поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.04.2008 Шоу-бизнес

ҖЫРЛАРНЫҢ ЕРТЫКЛАРЫ...

“Җырның ертыгы юк” дисәләр дә, соңгы арада җырларга тәнкыйть күзлегеннән караучылар бик күбәеп китте. Аеруча өлкән буын вәкилләре “җырмыни соң ул хәзерге җырлар, ни көе юк, ни сүзләре...”, дияргә ярата. Алай гына да түгел, төрле газета битләрендә җырларны тәнкыйтьләгән мәкаләләр даими басылып тора. Тик минем бу сүзләр белән бик килешеп бетәсем килми. Андый әңгәмәдәш туры килсә, бүгенге җырларның да үз матурлыгы бар икәнен аңлатырга тырышам.

Бер танышым борынгы җырларны “иҗекләп җырланган җыр” дип атый. Чыннан да, игътибар итеп тыңласаң, шулайрак яңгырый булып чыга икән шул. Ә менә шул “иҗекләп җырланган җырлар” яклылар исә бүгенге көн җырларын “дөбер-шатыр” дип атый. Бу җырларның көе хакында булды. Ләкин мин бу язмада борынгы һәм бүгенге көндә еш яңгыраучы кайбер җырларның текстларын чагыштырып карарга телим. Дөресрәге, үзем ясаган тәҗрибә нәтиҗәләре белән сезне дә таныштырасым килә.

Иң еш очраган тәнкыйть – замана җырларының сүзләренең мәгънәсе юк, диләр. Мин моңа каршы чыгам. Халык җырларының да күпчелеге мәгънә ягыннан ниндидер бәйләнешсез сүзләр тезмәсен хәтерләтә. Мәсәлән, халык иҗат иткән җырдан ике юл:

Карлыгачкай кара, муены ала,

Очып кына киткәч, абау, бәгырем, югала. (“Зәңгәр шәл”, халык җыры). Бу текстны бүгенге көндә иҗат иткән булсалар, һичшиксез, аны мәгънәсез текст, дип бәяләрләр, очып киткәч, кошның югалганы һәркемгә билгеле, диярләр иде.

Яки

Ак куян дип аткан идем,

Булды тауның катлавы.

Аргы яктан берәү килә,

Хафизәләм, иркәм атлавы. (“Хафизәләм, иркәм”, халык җыры)

Бу текст белән дә шул ук хәл. Тау катлавы белән куянны аера алмавы тәнкыйтьчеләр өчен чираттагы азык булыр иде.

Алдагы җырдагы сүзләр тезмәсендә шулай ук бернинди дә мәгънә таба алмадым, гафу итегез. Сез укып карагыз әле, бәлки мин генә аңлый алмаганмындыр:

Бибиләкем, Сәрбиләкем, Зөбәрҗәт,

Бибигайшә һәм Гөлгайшә

Өзелеп-өзелеп сөйләшә. (“Зөбәрҗәт”, халык җыры).

Юк-бар турында җыр җырлап йөриләр, нәрсә турында гына җырламадылар инде, ди бүгенге көн җырларын утка тотучылар. Ләкин бит  борынгы җырларда да ниләр генә искә алынмый. Менә, мәсәлән, сәгать чылбыры, кызыл төлке һәм башка шундый вак-төяк турында җырлар элек тә булган. “Сәгать чылбыры” дип исемләнгән халык җырыннан ике генә юл:

Әй, югалттым сәгать чылбырым,

Күрмәдеңме, сары былбылым?

Йә, нәрсә инде бу? Элекке җырларда бу сүзләр сәнгать чарасы буларак каралган да, хәзер җырларны мәгънәсез итәме? Бүгенге көндә дә бит җыр текстларын яхшылап тынласаң, һәр образлы әйтелмә артында төпле мәгънә ята, тыңлый белергә генә кирәк, минемчә.

Ярар, текстлар хакында җитеп торсын. Җырларның тематикасын чагыштырып карыйк. Монда да әллә ни аерма тапмадым әле мин. Бүген дә, әби-бабаларыбыз чорында да күпчелек җырлар мәхәббәт турында язылган. Бу – табигый закон, моны беркем дә үзгәртә алмый, чөнки мәхәббәт кешене яшәтә, җырлата һәм җыр язарга илһам бирә. Авыл, туган як – бу шулай ук ике чор өчен дә хас һәм тигез дәрәҗәдә тапталган темалар. Борынгырак җырлар арасында хәзер популяр булмаган темалар да бар, бу – Ленин, партия. Аңлашыла, бүген бу теманы дәвам итеп булмый бит инде. Бүгенге көн җырлары арасында да ул чорга хас булмаган бер тема бар кебек. Борынгы җырлар арсында туган көн турында җырлар очратмадым. Уйлап карыйк әле, бу ни белән аңлатыла? Әйе, ул вакытта бит әле көне-төне дус-ишләрне, туганнарны сөендереп, сәлам юллап, туган көн белән котларга мөмкинлек бирүче әллә ничә радио булмаган, нигә инде ул андый җырлар. Ә бүген ансыз булмый, туган көн турында җырлар иң күп сорала һәм еш кулланыла. Менә шулай, темалар тулаем алганда, бер үк, бары тик чор таләбе белән генә үзгә темалар барлыкка килә һәм бу таләп юкка чыгу белән, алар кулланыштан төшеп кала. Ә мәңгелек темалар еллар гына түгел гасырлар буе дәвам итәчәгендә шигем юк.

Сүземне йогаклап, шуны әйтәсем килә: һәр чорның үз җыры, үз моңы, моны берничек тә үзгәртеп булмый. Төрле буын кешесенә төрле җырлар тыңлау мөмкинлеге бар бүген, үзеңә ошаганын тыңла, ләкин сиңа ошамый икән, башкаларга да ошамаска тиеш, дигән нәтиҗә чыгару бер дә яхшы түгел. Бүгенге тормыш темпларында “иҗекләп җырланган җырлар” халыкны канәгатьләндерми, чөнки бүген тизлек заманы. Шуңа бәйле рәвештә җырларның да заманага туры килә торганнары туа, үз тыңлаучысын таба. Килешәм, бүгенге җырлар арасында тәнкыйтьчеләр белән килешерлекләре дә очрап куя. Ә элек булмаганмы?..


Гөлгенә ВӘЛИУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»