поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.08.2012 Җәмгыять

Чүпрәле исереге Сарман исерегеннән яманрак

Әллә аракының йогынтысы көчәйгән, әллә полиция хезмәткәрләре кимегән. Әмма быелның алты аенда Татарстанда салган баштан кылынган җинаятьләр саны 6,5 процентка арткан. Республикадагы хокук бозуларның 24 проценты әнә шундый кешеләр өлешенә туры килә.

Эчке эшләр министрлыгында узган очрашуда кичә әнә шундый саннар җиткерделәр. Ми­нис­трлыкның Җәмәгатьчелек тәртибен саклауны оештыру идарәсе башлыгы Марат Зарипов сүзләренә караганда, Әлки, Арча, Балтач, Буа һәм Кама Тамагы кебек районнарда һәр өч җинаятьнең берсе салган баштан кылына. Ә кайбер төбәк­ләрдә бу күрсәткеч 50 проценттан артып китә. Чүпрәледә, мәсәлән, һәр өч җинаятьнең икесе исерек кешеләр намусында. Хокук саклаучылар бу хәлнең көмешкә куучылар аркасында булуын һәм күп очракларның көнкүрештәге бәхәс­ләрдән килеп чыгуын әйтә. Дөрес, барлык районнарда мондый куркыныч күзәтелми. Әйтик, Сарманда салган баштан кылынган җинаятьләр саны 6 проценттан артмый. Биектау, Әтнә, Минзәлә кебек районнарда да хәлләр ул кадәр мөшкел түгел. Күрәсең, бу районнарда эчкән кеше үзен тынычрак тота.

Ник полиция салган кеше­ләрне җаваплылыкка тартмый? Кичәге очрашуда әнә шундый сорау да яңгырады. Хокук саклаучылар моның сәбәбен законнардагы кимчелекләр белән аңлата. Әйтик, бер закон урамда хәмер куллануны тыя. Әмма моның өчен нинди җәза бирергә кирәклеге турында канун юк. Быелның 18 июлендә үз көченә кергән закон нигезендә, йорт ишегалдында, подъездларда, баскыч мәйданнарында, торак йорт лифтларында, балалар мәйданчыкларында, ял өчен каралган зоналарда (парк, сквер, күл, буа, пляж, туризм һәм ял өчен каралган башка урыннар) алкоголь эчемлекләр куллану тыела.

Ә менә бу таләпләрне үтәмәгән кешеләргә карата җәза каралмаган. Нәтиҗәдә хокук саклаучылар Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.20 маддәсе буенча гына эш итә. Аның нигезендә балалар, белем бирү һәм медицина оешмаларында, җәмәгать транспортының барлык төрләрендә, мәдә­ният учреждениеләрендә, физик тәрбия-сәламәтләндерү һәм спорт корылмаларында хәмер кулланырга ярамый. Димәк, башка урыннарда ярый булып чыга? "Без андый урыннарда тәртип урнаштыру әмәлен таптык, – диде идарә башлыгы. – Безнең хезмәткәрләр аракы яки сыра эчеп утырган кешеләргә кисәтү ясый ала. Кисәтүгә колак салмыйлар икән, аларны полиция хез­мәткәренә буйсынмаган өчен җаваплылыкка тартырга мөм­кин". Гомумән алганда, быелның алты аенда Татарстанда алкогольле эчемлекләр белән бәйле 66 мең 972 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган.

Саннар кимүгә таба бармый, шуңа күрә хокук саклаучылар халыктан да ярдәм көтә. Чөнки Казанда төнлә исерткеч сатуны тыю турындагы законны урап узу өчен, 50 сумга шырпы сатып, бүләккә сыра бирәләр, йөртү­челәр төнлә аракы ташый. Кыскасы, хәмер табу беркайда да проблема түгел. Аны эчү урыны турында әйтеп тә торасы юк. "Халыкның исерткеч эчемлекләргә карата психологиясен үзгәртү зарур, – ди Марат Зарипов. – Без хәтта салган баштан кылынган җинаятьләрне булдырмаска ярдәм иткән кеше­ләрне бүләкләргә дә әзер".

Салган килеш иң күп җинаять кылынган районнар

 


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.08.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»