поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.08.2012 Милләт

Разил Вәлиев: “Телең дәүләт теленә әйләнсен өчен дәүләтең булу кирәк”

ТР Дәүләт Советы депутаты, туксанынчы елларда Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында декларациянең, «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Закон кабул ителүнең шаһиты булган, алай гына да түгел, бу документларны эшләүдә турыдан-туры катнашкан Разил Вәлиев белән егерме ел элек булган вакыйгалар турында сөйләшәбез. Татар теленең чын мәгънәсендә нигә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алмавының сәбәпләрен эзлибез.

– Разил абый, Татарстанда Телләр турында закон кабул ителүгә 20 ел тулды. Сез бу көннәрдә әлеге вакыйга белән бәйле нинди хатирәләрне яңартасыз? Телләр сәясәте белән бәйле планнарның кайсылары тормышка ашты? Ни әйтсәң дә, 20 ел зур вакыт бит...

– Телләр турындагы законның тарихын мин 1992 елның 8 июленнән түгел, 1990 елның 30 августыннан ук башлар идем. Августның соңгы көннәрендә Декларация проектын тикшергән вакытта бик зур бәхәсләр килеп чыкты. Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул иткәндә, һич көтмәгәндә, иң бәхәсле мәсьәлә булып телләр мәсьәләсе торуы ачыкланды. Моңа бик күпләр аптырап та калды. Югыйсә, кеше бит инде беренче чиратта үзенең тормышының муллыгы, иленең, халкының байлыгы турында уйлый. Ул елларда милли хәрәкәттә сәяси бәйсезлек турында уйлау да шактый көчле иде. Әмма бөтенесе бер заман телләр мәсьәләсенә төртелеп калды. Чөнки кайсы телне дәүләт теле итү турында сүз чыккач, 3 төрле вариант барлыкка килде. Аның беренче вариантын “Народовластие” дигән төркем тәкъдим итте (анда Грачев, Штанин, Солтановлар керде). Алар Татарстанда, бөтен Русиядәге кебек (Татарстан – Русиянең бер өлеше дип), бары тик урыс теле генә дәүләт теле булырга тиеш, дип чыктылар. Икенчесе – капма-каршы төркем, соңрак ул “Татарстан”, “Идел йорт” төркеменә дә әйләнде. Анда без дә кердек. Бу төркем Татарстанда бары тик татар теле генә дәүләт теле булсын дигән фикерне алга сөрде. Ә инде өченче төркем (аның башында ул чактагы Татарстан Югары Советы Рәисе, булачак Президент Минтимер Шәрип улы Шәймиев торды) галимнәр, сәясәтчеләр белән киңәшләшкәннән соң, Татарстанда ике дәүләт теле булырга тиеш, аның берсе – татар теле, икенчесе – урыс теле дигән вариант тәкъдим итте. Бары тик урыс теле генә яки бары тик татар теле генә дәүләт теле булсын дигән ике каршы як бер-берсе белән көрәшә-көрәшә көчләрен югалтып, уртадагы әлеге вариант җиңеп чыкты. Чыннан да, капма-каршы фикерле депутатлар беркайчан да уртак бер фикергә килә алмаячаклар иде. Беренче һәм икенче төркемнең тәкъдимнәрен үткәрү өчен парламентта тавышлар җитмәячәк иде.

– Ике дәүләт теле булу үз-үзен акладымы?

