.08.2012 Җәмгыять

Бу бәхеткә исем кушып булмый

(Шигырьләр)

***

Бәрелеп китмәгез үткәндә!

Сөртмәгез яшемне — кипкәндә.

...Көттермә һичкайчан, мин сине

Өзелеп-өзелеп көткәндә.

 

Җанымның тәнемә сыймавы —

Күңелнең килбәтсез биюе.

Йөрәкне учыма кыстым да

Туйганчы йөгердем мин бүген...

 

Колакта уйнаган җырларның

Сүзләрен ишетмә. Ишетмә!

Буй җитеп, яшь белән үссәм дә,

Акылым һаман да бишектә...

 

Бәхетле чакларның вакыты

Сизелми үтә дә китә ул.

Тик күктә очынып йөрүләр

Бер якты һәм кыска күренеш —

Үтә ул...

 

Очасы килгәндә, тилмереп,

Оныту кирәктә күңелгә —

Юату сүзенә түгел лә,

Вак-төяк эшләргә күмеләм...

 

Бәрелеп китмәгез үткәндә!

Башкалар еласа, көлмәгез.

Кайгылы вакытта килмәгәч,

Бәхетле чакта да килмәгез.

 

***

 

Адымнар — вак кына,

Сүзләр дә сак кына.

Шулай да гомернең

Буталчык юлында

Еш кына

Абынам.

 

Күзләрдә моң гына,

Тавышлар тын гына...

Ә күңел шау-шулы,

Гөрләвек, ташулы

Язларны сагына.

 

Һәрбер көн — әкият,

Һәр гамәл — могҗиза.

Шулай да

Хыялга, өметкә

Язылган юлларны

Еш сызам.

 

Йөрәктә тибеш бар,

Кан дигән инеш бар.

Табигать-тәнемнең

Яшәеш чорында

Бары өч килеш бар:

 

Туасың, яшисең, үләсең...

Елыйсың, көләсең.

Һәм тагын еш кына

Яшәеш заяга узганын

Беләсең...

 

Кайвакыт, дусларың

Хушлашып киткәндә,

Тамак та кырмыйсың.

Ә кайчак, үкенеп,

Тик күккә багасың,

Җирләрне тырныйсың...

 

...Селкенми керфек тә,

Битараф, битараф!

Сиңа бит барыбер

Һәр тараф.

Һәр гамәл, һәр мизгел,

Һәр хәбәр — барыбер.

Тик күңел леперди:

Өмет бар — бары бер.

 

Бер сынык икмәктә

Яшәеш өмете.

Ә тормыш, хәйләкәр,

Җитәрлек чеметте.

Икмәккә үрелеп җиткәнче —

Кибектем.

 

Мәгънәсез сүзләрең.

Тырышма,

Сатылмас акылың.

Мин бүген

Йоттым да фикерне,

Юләрлек йортының

Ишеген шакыдым.

 

...Тәнкыйтең гаҗәеп,

Белемең югары,

Искиткеч!

Мактавың, ясалма елмаю өстәсәк —

Исерткеч!

 

Тик синең бу гаҗәп

Сәләтең бер тиен —

Асылын белмисең

Гамәлнең.

Бар, киен!

Сагынгандыр күптән

Буш өең.

 

Йөрәгең, акылың сугышы

Үткәнен көткәндә,

Соңарма.

Ә синең ясалма йөзеңдә

Катырып куелган сурәтең

Язмышның иң авыр сынавын

Үткәндә — чыдармы?

 

***

Бу бәхеткә исем кушып булмый,

Бу бәхеткә хәтта... сүз җитми!

Аллаһыма рәхмәт — бар күңелдә,

Касәсенә тулып җан түгелә,

Ярыймы, мин

бу халәттән китмим?

 

Мин һәрвакыт шундый булыр идем,

Шулай яшәр идем һәр көнне!

Әгәр күңел шулай якты торса,

Бу бәхеттән һәрчак аң яктырса —

Ярдәм, изге гамәл эшләр өчен

Куяр идем бөтен көчемне...

 

Аптырыйм да, кайчак, башкаларга...

Мондый бәхет бар бит күпләрдә!

Әмма бар да сукыр хисле бугай...

Ихлас тойсаң шушы бәхетеңне,

Яши алмас идең, карамыйча

Ходай сүзе, җиде күкләргә...

 

Белсәм дә мин бүген бәхет аша

Авыр көннәр чират аласын,

Бүген менә каршы дәшә күңел!

Килә минем шушы яктылыкта —

Бу бәхеттә мәңге каласым!

 

Ә авырлык килсен, ансыз булмас,

Тик бәхет тә барсын янәшә.

Яме, Ходам?

Күкрәгемнән чыгып көләч күңел

Күккә карап бүген мең дәшә...

 

Бу бәхеткә исем кушып булмый.

Бу бәхеткә хәтта...сүз җитми!

Авырлыклар килсә килер инде,

Ходай безне сынар, ә мин хәзер

Бу бәхеттән китмим!

 

Кирәкми

Кирәкми, елмайма, кирәкми!

Күзләрең пыяла — күрәм бит.

Сорама хәлемне, сорама —

Һич мөһим түгелен беләм бит.

Әйдә, кит!

 

Кирәкми ярдәмең, кирәкми!

Өметең — миннән дә җавап бит.

Кәгазьгә, сүзләргә түгел лә —

Күңелгә карап кит!

Эшеңнең мәгънәсе буш булса —

Харап ит!

 

Кирәкми мактаулы сүзләрең,

Кирәкми, кирәкми, кирәкми!

Миңа бер ихлас иҗегең,

Бер ихлас фикерең кирәк бит!

Сирәк бит...

 

Егылсам, мең рәхмәт сораучы —

Торгызыр кулың да кирәкми.

Мин түгел ул шундый бер кире —

Йөрәк бит!...

 

***

Күңелдә ут уйный.

Ә акыл һаман шул —

Йөрәкне тыймый.

Чарасыз ачуның дәрманы

Күңелгә сыймый.

 

Күзләрне яндыра,

сулышны өтә...

Тыныч бул, барсы да

Иртәме, соңмы —

бер үтә.

Йодрыкны йомарлап,

Сүзләрне тотып,

Күмер кисәген —

Ачуны йоттык.

 

Күңелдә ут уйный...

Тик сабыр булырга

Тиеш мин.

Кызларга һич тә бит

Усаллык килешми...

 

***

Ялгыз калдырып,

Дуслар киткәндә,

Тормыш газабы

Җанны өткәндә

Яшермә йөзең,

Качмасын күңел!

Син бит чын кеше,

Ә курчак түгел!

 

Хәйләкәр дошман

Чыркылдап көлсә,

Иң зур сереңне

Бар галәм белсә,

Борчулы көннәр

Өеңә керсә...

Ихласлыгыңны

Югалта күрмә.

Дошманнар йөрсен —

Син аны күрмә.

 

Читләр янына

Эләксәң килеп,

Ясалма сүзләр

Башыңа килер.

Тешләрсең телең,

«Тәртипле» булып,

Җаныңа керер

Корымлы болыт.

 

Бәлки оялу,

Ә бәлки башка...

Бик еш ясалма

Фикерләр башта.

Йөрәгең нәрсә

Сорап типкәнен

Оныта күрмә

Инде, үскәнем...

 

***

көлке хыялларны вакыт таптый.

күңел генә көлми - көрсенә!

кайчак, язмыш, хыялланып көткән

бер көнне дә безгә күпсенә.


Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА
Казан утлары
№ 8 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»