|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2012 Мәдәният
“Күк капусы ачылганда” дип аталган тулы метражлы татар фильмының премьерасы булды“Мир” кинотеатрында “Күк капусы ачылганда” дип аталган тулы метражлы татар фильмының премьерасы Татарстан башкаласындагы татар зыялыларына, журналистларга тәкъдим ителде. Анда мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакиров, шулай ук тамаша залында галимнәр, артистлар, язучылар шактый иде. Караган булсагыз, сезнең фикерләрне дә көтәбез. Тормышы, хезмәте теге яки бу сәбәптән (шул исәптән холкының йомшаклыгы белән) гел уңышсызлыклардан гына торган бүгенге татар актерының (Мират Борһанов – Г.Кариев театры актеры Илфат Камалиев) халкыбызның мәшһүр улы Габдулла Тукай (Г.Камал театры актеры Алмаз Сабирҗанов) һәм аның Зәйтүнә туташка (Гөлнара Мулланурова) булган самими мәхәббәте тәэсирендә, ә бәлки күк капусы ачылганны күреп теләк теләгәнгәдер, язмышы уңай якка тамырдан үзгәрүе турында ул фильм. Төгәлрәге, Куян, Күсе ише рольләр уйнап йөргән артистка читтән килгән режиссер Тукай ролен ышанып тапшыра һәм... китә шуннан! Башкалабыз Казан урамнарында, җимереп янә торгызыла торган һәм узган гасыр башында Г.Тукайның куышына әйләнгән данлыклы “Болгар” кунакханәсенең 40 нчы номерында, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында барган күренешләр, рольләрне башкарган таныш йөзләр үзебезнең татар тамашачысы өчен үтә кызыклы булыр кебек. Фильмны куючы режиссер Фәрит Дәүләтшин, актерларны Казандагы 3 татар театрыннан да җәлеп иттек, шуның белән дә үзенчәлекле ул, ди. “Ләкин биредә кино төшерү өчен заманча студия юклыгы проблемасы бар, Татарстанда кинематография барлыгын расларга омтылам, шуның белән студия заруриятенә игътибарны җәлеп итәргә тырышам. Елына ике фильм төшерәм, ярдәм булса, өчне дә төшерә алам, яшьләрне шуңа тартам. Ә инде фестиваль комиссиясенекеләр “Собака” фильмын Мәскәүдә “Дом кино”да, һичшиксез, күрсәтергә кирәк, дип әйттеләр, фестивальда катнашачак ул”, - диде режиссер Ф.Дәүләтшин.
Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|