– Билгеле: ике дәүләт теле булу – ул сәяси яктан бик кулай, чөнки бу очракта – теге якның да, бу якның да фикерләре исәпкә алына. Әмма ләкин ике дәүләт телен тормышка ашыру ай-һай катлаулы нәрсә икән. Без әле аны ул вакытта аңлап та бетермәгәнбездер. Декларация кабул итеп, бераз гына тынычлангач, Телләр турында закон проектын эшли башладык. Анда бик күп галимнәр, белгечләр, депутатлар катнашты. Районнардан, төрле оешмалардан да фикерләр сорадык. Ике ел эчендә без Телләр турындагы законны эшләп, кабул иттек. Законны кабул итүен иттек, әмма аны тормышка ашырырга кирәк бит әле. Ә аны тормышка ашыру өчен кирәк булган дәүләт программасын эшләү законны эшләгәнгә караганда да катлаулырак булгандыр. Чөнки анда һәр гамәлне бик тәфсилләп язарга кирәк иде. Теге яки бу эшне кем башкарырга тиеш, аңа кайдан күпме акча бирелә һәм аның нәтиҗәсе ничек булырга тиеш. Без моны бик җентекләп эшләдек. Кат-кат бәхәсләр булды һәм программаны эшләү ике елга сузылды һәм ул 1994 елда гына гамәлгә кертелде.

– Шулай да яңа гына торгызылып килә торган татар телен шуның кадәр яклау таләп итмәгән урыс теле белән тәңгәл куеп, бәлки дөрес тә эшләнмәгәндер?

– Нишлисең, закон башкача кабул ителә алмый иде. Бары тик татар теле генә дәүләт теле булсын дигән кешеләрнең нияте изге. Мин аларны аңлыйм да, яклыйм да, аклыйм да. Әмма ул мөмкин түгел иде. Чөнки депутатларның яртысы – башка милләт кешеләре, безнең татар милләтеннән булган депутатларның яртысыннан күбрәге татар телен белми. Һәм аларны берничек тә ышандырып та булмый, бу реаль хәл түгел иде. Без, татар теле белән урыс теленең хәлләре төрлечә икәнен аңлап, бу мәсьәләне дәүләт программасында искә алырга тырыштык. Дәүләт программасын эшләгәндә татар теленә күбрәк басым ясадык һәм яклауны күбрәк татар теленә бирдек. Моның өчен безне тәнкыйть итүчеләр дә, шикаять язучылар да булды. Ә безнең аргументларыбыз болай иде: әгәр гаиләдә ике бала булса, аның берсе – типсә тимер өзәрлек таза, икенчесе хаста икән, икесенә дә бертөсле игътибар бирелергә тиеш түгел. Кем авыру – шуңа игътибар һәрвакыт зуррак була. Татар теле дә бүген хаста, авыру хәлендә. Димәк, аңа да зуррак игътибар кирәк. Без ул вакытта әлеге мәсьәләне менә шулай аңлата алдык. Программага нигездә шушы идеяне салдык.

– Разил абый, сез 1993 елда Югары Советның 14 нче сессиясендә чыгыш ясаган вакытта: “Татар телен чыннан да дәүләт теленә әйләндерү өчен, аның тирәлегендә ихтирамлы мохит булдырырга кирәк”, – дигәнсез. Әмма бүгенге көнгә кадәр без моңа тулысынча ирешә алмадык кебек ...

