поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
04.08.2012 Шоу-бизнес

Иркә: «Артур мине ныграк ярата»

Иркә белән моннан биш ел элек әңгәмә корганбыз икән. Мин аны шул чакта ук хәтергә мишәрлеге белән теркәп куйган идем. Мишәрлек дигәндә кыю, үз сүзенә хуҗа, үз фикеренә ия кеше буларак әйтүем. Ул вакытта Иркәнең әле эстрадада үз тамашачысын булдыруга алынып, алдында очрыйсы кыенлыклар белән көрәшер өчен тәвәккәллек туплау вакыты булган икән. Менә биш елдан соң күрешкән Иркә инде чын Иркәгә әверелеп (моңа аның күптән түгел әти-әнисе кушкан Айгөл исемен Иркәгә алыштыруын да кертергә кирәктер), гаиләле хатын-кыз булган, иҗатында да яңа этап башларга өлгергән.

Сәхнә өчен уйлап табылган образын үзгәртүен дә, кара пиардан ерагаюын да үзгәрешләр исемлегенә өстәү зарур.

– Аксубай районының Яңа Ибрай авылыннан килгән Иркә белән бүгенге Иркә бер-берсеннән аерыламы?

– Холкым-мишәрлегем калды, дөньяга караш исә төптән үзгәрде. Моңа тормышымдагы соңгы аралардагы зур үзгәрешләр дә этәргеч булгандыр. Күңелемә якын кешене очратып, гаилә коргач, мин хәзер тынычландым, йомшардым димме. Моны хәтта минем йөз-кыяфәттән дә чамалап була. Соңгы араларда бөтен кеше, син симергәнсең, диләр. Туйга кадәр 47 кило булсам, туй уздырып, Төркиягә ялга барып кайткач, үлчәү угы 57не күрсәтә башлады. Моңа тынычлану, кияүгә чыгу гына түгел, яшьнең утызны кууы да тәэсир итәдер. Әмма моннан ары тазармаска инде исәп...

– Сине үзгәрткән «үзгәреш» турында хәзер тәфсилләбрәк сөйләп кит инде...

– Без Артур белән 2011 елның сентябрендә таныштык. Мин теләмичә генә бер банкетка бардым. Ике сәгать бөкедә утырып, әллә борылып кайтып кына китимме соң, дия-дия, барып җиттем мин анда. Ишектән килеп керү белән шаһит егеткә күз төште. Үзенә аны-моны сиздерү юк инде. Җырлаганнан соң ул, яныма килеп, хәзер мин Сезнең фанатыгыз, дип белдерде. Аннан биергә чакырды. Мин чыкмадым, кая инде, мин бит Иркә, марканы сакларга кирәк! Шулай туйдан кайтып киттем. Әмма бераз вакыт узганнан соң ук Артур белән «Вконтакте» челтәрендә табыштык.

– Шуннан интернет-мәхәббәт башланды?

– Смсларны бары тик татарча гына яза идем. Әле ничек итеп язам – катлаулы сүзләр, әдәби телнең бөтен нечкәлекләрен кулланып... Артур ул вакытта, язу түгел, сөйләм телен дә ипи-тозлык кына белә. Төнге өчләргә кадәр язышып утырабыз. Мин шаккатып та куям инде – тәки аңлый бит, дим үземчә. Ул, баксаң, сүзлек белән утырган икән. Өйләнешкәч, өйдә амбар кенәгәсе кадәр кулдан тупланган сүзлек күргәч, жәлләп куйдым үзен. Аның каравы, Артур хәзер телне әйбәт белә.

– Егетне бөтен яктан сынауга тагын ниләр өстәлде?

– Мөнәсәбәтләрнең тирәнгә керә башлавын аңлап, Артурны бер генә ташламадым. Бердән, аның әнисеннән, туганнарыннан курыктым. Җырчы һөнәре кайсы каенанага ошасын инде: хатын – юлда, ир – өйдә дигәндәй. Аннан, арабызда 4 яшь аерма булу куркытты. Әмма Артур ай-вайга урын калдырмады. Нәтиҗәдә аның әнисе белән уртак телне тиз таптым – аңа минем холкым ошады.

– Ә нинди инде ул Иркәнең холкы?

– Холык, дип, минем тәвәккәл, нык булуым, әрсезлегем керәдер инде аңа. Артурда әрсезлек юк, ул бик тәрбияле, акыллы, башлы кеше. Миңа исә әрсезләнмичә генә эстрадада үз юлымны салу мөмкин булмас иде – алай үземне үпкәләтергә урын калдырмыйм.