– Билгеле инде милли мохитсез, ихтирамлы мохитсез тел мәсьәләсендә зур эшләр майтарып булмый. Чөнки тәүлек әйләнәсендә телевизион каналларның, радиоларның 99 проценты урыс телендә генә сөйләп, күрсәтеп торганда, газеталарның 90 проценты бары тик урыс телендә генә чыкканда, урамнарда, вокзалларда, дәүләт оешмаларында – бөтен җирдә нигездә урысча гына сөйләшкәндә, татар телен урыс теле дәрәҗәсенә күтәрү искиткеч катлаулы нәрсә. Без бит яныбызда бер урыс кешесе булса да, татар телен кырыйга куеп, урыс теленә күчә башлыйбыз. Бу – безнең бүгенге менталитетыбыз, бу безнең гадәтебезгә сеңгән. Менә шушы гадәтне үзгәртергә кирәк. Рухны, милли үзаңны үзгәртергә кирәк. Бу өлкәдә күпмедер алга китеш булды, әлбәттә. Хәзер урамда да, трамвай-троллейбусларда да, оялып тормыйча, үзара туган телебездә сөйләшкәлибез. Элек беркайчан да ТР Дәүләт Советы утырышларында татар сөйләме юк иде, хәзер исә берничә депутатыбыз татарча чыгышлар ясый. Әмма болар гына аз. Халыкта “балык башыннан чери” дип әйтәләр бит. Без үзебездән – Татарстан Дәүләт Советыннан, депутатлардан, министрлардан, җитәкчеләребездән башларга тиешбез. Татарстан Конституциясендә Президент ике дәүләт телен белергә тиеш дип язылган. Президент белергә тиеш булгач, ни өчен Премьер-министр, Дәүләт Советы Рәисе, бөтен депутатлар һәм дәүләт хезмәткәрләре белергә тиеш түгел? Мин бу мәсьәләне инде егерме ел күтәреп киләм. Без “дәүләт хезмәткәре” дип аталабыз. Ә дәүләт хезмәткәренең дәүләт телен белмәвен берничек тә аңлатып булмый.

– Казахстанда ике дәүләт телен белергә тиешлек турында норма керттеләр бит инде...

– Ул шулай булырга тиеш тә. Мин бу хакта сөйли-сөйли арыдым, әмма фикеремә тиешле дәрәҗәдә колак салучылар юк. Тел мәсьәләсен, һичшиксез, иң беренче чиратта бары шушы юл белән генә хәл итеп була дип саныйм. Билгеле, мәгариф системасында, мәдәнияттә, гомумән, безнең иҗтимагый тормышыбызда татар теленең урыны күпкә зуррак булырга тиеш. Безгә – дәүләт органнарына, шуннан башларга кирәк: дәүләт хезмәткәре эшкә урнашканда, яисә кемдер депутатлыкка дәгъва иткәндә, ике дәүләт телен белергә тиеш дигән таләп куелсын. Татар телен ни дәрәҗәдә белү хакында нормативлар эшләү дә зарур. Ул, билгеле, шигырь язар дәрәҗәдә үк булмас, әмма депутат үзенең сайлаучылары белән аралашырлык күләмдә татар телен белергә тиеш.

– Разил абый, 1994 елда Дәүләт программасын кабул иткәндә ике дәүләт телен белергә тиешле һөнәр ияләре исемлеге төзү мәсьәләсе бәхәсләр китереп чыгарган да бит. Бәлки шушы исемлекне раслый алмау татар теленә булган ихтыяҗны формалаштыруга аяк та чалгандыр? Сез ничек уйлыйсыз?

– Хөкүмәттә бу исемлекне берничә мәртәбә эшләргә тырышып карадылар. Әмма без аны Дәүләт Советына чыгарырга җыенгач, татар телен белмәүчеләр өстебездән шикаятьләр яза башладылар, хәтта Мәскәүгә дә барып җиттеләр. Бу бит тел нигезендә дискриминация, кеше хокукларын бозу дип, безне туктатып калдылар. Әмма, чынлыкта, бу һич кенә дә кеше хокукларын бозу түгел иде. Бу, киресенчә, бүгенге көндә безнең кеше белән кеше, кеше белән дәүләт, милләт белән милләт арасындагы элемтәләрне ныгыту гына. Әгәр урыс милләтеннән булган кеше – татар телен, без – татарлар урыс телен белсәк, аннан беркемгә дә зыян юк. Киресенчә, без тагын да татурак яши башлар идек. Аннары безгә – дәүләт оешмаларына халык белән эшләү дә җиңеләер иде. Кызганыч, бу исемлек бүгенге көнгә кадәр расланмаган. Билгеле, ул зур исемлек, аның төрле вариантлары бар иде. Әгәр бу исемлекне республика күләмендә раслап булмый икән, әлеге эшне министрлыкларга тапшырыйк дип тә тәкъдим итеп карадык. Безнең халыкта өстәгеләргә карап фикер йөртү, аларга охшарга тырышу бар бит. Әгәр җитәкчеләр, депутатлар, дәүләт хезмәткәрләре татарча сөйли башласа, аларга башкалар да иярер иде.

– Разил абый, ачыклык кертеп китегез әле: нинди дә булса һөнәр иясе ике дәүләт телен белергә тиеш дигән норма закондамы яки дәүләт программасында бармы?

– Әйткәнемчә, Конституциядә Президентка ике дәүләт телен белү таләбе куела. Законда ике дәүләт телен белгән һәм эшендә файдаланган хезмәткәрләр өчен 15 процентка кадәр өстәмә түләү карала дигән маддә бар.

– Элек түләнә дә иде ...

– Элек кайбер оешмаларда түләнә иде. Хәзер хезмәткә яңача түләү системасына күчәбез бит. Менә шунда министрлыклар моны гамәлгә ашырырга тиешләр. Без Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары алдына шундый бурыч куйдык. Бүгенге көндә аларның моңа мөмкинлекләре бар.

– Разил абый, җитәкчеләребез арасында ике дәүләт телен белүчеләр дә бар бит ...

– Мин турыдан-туры үзебезнең җитәкчебез Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинны әйтер идем. Ул туксанынчы елларда татарча бик авыр “сукалый” иде. Әмма: “Мин өйрәнәчәкмен, мин кешедән киммени?” – дип үз-үзенә сүз бирде. Менә хәзер ул саф татар телендә интервью да бирә, чыгышлар да ясый.

– Ә бит ул “телем урыс телендә ачылды” дип әйткән иде...

– Теле урыс телендә ачылган, урыс мәктәбендә укыган. Урыслар арасында яшәгән, үскән. “Фәрит әфәнде, сез татар телен ничек өйрәндегез?” – дигәч, “Мин көн саен эштән кайткач, кычкырып татарча китаплар, газеталар укый идем”, – дип җавап бирде. Аннан бик тә кызыксына торган кеше ул. Шул елларда ул миңа турыдан-туры телефоннан көненә берничә мәртәбә: “Разил, бу сүз ничек була?” – дип чылтырата иде. Мин әйтәм: “Фәрит Хәйруллович, сез бит инде аны сүзлектән дә карый аласыз”, – дим. Ул: “Юк, сүзлектән карагач, истә калмый ул, ә сездән сорагач истә кала”, – дип әйтә иде. Акрынлап-акрынлап, ул шулай итеп татарча өйрәнде.

– Димәк, монда гражданлык позициясе дә зур роль уйный дигән сүз?

– Әйе, бик күп нәрсә үзеңнән тора. Кемгәдер сылтап, теге юк, бу юк дип утыру –Кҗиңелрәк эш. Билгеле, туган телне өйрәнү-өйрәтү юлында киртәләр дә шактый күп. Әмма теләгәндә, максатка ирешергә була.

– 1994 елда Дәүләт программасын караганда, Президент тарафыннан да, депутатлар тарафыннан да телләр белән бәйле мәсьәләләрне сәясиләштермәскә дигән таләп куела. Шулай ук программада кеше хокукларын бозучы урыннар булмаска тиеш дип тә әйтелә. Сез ике дәүләт телен дә белергә тиешле белгечләр исемлеген раслауга бәйле рәвештә берсен әйтеп киттегез инде. Программада тагын нинди хокук бозулар булырга мөмкин иде соң?

– Без бит исемлекне төзибез дә шушы исемлек буенча менә бу һөнәр ияләре ике дәүләт телен дә белергә тиеш дип раслыйбыз, дигән идек. Безнең оппонентлар исә: “Әгәр дә татар телен белмим икән, димәк, мине эшкә алмыйсыз? Бу – дискриминация, минем хокукларымны бозу була”, – дип әйтәләр. Беркайда да – Русия законнарында да, элекке Советлар берлеге законнарында тел белми дип эшкә алмау юк иде. “Менә сез шундый нәрсәне уйлап чыгарачаксыз, димәк, эшкә урнашканда безнең хокукларыбызны бозачаксыз”, – дип, алар шуңа басым ясадылар.