– Кулны ничек сорады соң Артур?

– Фатирыма керү белән ишек төбенә тезләнде дә йөзек сузды. Ул барысын да бик тиз тотты! 16 майда никах укыттык. Әле дә хәтерлим – никах укытып чыктык, Артур исә көлә дә көлә. Нигә көләсең син, дигән идем: «Хәзер инде син минеке – башка мине ташлап интектермәячәксең», – диде. Ул яктан мин корырак кеше, күрәсең, Артур миңа караганда ныграк ярата.

– Артур архитектор һөнәрен үзләштергән дип беләм.

– Әйе, алар дусты белән ширкәт тота. Бик тырыш һәм бик эшчән ул. Туйдан соң ук аның фатирына күчендек. Аның әтисе мәрхүм, әнисе мәктәптә завуч булып эшли. Апасы белән энесе бар.

– Гаиләдәге һава торышы өчен Артур җавап бирәме, Иркәме?

– Ничә еллар буе иркәгә-назга сусап яшәгән кеше буларак, мин хәзер өйдә чып-чын иркә Иркәгә әверелеп, иремнең игътибарына коенам. Чак кына үземә назлы караш тоймый башласам да, шундук Артурны: «Миңа нишләптер игътибар кимеде», – дип чеметтерәм. Кияүгә чыкканчы ук ашарга пешерергә ярата идем, хәзер Артурны кыстыбый белән сыйлыйм, мантыемны ярата. Мантыйны исә бәрәңге урынына кабак салып пешерәм. Аннан, иртәнге ашка ботка әзерләү гадәткә кергән. Ирем исә сирәктә генә үзенең пылавы белән сыйлый. Ә болай мин аш бүлмәсендә ир-ат болгануын яратмыйм.

– Иркә, былтыр шушы вакытта әлеге гадәти хатын-кыз ролен күз алдыңа да китерми идең бугай?

– Мин бер ел элек бу вакытта озак вакыт авырып, операцияләр ясатып йөрдем. Гомумән, авыр вакыт иде ул. Шул чагында, инде гомерлек хыялым – җырчы булу тормышка ашты, гаиләм булса иде, дип теләк теләдем. Менә, тели белсәң – теләк, диләрме әле?! Мине Ходай Тәгалә ишетте. Инде хәзер матур итеп яшәргә генә язсын. Артур мине һөнәрем ягыннан аңлый, безнең белән гастрольгә дә чыгып карады. Коллективта төрлесе бар-барын, әмма мин бервакытта да андый кызлар арасына кермәдем... Һөнәремә ирем каршы төшми, ул яктан мин тормыш көтәрлек акча эшли алам. Хатын-кыз өчен 40-50 мең сум акча аз түгел...

– Артык ачык сәхнә костюмнарыннан читләшеп, озын күлмәкләр кия башладың, репертуарың байый, инде хәзер кара пиардан котылырга вакыттыр?

– Мин кеше күңеленә кара пиар белән үтеп кердем. Нәтиҗәдә халык мине бер тәкәббер стерва итеп кабул итә башлаган иде. Хәзер бу образдан кайта башладым, сәхнәдә дә тормыштагы кебек «йомшарасым», үзгәрәсем килә. Менә күптән түгел «Карлыгачта хәбәрем юк» дигән клип төшердек, озакламый шул исемдәге альбомым да дөнья күрәчәк – мин үзгәреш юлында. 

– Төс-кыяфәтеңдә без башка үзгәрешләр дә көтәбез әле...

– Артур ябыкларны ошатмый, шуңа ябыгасым да килми. Ә сез әйткән «тазару»ны без үзебез дә зарыгып көтәбез – беренче урында гаилә, бәбиләр алып кайту булыр, дип уйлыйм. Ул яктан миңа гади хатын-кыз бәхете кирәк. Мин мәхәббәт көткәндә дә ак мерседестагы принц көтмәдем, бай кешеләрдән куркам гына. Шуңа да Артур уртача хәлле егет, әмма иң мөһиме – ул гаилә дип яши.

– Тамашачыңа ниләр теләр идең?

Минем турыда гайбәтләр тынып тормас инде ул – кем ярата, аларга рәхмәт, кем яратмый – мин аларның тагын бер кат иҗатыма игътибар белән карауларын теләр идем. Матур, рәхәт, мәгънәле яшәсеннәр. Тормышта иң мөһиме – мәхәббәт.
 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ --- | 02.08.2012
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»