– Матбугатта да бит инде ул вакытта чыгышлар булган ...

– Һай, ул вакытта кайнар-кайнар бәхәсләр күп булды.

– Разил абый, ул чакта сәясиләштерү белән бәйле вәзгыять бар идеме? Закон кабул иткәндә дә, Дәүләт программасын караганда да кайнар бәхәсләр күп булды, дидегез. Бәлки ул вакытта бу сәясиләштерү дип каралмагандыр?

– Әгәр без – депутатлар Дәүләт Советында эшлибез икән, ул бит сәяси орган, димәк, без сәясәттән читләшә алмыйбыз. Бер караганда, бөтен нәрсәдә дә сәясәт бар. Сәясәт ул хәтта су сата торган шешә белән дә бәйле булырга мөмкин. Әгәр анда урысча гына язылган икән, татарчасы юк икән, димәк, бу минем хокукларымны кысу дигән сүз. Минем үз туган телемдә, дәүләт телендә “Шифалы су” дигәнне укыйсым килә. Ә анда “Святой ключ” дип кенә язылган, ди. Әгәр минем тел мәсьәләсендә хокукларым кысыла икән, бу да шулай ук сәясәт дигән сүз.

Сәясәт бөтен җирдә дә бар. Кайвакытта ул өскәрәк чыга, кайвакытта аскарак яшеренгән була, турыдан-туры күренеп тормый. Кайвакытта ясалма сәясиләштерү дә була, без менә шунысын күз алдында тоткан идек.

– Ә ул нидә чагыла?

– Менә соңгы арада берничә кеше плакатлар күтәреп, “бездә урыс телен кысалар, татар телен күп укыталар”, дип, урамга чыгалар. Бу, беренчедән, турыдан-туры ялган. Чөнки безнең Телләр, Мәгариф турындагы законнарыбызда да, Конституциябездә дә “ике тел бертигез” дип язылган. Һәм без мәктәптә дә, дәүләт телләре буларак, татар һәм урыс телләрен тигез күләмдә укытырга тырышабыз. Закон нигезендә шулай эшләнә бу, ә болар тигезлеккә каршы чыгалар. Алар фикере буенча урыс балаларына татар телен киметергә, урыс телен арттырырга кирәк булып чыга. Тигезлеккә каршы чыгу бернинди кысага сыймый, тигезлектән дә зур гаделлек була алмый дөньяда. Менә болар юк урында проблема уйлап табалар, әйтерсең лә, бездә урыс телен кысалар, ә татар теленең хәле яхшырак. Ныгытып уйлап, мәсьәләнең эченә керсәләр, татар теленең хәле, урыс теленә караганда, йөз мәртәбә кыенрак икәнен күрерләр иде. Менә бу инде ясалма, ялган сәясәт була. Ясалма сәясиләштерү күзгә карап алдау дигән сүз. Без һәрвакытта да моңа каршы булдык һәм киләчәктә дә каршы булачакбыз. Чөнки гаделлек безнең якта.

– Хокукый документларда “Телләр законын тормышка ашыру өчен Хөкүмәттә – Совет, ә Совет каршында – терминология, топонимика, тел хезмәте комиссияләре оештыру” турында әйтелә. Әмма бүгенге көнгә кадәр җитәрлек дәрәҗәдә терминнар сүзлеге дә чыгарылганы юк. Кем ничек булдыра – шулай тәрҗемә итә. Ә тел хезмәте Советының эшчәнлеге нидән гыйбарәт булырга тиеш иде?

– Ул Совет хөкүмәт каршында оештырылган иде. Аның җитәкчесе – бүгенге көндә Премьер-министр һәм ул кварталга, ким дигәндә, бер тапкыр җыела. Бу Совет шактый озак тәнәфестән соң ике ел элек яңадан эшли башлады. Моны хупларга кирәк, инде аның нәтиҗәләре дә бар. Менә шушы арада бу Советның карары белән Казан федераль университеты каршында Лингвистик үзәк төзү эшенә керештеләр. Моңа кадәр инглиз телен белү дәрәҗәң турында документ алырга теләсәң, TOEFL тапшыра һәм инглиз телен кулланып, эшләү һәм уку өчен документ ала идең. Урыс теле буенча да бар ул. Ә татар теле буенча андый нәрсә юк иде. Лингвистик үзәк бик тә кирәк нәрсә. Аның бүгенге көндә нигезләмәсе эшләнгән, без аны киләчәктә, һичшиксез, расланыр дип уйлыйбыз. Аны, әлеге дә баягы, телләрне рәсми рәвештә дәүләт хезмәтендә кулланганда да файдаланып булачак. Киләчәктә “бу кеше шушы дәрәҗәдә татар телен белергә тиеш” дигән таләп куябыз икән, әлеге лингвистик үзәктә имтихан биреп, документ аласың. Кешенең татар телен ни дәрәҗәдә белгәнен башкача ничек билгелисең?

– Разил абый, бу документка ихтыяҗ булырмы соң?

– Булачак, ничек кенә булачак әле! Безнең программада дәүләт телләрен өйрәтү буенча түләүсез курслар ачу турында язылган иде. Татарстанда урыс телен белмәгән кеше юктыр. Ә татар телен өйрәтү буенча түләүсез курслар һичшиксез кирәк.

– Алар бит моңа кадәр оештырылып та килде...

– Баштарак булды ул, аннан туктады. Менә быел гына Казан федераль университетында элеккеге ТДГПУ базасында шушындый курслар ачарга булдылар. Башта алар нибары 60 кеше җыярга уйлаганнар иде. Һәм хөкүмәт 60 кеше исәбеннән укытучыларга түләү өчен акча да бүлеп биргән иде. Без моңа артык зур өметләр багламаган идек, килерләрме-юкмы дип уйладык. Берзаман курсларга халык агыла башлады, башта 750 кешегә, аннан 1200 кешегә җитте. Моңа шаккаттык. Ә килүчеләрнең 70-80 проценты – татар милләтеннән булмаган кешеләр. Димәк, ихтыяҗ бар. Аларның бу курслардан соң документ та алып китәселәре килә. Ул эшкә урнашканда да кирәк, чөнки хәзер эшкә урнашканда кайбер оешмаларда “ике дәүләт телен беләсеңме” дип сорыйлар. Югыйсә, андый нәрсә законда юк. Чөнки икесен дә белсә, конкурентлык ягыннан ул кешенең дәрәҗәсе бер башка югарырак була. Аңа дәүләт оешмаларында эшләү дә җиңеләя.

– Ике дәүләт телен белүне бәлки конкуренциягә өмет иткән оешмалар сорыйдыр?

– Билгеле шулай.

– Алдагы сораудагы терминнар белән бәйле мәсьәләне дә ачыклап китсәгез иде ...

– Бу шулай ук безнең иң авырткан урыннарыбызның берсе. Заманында терминология комиссиясе формаль яктан оешкан иде. Әмма аның эш нәтиҗәләре без көткәнчә булмады. Эш башладылар, әмма ярты юлда туктап калдылар. Бүгенге көндә тел белеме өлкәсендә эшләүче белгечләребез бармак белән санарлык кына. Алар шул КФУда, күп дигәндә, бер дистәгә җыела торгандыр, Чаллыда һәм Алабугада берничә кешедер. 8 миллион халыкка бер-ике дистә тел белгече белән генә туган телне күтәреп булмый. Безгә, һичшиксез, бу өлкәдә күзгә күренеп алга китү зарур: Тел, әдәбият һәм сәнгать институтын бик нык көчәйтергә кирәк. Анда инде белгечләребезнең дә күбесе 60-70 яшьтә, өлкәнрәкләр дә бар. Бу мәсьәләне теләк белән генә хәл итеп булмый. Иң элек институтның матди-техник базасын ныгытырга, галимнәрнең хезмәт хакын бермә-бер арттырырга кирәк.

– Разил абый, бер утырышта Галимҗан Ибраһимов вакытында шундый терминология комиссияләре эшләгән, күпмедер сүзне кулланышка да керткәннәр, дип сөйләгәннәр иде. Димәк, өйрәнерлек тәҗрибә бар дигән сүз бит инде бу...

– Егерменче-утызынчы елларда безнең республикада тел өлкәсендә бик күп эшләр эшләнгән. Ул вакытта чын мәгънәсендә дәүләт дәрәҗәсендә куелган мәсьәлә булган ул. Хәзер, ни кызганыч, без аны республикада игътибар үзәгендәге мәсьәлә дип әйтә алмас идек.

– Шулай да терминология юнәлешен алга җибәрүдә берәр конкрет эш эшләнәме?

– Терминология комиссиясе – ул иҗтимагый оешма, аның белән генә эшне тулысынча хәл итеп булмый. Әлеге Совет каршында оешкан терминология комиссиясе бурычлар гына куя ала. Ә бит кемдер моңа гомерен багышлап, лаеклы хезмәт хакы алып эшләргә тиеш.

– Эшләүчесе Тел, әдәбият һәм сәнгать институтымы?

– Әйе, алар эшләргә тиеш. Әмма ТӘҺСИнең бүгенге көндә андый куәте юк.

– Ә менә Тел хезмәте комиссиясе ул вакытта ниндирәк итеп күзалланган иде?

– Тел мәсьәләсе буенча еш кына безгә дә, Министрлар Кабинетына да мөрәҗәгать итәләр. “Менә шушы сүзне афишага яисә элмә тактага ничек язарга? Татар телендәге текстны аскамы, өскәме, сулгамы, уңгамы язарга?” дип сорыйлар. Андый сораулар бихисап күп...

– Бу мәсьәлә буенча бездә берәр махсус оешма бармы соң??

– Юк андый оешма. Әгәр дә тел буенча бәхәсле мәсьәлә килеп чыкса, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Менә шундый мәсьәләләр буенча бер дәүләт органы каршында тел хезмәте буенча бүлекме, үзәкме булырга тиеш.

– ТР Министрлар Кабинетында шундый бүлек бар бит инде ...

– Бар иде дә, хәзер ул сектор дәрәҗәсендә генә калды. Менә шуны көчәйтергә кирәк. Ул секторда бүген нибары бер кеше эшли. 8 миллион татарга бик аз бит бу. Анда, ким дигәндә, 7-8 кеше хезмәт итәргә тиеш. Министрлар Кабинетындагы шушы секторны бүлеккә әйләндерергә кирәк, ул – дәүләт органы, аның карар чыгару вәкаләтләре бар. Ә бу бүлекнең теоретик, фәнни базасы әлеге Лингвистик үзәк булырга тиеш.

– Ә бүлекне көчәйтү кемнән тора соң?

– Хөкүмәттән тора. Совет утырышында мин секторны көчәйтү турында тәкъдим ясадым. Әлеге тәкъдим протоколга керде.

– Разил абый, 1992 елда Телләр турында закон кабул ителгәч, күпләп татар теле укытучылары әзерләнә башлый, мәктәпләрдә генә түгел, кайбер югары уку йортларында да татар теле укытыла, татар телендә аерым фәннәр өйрәтелә, ә бүген, Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә тапшырырга кирәклекне сәбәп итеп, фәннәрне татар телендә укыту мәктәптән китеп бара... Ул елларда да татар телен мәктәпләргә кертү җиңел булмагандыр. Туксанынчы еллардагы уңышларның сәбәбе нидә: кешеләрнең батыр йөрәкле булуындамы, әллә белем бирү өлкәсе бәйсезрәк, мөстәкыйльрәк идеме?

– Туксанынчы елларда мәсьәләләрне хәл итү җиңелрәк иде. Чөнки тезгеннәр бушаган чак иде. Ул чакта “суверенитетны күпме телисез шуның кадәр алыгыз”, дип тә әйткәлиләр иде. Хәзер исә заманалар, вәзгыять бөтенләй башка. Хәтта “суверенитет” сүзен Конституциябездән алуны таләп итә башладылар.

– 2004 елда Телләр турындагы законга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелә, ул “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында” ТР Законы дип атала башлый. Бу үзгәрешләр татар теленең дәүләт теле буларак статусын күтәрүдә нинди роль уйнады?

– Без 2004 елда Телләр турындагы законның яңа редакциясен һәм яңа дәүләт программасы кабул иткәндә, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга игътибарны арттырырга тырыштык. Әгәр татар халкын саклап калырга телибез икән, Татарстандагы 2 миллион татар мәнфәгатьләрен кайгыртып кына бу мәсьәләне хәл итеп булмаячак. Республикадан читтәге татарларның мәгариф өлкәсендәге проблемалары Татарстандагыдан бермә-бер артык. Без аларга дәреслекләр дә җибәрә идек, укытучылар да әзерли идек, семинарларга да чакыра идек. Әмма соңгы елларда бу өлкәдә сүлпәнлек сизелә башлады. Бу әлеге дә баягы 309 нчы законны кабул итү белән бәйләнгән. Монда инде Мәгариф министрлыгының да активлыгы җитенкерәми дип уйлыйм. Бүгенге вәзгыятьтә Татарстан законнары белән генә милли мәгарифне тулысынча аякка бастыру мөмкин түгел. Моның өчен ил күләмендә мәгариф өлкәсендә сәясәт үзгәрергә тиеш. Бигрәк тә тел сәясәте үзгәрергә тиеш. Милләтләр ягына йөз белән борылу кирәк. Әгәр дә Русия үзен күпмилләтле дәүләт дип таный, үз илендә яшәүче халыкларның киләчәге турында уйлый икән, ул, һичшиксез, милли сәясәтне шул милләтләрне кайгырту ягына борырга тиеш. Шулай булмаса, бу милләтләрнең дә киләчәге юк, аларның киләчәге булмагач, Русиянең киләчәге дә өметсез.

– Разил абый, сан ягыннан Русиядә икенче урында торган татар халкының теле Татарстанда нигә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алмады дигән сорауга бүген ничек җавап бирер идегез?

– Бу сорауга мин инде ике дистә ел буе җавап эзлим. Югыйсә бик гади икән бит аның җавабы: телең дәүләт теле булсын өчен, иң әүвәл дәүләтең булу кирәк! Шуңа күрә без, “минем дәүләтем булган һәм булачак” дип, һәр татарның аңына сеңдерергә тиешбез. Һәм ул дәүләтчелекне ныгыту юлында көн-төн эшләргә кирәк. Дәүләтеңне ныгытмый торып, туган телеңне дәүләт теле ясап булмый. Тел үзеннән-үзе генә ныгый алмый. Алар икесе бергә ныгырга, икесе бергә үсәргә тиеш.

– Әмма бүгенге көндә ныгыту юллары күренеп тормый бит әле...

– Күренеп тормый шул... Әмма бирешергә ярамый. Бүгенге катлаулы шартларда да башны аска имичә, өметсезлеккә бирелмичә, акрын-акрын, үҗәтләнеп алга барырга кирәк! 


Римма ГАТИНА
Татарстан яшьләре
№ 12 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»